Домой Жизнь татар Риваятьләр белән сугарылган Самара Җәясе

Риваятьләр белән сугарылган Самара Җәясе

0
Риваятьләр белән сугарылган Самара Җәясе

Газетаның үткән санында без укучыларыбызны экологик туризм белән таныштырган идек. Ә бүген, “SAMARA.travel” дип аталган дәүләт бюджет туристлык мәгълүмат үзәге белән бергәләп, Самара Җәясенә чакырабыз.

Сәяхәтебез Ставрополь ра­й­онының Жигули авылыннан башлана. Ул туристларны искиткеч матур табигате белән дә, тарихи урыннары белән дә җәлеп итә. Екатерина II вакытында авыл, Самара Җәясе белән бергә, бертуган граф Орловларның вотчинасы булган. Биредә әле дә аларның ат абзарлары, тегермән биналары, идарәче йорты сакланган. Заманча йортлар арасында бу корылмалар аеруча серле күренәләр. Бу якларда, күбесенчә, тарих белән кызыксынган, гадәти булмаган матур урыннарда фотосурәткә төшәргә яраткан кешеләр еш кунак. Ә актив ял итәргә яратучылар “Степное поле” дип аталган атлы туризм клубы тирәсендә җыелалар.

– Туризмның бу төре елдан-ел популярлаша бара. Күп җирләрдә җайдакларга хезмәт күрсәтү өчен кемпинглар тө­зелә, туристлык маршрутлары салына.

Ирем белән без дә Самара өлкәсендә бу юнәлешне үстерергә булдык. Моның өчен үзебезгә дә күп көч куярга туры килде, өлкә хөкүмәте тарафыннан бирелгән грантлар да ярдәм итте. Бүген инде менә унбишләп баш атыбыз, ат сарайларыбыз, бөтен уңайлыклар тудырылган кунак йортыбыз, мунчабыз бар. Биредә уннан артык бала атлы спорт белән шөгыльләнә, – дип сөйләде клуб җитәкчесе Ирина Глинская.

“Степное поле” клубында ат яратучыларның теләсә нинди  теләкләрен  үтәргә әзер торалар. Телисең икән, атлар белән фотога төшәсең, телисең икән, атланып клуб мәйданчыгын әйләнәсең (әлбәттә, барысы да инструкторлар күзәтүе астында). Ә бу гына аз икән, хуҗалар сезне Жигули авылын әйләндереп алган тауларга алып менәрләр. Аннан авыл уч төбендә кебек кенә күренеп тора. Ә тирә-якның матурлыгына исең китәрлек! Кечкенә Швейцария диярсең!

Шәһәр шау-шуыннан аерылып, ашны учакта пешереп, палаткаларда кунып ял итәргә теләүчеләр өчен берничә көн­лек  походлар да каралган.

– Җайдакларның тәҗри­бә­сен, яшен һәм сәламәтлеген күздә тотып,  төрле маршрутлар тәкъ­дим итәбез. Атка атланып йөрү сәламәтлеккә яхшы тәэсир итә, яхшы эмоцияләр уята, – дип дәвам итә Ирина.

«Жигули лабиринты» дип аталганы туристлар арасында  иң популяр маршрут икән. 2015 елда ул – “Иң яхшы маршрут” Бөтенроссия бәйгесендә, ә 2016 елда «Самара өлкәсе кече шәһәрләре һәм авыллары туристлык маршрутының иң яхшы проекты»  конкурсында җиңү яулаган.

Ирина Глинская авылның истәлекле урыннары, Самара Җәясе турында бик кызыклы итеп сөйли.  Ә күпме риваятьләр белә! Бер сүз белән әйткәндә, атка атланып йөрисең, Шишига һәм Волкодир кебек  урман ияләре турында ишетәсең, учакта пешкән уха ашыйсың, хуш исле үлән салып пешергән чәй эчәсең килсә, “Степное поле” клубына рәхим ит!

Сүз уңаеннан, Самара Җәясенең иң танылган һәм туристларның иң яраткан урыны – Молодецкий курганны, Де­вичья гораны күрми китмә­­гез. Алар да күптөрле риваятьләр белән сугарылган. Мәсәлән, Девья гора турында болай дип сөйлиләр: имеш, элек Жигули тауларында бер аучы яшәгән. Аның Дарьица исемле бик чибәр сөйгән яры булган. Бервакыт егетне иптәшләре атаман итеп сайлап куйганнар. Ул чит җирләргә йөри, төрле кешеләр белән очраша башлаган.  Менә шундый бер сәяхәттә атаман Дарьицага хыянәт иткән икән. Кыз бу турыда ишеткәч, сөйгән ярының хыянәтен кичерә алмый. Бер төнне ул атаманны Жигули тауларының иң югары кыяларының берсенә чакырып китерә һәм егетне шуннан Жигули диңгезенә этеп төшерә, соңыннан үзе дә аның артыннан сикерә. Шул вакыттан бирле тау – Девичья гора, ә курган Молодецкий дип атала икән.

Бу калкулыкларга менәр өчен уртача бер сәгать вакыт кирәк. Күп көч куеп өскә таба өч километрга якын юлны узган туристларга югарыдан Жигули диңгезенә  бик матур күренеш ачыла. Гомумән, Самара Җәясе — безнең өл­кәнең генә түгел, Россиянең дә иң матур урыннарының берседер. 127186 гектар җирдә үсә торган меңләгән төр үсемлекнең уникесе бары тик Жигули тауларында гына бар. Үсемлекләрнең төрлелеге күп булу сәбәпле, иртә яздан көзгә кадәр ташлы далалар әле бер, әле икенче төрле чәчәкләргә күмелеп, атна саен диярлек төсле киемнәрен алыштырып торалар. Ә анда яшәүче хайваннар һәм кошларның күбесе Россиянең Кызыл китабына кертелгән.

“Самара Җәясе” милли паркы янәшәсендә палаткалар ку­еп ял итәргә дә рөхсәт ителә. Моның өчен Жигули диңгезе ярында махсус урын, комлы пляж ясалган. Утырып ашар-эчәр өчен беседкалар да бар. Бары тик артыңнан чүп-чарны җыеп китәргә онытмаска гына кирәк.

Кадерле дусларыбыз! Ял көннәрегезне саф һавада, өл­кә­­безнең истәлекле табигый урын­нарында уздырып, искит­кеч күренешләр белән ләз­зәт­ләнегез, уңай энергия алыгыз!

Алия Арсланова.

Бердэмлек