Домой Жизнь татар Ренат Галиәскәров: «Армиядә унбиш җыр яздым»

Ренат Галиәскәров: «Армиядә унбиш җыр яздым»

0
Ренат Галиәскәров: «Армиядә унбиш җыр яздым»

Ренат, сезнең өчен җырларга сүз язу процессы нәрсә ул — махсус җыр өчен дип язасызмы, әллә бары уй-фикерләрегезне шигъри юлларга салырга тырышасызмы? Күбрәк заказга язасызмы, әллә бары тик илһам булганда, үзегез теләгән темаларга гынамы?

Җырларга текстларны 2010 елдан язам. Җыр язу процессы һәрвакыт бертөрле түгел. Иң элек күңелдәге фикерләрне язып, җырчыларга күрсәтеп, алар җыр язалар иде. Аннан соң заказга да яза башладым. Әлбәттә, үзеңнең баштагы уйларны кәгазьгә төшерү җиңелрәк. Бу очракта син ирекле рәссам ролендә. Заказ буенча язганда башкаларның фикерләренә күбрәк колак салырга туры килә. Бәяләре 5-10 мең сум була. Ул очракта заказ бирүчене тыңлап, аның уйларын үзең аркылы үткәрү мәслихәт. Илһамны гына көтеп утыру дөрес түгел, дип уйлыйм. «Аппетит ашаган вакытта килә», — ди бит халык. Махсус заказ буенча язганда вакыт кысалары белән дә очрашырга туры килә бит әле. Җырны вакытында тапшырырга да кирәк. Иртәнге җиделәргә кадәр язган төннәрем байтак. Җыр сүзләре белән гади шигырь юллары да аерыла. Кайвакыт, язылган шигырьне күреп алып, шушы текстны җыр итеп язып бирергә сорап мөрәҗәгать итүчеләр дә юк түгел.

Әзер көйләргә язасызмы, әллә башта сүзләр барлыкка килә, аннары көй табыламы?

Әзер көйгә текст яза алмам төсле тоела иде элегрәк. Хәзер андый проблема юк. Көйгә дә яраклаштырып язам, көйсез генә дә текст көйлим.

Күбрәк җырларны Илназ Гарипов һәм Илсөя Бәдретдиновага язасыз дип беләм, башка җырчыларга да язасызмы?

Танылган җырчыларга килгәндә, Илназ Гарипов, Илсөя Бәдретдиновадан тыш, Әбри Хәбриевта бер җырым бар, Илдар Әхмәтов бер җырымны башкара. Риназ Фазлиәхмәтов һәм Марат Мухин — минем җырларымны башкаручылар. Илсур Шәрипҗанов әзерли бер җырымны.

Иң җиңел һәм авыр язылган җырларыгызны аерып әйтә аласызмы? Гомумән, үзегезнең җырларыгыздан иң уңышлысы дип атардайлары бармы? Яки барысын да тигез күрәсезме?

Минем бит әле армия турында унбишләп үзем башкара торган җырым да бар. Өчесен яздырып,Интернетка урнаштырдым. Менә аларны хәрби хезмәт вакытында җиңел генә язган идем. Үзеннән үзе җиңел язылган иде. Бик озаклап язылган җырым әле дөнья күрмәде. Бер юл күңелдә 2013 елдан бирле бөреләнеп йөрде. Узган ел җәен генә язып бетереп, Реваль Хисмәтуллин көй иҗат итте. Бу җырыбызның хуҗасы юк әлегә.

Шулай ук Илназ Гарипов башкаруындагы «Тик күзләрең яшьле» җырының да соңгы ике юлын көй, аранжировка әзер булгач кына, армиядә вакытта язып бетереп, Илназга хат белән салган истә. Барлык җырларымны да бертигез күрәм дисәм дә, текст, мәгънә ягыннан үземә ошаганнары: «Смайлик куеп елмайсам да» (Әбри Хәбриев), «Бөркетләр», «Ялгышма» (Илназ Гарипов), «Гафу ит, әнкәй» (Илсөя Бәдретдинова).

Смайлик куеп елмайсам да кайчак,

Күпләр белмәс ихлас хисләрне.

Күзгә карап ишетүче бар ул

Әйтелмичә калган сүзләрне.

Гөлия Хәсбиуллина

Фото Салават Камалетдинов

intertat