Көз аеның матур бер кояшлы көнендә, эштән кайткач, урманга барып кайтырга булдым. Бу көнне – 17 октябрьдә, ирем Искәндәр белән тормыш корып жибәрүебезгә 40 ел тулды. Иптәшем минем белән бара алмады, мәчеткә намазга барасы иде аңа. Бисмилламны укып, тәвәккәлләп, яныбыздагы якын гына каенлыкка менеп киттем.
Ни күзем белән күрим, бар табигать искиткеч матур төскә кергән. Сап-сары яфраклар алтынга манчып алган сыман. Ә миләшләр өлгереп, кып-кызыл чулпылар кебек янып торалар. Табигать матурлыгына сокланып торганда, һавада каңгылдашып, бер-берсеннән аерылмаска тырышып, кыр казлары саубуллашып уздылар. Кошларның җылы якка китүләрен беренче тапкыр диккать белән карап тордым.
Күрсәгез иде көзге табигатьнең матурлыгын! Җәй аллы-гөлле чәчәкләре белән, ә көз алтын төсләре белән үзенә бер төрле матур.
Көз көне урманда курыкмыйча йөрергә була. Талпаннар, чебен-черкиләр, кигәвеннәр, еланнар барысы да үз ояларына кереп урнашалар.
Шулай, урман буйлап йөри торгач, юлымда берничә төрле гөмбә очрады. Белгәннәрен жыеп кәрҗинемә салдым. Күтәрелеп карасам, урман боярышнигына юлыктым. Урманда да үсә икән ул. Бик файдалы җимеш, дип, аны да өздем.
Ерак та түгел юлдан бер ханым йөгерә, саф һавада исәнлеген арттырырга чыккан, дим. Карасам, тагын берәү, икәү, өчәү… Сәламәтлеген арттырырга теләгән кешегә беркем дә комачауламый монда. Кайтыр юлга чыккач, «Бөркет» стадионы янында төрле физкультура күнегүләре ясаучыларны күреп сокландым.
Шунысы гына аяныч, урманда ял итеп йөрүчеләр, ашап-эчеп утырган җирләрендә чүп-чар ташлап калдыралар. Алып кайтып чүп контейнерларына ташласалар, табигатькә зур зыян булмас иде. Әй, адәм балалары, кайчан кеше булырсыз инде!..
Менә шулай, матур алтын көз табигатенә хозурланып, ял итеп, гөмбә жыеп кайттым. Сау- сәламәт булыйк. Дөньялар тыныч булып, сугыш афәтләре бетеп, яу кырына киткән барлык ир-атларыбыз, улларыбыз исән-сау кайтсыннар иде!
Җәмилә Минегалимова,
Камышлы авылы