Домой Жизнь татар Татары в регионе Офиста утыра алмас идем

Офиста утыра алмас идем

0
Офиста утыра алмас идем

Әти-әнием, туганнарым күрше өлкәдә яшәгәнлектән, авылга еш кайтып йөрибез. Өч сәгатькә якын вакыт эчендә трассада баручы машиналарның төрле маневрлар ясаганын, шахмат тактасындагы фигуралар кебек берсен-берсе уза-уза элдерткәнен күзәтеп барырга туры килә. Шушы агымда озын прицеп яки цистерна таккан йөк машиналарын күрсәм, бераз куркып куям. Алар янында җиңел машиналар уенчык сыман гына бит…

Якынлашып килүче Автомобилистлар көне уңаеннан менә шушы куркыныч йөк ташучы машина йөртүчеләр турында язарга булдык.

Мәкаләбезнең герое Раил Кәримов Камышлы авылында туып-үсеп, киләчәген шофер һөнәре белән бәйләргә була.

– Әтием Рәфгать гомере буе колхозда механизатор, тракторчы булып эшләде. Тракторы ватылса, үзе төзәтә иде. Ә мин һәрвакыт аның янында бөтереләм. Улым, кара, өйрән, киләчәктә кирәге чыгар, дип ремонтларга өйрәтте мәрхүм. Шуңа күрә һөнәр сайлар вакыт җиткәч, мин, бер дә икеләнмичә, машина йөртүче һөнәрен сайладым һәм 30 елга якын хезмәт юлымда бер генә дә үкенгәнем булмады һәм булмастыр да, – ди Раил.

Армия сафларын ул Хәрби-Диңгез флотының коры җир гаскәрләрендә машина йөртүче булып үтә. Кайткач, Камышлының Акционер Транспорт Хуҗалыгында (АТХ) йөк машинасы йөртүчесе булып эшли башлый. Бераздан Раилне Исаклы район хастаханәсенә җиңел машина шоферы итеп алалар. Әмма героебызның күңеле җиңел машиналарга ятып бетми икән. Ул бала чактан зур тәгәрмәчле тракторлар, йөк машиналары арасында үскән егет.

Хезмәт тәҗрибәсе тупланганнан соң, Раил Самарага күченә һәм маршрут автобусы йөртүчесе булып эшли башлый. 5 ел дәвамында көн саен бер үк юл буенча каядыр ашыгучы шәһәр халкын ташыганнан соң, бу хәлне үзгәртергә карар кыла. Бу юлы героебыз ерак Ханты-Мансийск автоном округының Лангепас шәһәренә юл тота. Анда Раил нефть һәм газ чыгару белән шөгыльләнүче оешмага куркыныч йөк (опасный) ташучы машина йөртүче булып урнаша. Бу вакытта аның төрле машиналар йөртү тәҗрибәсе байтак булса да, нефть һәм газ кебек янучан материалларны ташу эше аеруча осталык, тәвәккәллек һәм кыюлык таләп итә. Моннан тыш, аерым категорияле йөк ташу өчен шофер, махсус курслар узып, рөхсәт алырга тиеш.

– Себердә эшләгәндә шартлаткыч матдәләр ташыдым. Моның өчен I категорияле рөхсәт кирәк. Нефть, газ, бензин ташырга – II, ә кислота булса – IV, V категория таләп ителә, – дип аңлата әңгәмәдәшем. – Категорияне һәр өч ел саен яңартып торырга кирәк.

– Химия сәнәгатендә, яки лабораторияләрдә төрле куркыныч матдәләр белән эшләүчеләр өстәмә отпуск, лаеклы ялга иртәрәк чыгу рәвешендә төрле ташламалар алалар. Ә куркыныч йөк ташучы машиналарны йөртүчеләр өчен мондый ташламалар бармы?

– Элек бар иде. Елына 45 көн ял итү, пенсиягә иртәрәк китү мөмкинлеге каралган иде, бушлай сөт бирә иделәр. Ә хәзер ул карар гамәлдән чыгарылды. Ял да 28 көн генә, пенсиягә дә төп закон буенча билгеләнгән яшьтә генә чыга алабыз, – ди Раил.

Өч ел Себердә эшләгәннән соң, 2008 елда Раил Самарага кайтырга була. Юк, аны кырыс салкыннар да, күз ачыргысыз бураннар да куркытмый, монда аны сөйгән яры Румия көтеп тора. Шулай итеп, Раил белән Румия гаилә корып җибәрәләр, Раил биредә дә бензин һәм газ ташучы машина йөртүчесе булып урнаша. Бүгенге көнгә кадәр ул шушы авыр һәм җаваплы һөнәренә тугры булып кала бирә.

– Өйгә кайтып яраткан тормыш иптәшемне, ике улымны һәм кызчыгым-йолдызчыгымны кочагыма алу белән бөтен арыганлыгым онытылып китә, – дип елмая Раил.

– Мин Раилнең яраткан һөнәре белән канәгать булуын күреп шатланам. Ул үз эшенең остасы. Чөнки нинди генә машинада эшләмәсен, ул үзен суда йөзгән балык кебек хис итә. Ул үзен башка һөнәр иясе итеп күз алдына да китерә алмый, минемчә. Көн буе офисларда утыручыларны жәлли ул. Аның өчен һәрвакыт юлда булу, иксез-чиксез асфальт тасмасы буйлап дөнья гизүдән дә рәхәтрәк нәрсә юктыр сыман, – дип сөйли Румия ханым.

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА