Домой Жизнь татар Руслан Ишдәүләтов: 42 сәгать пианинода уйнап, дөнья рекордын куйган Питер татары

Руслан Ишдәүләтов: 42 сәгать пианинода уйнап, дөнья рекордын куйган Питер татары

0
Руслан Ишдәүләтов: 42 сәгать пианинода уйнап, дөнья рекордын куйган Питер татары


Руслан Ишдәүләтов Уфада туып үсә. 2003 елда Санкт-Петербургка күченеп китә ул. Гаиләсен туендырыр өчен ит тураучы булып эшкә урнаша. Пианинода уйнау — яраткан шөгыле булып кала. Дөньякүләм рекордны да ул шушы уен коралында куя. «Татар-информ» хәбәрчесенә бурыч һәм хәмердән котылуы, тормышы, рекорды турында сөйләде ул.

Русланның рекорд куйганын очраклы белеп алдык. Колакка ятышлы исем-фамилия ишеткәч, «безнең милләт кешесе түгел микән», дигән сорау туды. Руслан белән ВКонтакте челтәрендә хатлар алыштык та, аннары шалтыратыштык.

Әтием Башкортстанның Дәүләкән районыннан, әнием — Уфадан. Әнием җан куйганда миңа тугыз гына яшь иде. Лилия исемле сеңелкәшем белән әтиебез тәрбиясендә үстек. Полиция хезмәткәре булып эшләгәнгә микән, холкы кырыс иде, ләкин әтиләрчә ягымлылык та хас иде аңа. Гаделлек һәм дөреслекне яратты. Гап-гади совет гаиләсе идек, башкалардан аерылмадык. Музыка белән шөгыльләнергә мәҗбүр итте… – дип башлады ул сүзен.

Әтисенең вафаты, бурычларга батуы һәм наркотиклар турында


Әтием моннан өч ел элек вафат булды, аңа кадәр гаиләмнән китеп барган идем, — диде Руслан. — Бурычларга баттым. Онытылыр өчен, хәмергә ябыштым. Шулчак томанда йөзәсең, күз алларың селкенә, тирә-ягың айкала-чайкала… Бу томан озакка бармый шул, айныгач, чынбарлык кире үз урынына кайта. Дус булып йөргәннәр, кирәгем калмагач, җылы өйләренә кереп оялады.

Депрессия озакка сузылмады. Мин озак кайгырып ята торганнардан түгел. Бу сыйфатым да әтидән күчкән. Ул безне берүзе аякка бастырган кеше. Бу гамәлен батырлыкка тиңлим. Сораулар күп иде. Наркотик кына бу проблемаларны хәл итә алмагач, нишләргә белмичә, пианинода уйнарга тотындым. Дөресрәге, әтинең зур теләген исемә төшердем һәм аны чынбарлыкка ашырдым.

Хәзер инде барысы да башкача. Күз нурларым — хатыным Луиза һәм улым Эмиль янәшәдә. Могҗизалы музыка уйнар өчен наркотикларның кирәге юк. Әйләнә-тирәмдә мине илһамландыручы һәм үсәргә булышучы талантлы кешеләр бар. Ә тормыш… Тормыш элеккечә проблемалардан, бурычлардан тора һәм мин аны рәхәтләнеп хәл итәм.

Мактана бу димәгез. Бик тә теләсәң, теләсә кайсы «сазлык»тан калкып яки ракета булып очып чыгарга була.

Руслан белән азмы-күпме сөйләшкәннән соң, әңгәмәбез сорау-җавап форматына күчте. Рекордчыбыз аралашуга ачык кеше булып чыкты. Аның гомерен икегә бүлеп булыр иде: 18 яшькә кадәр Уфадагы балачагы һәм Питер тормышы.

«Рекорд дип… Рекорд куелганын белмәдем мин»


Руслан, нигә Санкт-Петербургка киттегез? Казан яки Мәскәү җәлеп итмәдеме?

Ул чакта миңа 18 яшь иде. Миндә яшүсмер максимализмы уянды: җырлар яза идем, рок-йолдыз булырга хыялландым. Питер рок-н-роллның башкаласы булып танылган иде. Бу шәһәргә беренче күрүдән үк гашыйк булдым. Санкт-Петербургтан тыш, башка җирдә яши алмыйм. Минем йортым ул.

Пианинода төгәл 42 сәгать 24 минут туктаусыз уйнагансыз. Пиарның бер алымы идеме ул?

Пианинода рекорд куям дип уйнамадым. Андый максат куймадым, юк. Пианинода гына уйнап, ләззәт алган кешеләр Җир йөзендә миллион! Минем башкаларны шаккаттырасы, гадәти булмаган әйбер эшлисе килде. Пианинода сәгатьләр буе уйнаучылар турында ишеткән булды анысы. Минем дә шушы марафонны уйнап карыйсы килде.

Баштан бер тәүлек уйнадым. Кулларым, гомумән, бөтен тәнем оеп бетте. Бер мәлне уйнавымны туктатып, кайтып китәргә теләдем. Тик… Ул туры трансляция иде, мине меңләгән кешеләр карады. Аннан соң озак уйнауга ияләшә башладым. 30 сәгать булды. Марафоннан соң концерт кую турында тәкъдимнәр килде.

Рекорд дип… Рекорд куелганын белмәдем мин. Дусларым кызык өчен Интернетны актарып чыкты да, башка рекордсменнарны уздыруымны ачыклады. Кабатлап әйтәм, рекорд куелуның минем өчен әһәмияте юк. Дөрес әйтәсез, пиар-алым иде бу.

Син тудырган сәнгать көчлерәк яңгырасын һәм аны массакүләм дәрәҗәдә танып алсыннар иде дисәң, рискка керергә, үзеңне корбан итәргә кирәк. Тормыш мөмкинлекләреннән файдаланып калу зарур. Хәзер дөнья мәгълүмат боткасы белән ташып арткан. Сәер-сәер адымнар ясарга курыкмагыз. Безнең заманда җиңел түгел, нидер уйлап табарга туры килә. Миңа калса, безгә тормыш барысын да бирә, бары игътибарлырак булырга киңәш итәм. Һәр кешенең үз тарихы. Менә мин дә бит пианинода уйнарга ниятләмәгән идем.

Үз-үзегезне озак эзләдегезме?

Хәлиткеч рольне әтием уйнады. Бар-булмышым белән аңа рәхмәтлемен. Ун яшемдә музыка мәктәбенә укырга кертте, үзен һәм барлык гомерен яраткан нарасыйларын — безне үстерүгә багышлады. Башта биш ел тирәсе: «Мин монда нәрсә эшләп, ни өчен йөрим?» – дип аптырап кайта идем. Ә әти гел каты торды. Иптәшләрең футбол уйнаганда кемнең пианинода уйнап утырасы килсен?

Бераз вакыт узганнан соң осталыкка өйрәнә башлыйсың. Һәрхәлдә, артка юл юк.

«Дөньяда йә яхшы, йә начар кешеләр генә бар»


Руслан, авыл тормышы тансыкмы?

Әлбәттә. Хатирәләрне яңарттыгыз. Җәйге каникул саен дәү әни һәм дәү әтиләргә Дәүләкән районы Иске Шәрип авылына кунакка кайта идек. Балачагымның иң бәхетле мизгеле иде ул. Ә әни ягындагы туганнар белән араларыбыз ерагайды. Шулай килеп чыкты инде…

Үзаңыгыз бармы?

Минем үзаңым бетмәс-төкәнмәс эзләнүдә. Кешеләрне милләтләргә бүлмим. Әтием өйрәткәнчә яшим: дөньяда йә яхшы, йә начар кешеләр генә бар. Һәр милләттә дә шушы ике төр кешеләр күп. Минем тирәлектә татар, башкорт, рус, белорус, итальян, француз – кем генә юк.

Һәр милләтнең үз гореф-гадәтләре бар һәм аларны сакларга омтылырга кирәк. Санкт-Петербургка килгәч, Әлфия һәм Ренат Айбулатовлар гаиләсе белән танышырга насыйп булды. Саф татар гаиләсе. Мине үз яннарына сыендырдылар, ярдәм иттеләр. Рәхмәт аларга. Милли ашларны бик яратам, авызда эрегән чәкчәкне үз итәм.

Башка шәһәргә күченгәч, милли үзаң да югала торгандыр

Кешене мохит формалаштыра. Геннар да бар бит әле. Музыка турында сөйлибез икән, монда хикмәт пентатоникада түгел, көйнең төзелешендә. Мин чыгарган музыкада Башкортстан киңлекләре, авыллар, кояш, күк йөзе чагыла, мин җанымны биреп эшлим. Бу көйләрдә минем татар һәм башкорт бабаларымның дәвамы бар һәм боларның барысы да минем музыкамда табигый рәвештә чагыла.

Милли музыканы таныту өчен нишләргә кирәк?

Төрлечә фаразлап була. Минемчә, үзең булып калырга кирәк һәм барысы да ихластан булырга тиеш.

Кайсы җырчыларны тыңлыйсыз?

Салават Фәтхетдиновны ишеткәнем бар. Фидан Гафаров — әтиемнең яраткан җырчыларының берсе иде. Тагын кем соң…

Ә-ә! Айдар Галимовның концертында булган кеше бит мин, карале, онытылган. Балачакта бик күп эмоцияләр кичергән идем. Айдар абыйның концертында булу иҗат итүемнең бер сәбәпчесе дә.

«Ромашкалар» җыры — әнием хатирәсе»


Сез классик әсәрләрне түгел, ә башыгызга нинди көй килә — шуны уйныйсыз. Әйдәгез, күңелегезгә хуш килгән татар көйләрен уйнап, рекорд куегыз әле.

Автор әсәрләрен уйнарга вакытым калмый. Импровизацияләү – музыка диңгезендә бер калкулык кебек. Нәрсә генә дисәгез дә, татар һәм башкорт көйләре импровизацияләүдә чагыла. Тәкъдимегезне игътибарга алдым, бу — киләчәккә тема.

Социаль челтәрдәге битегездә Хәсән Туфан сүзләренә язылган «Ромашкалар» җыры да урын алган. Димәк, сез татар музыкасына битараф түгел.

Якташым Рамил Мәдьяров белән таныштым. Аның битендә шул җыр бар иде. Ошаттым да үземә өстәдем. «Ромашкалар» — әнием белән бәйле балачактагы хатирәләремне яңартты. Дөресен әйтим: соңгы берничә елда бернинди композиция тыңлаганым юк. Үзем уйнаганны гына тыңлыйм.

Татар сәнгате, язучылары белән танышмы сез?

Уфада Сәнгать Академиясендә укыганда еш кына татар музыкантлары, актерлары белән аралашырга туры килә иде. Санкт-Петербургта татар җырчысы Ярамир Низаметдинов белән таныштым. Тавышын тыңлаганда күзләргә яшь килде. Әйтеп бетергесез талантлы кеше.

Руслан, сез шулкадәр талантлы. Ә талантыгыз турында татар яшьләре белми дә. Сез ничектер читтә калган кебек…

Киләчәктә татар яшьләре төркемнәрендә, җыеннарында проектым белән катнашып карыйсым килә. Бу хакта уйламаган да идем. Берсендә Санкт-Петербургның «Питер буйлары» татар-башкорт милли-мәдәни үзәге бер чарага чакырды. Бик ошаттым. Алга таба милләттәшләрем белән аралашуны туктатмаска иде. Ярамир белән күрешеп, уртак проект турында сөйләшергә килештек.

«Ун ел буе ит турыйм»


Татар һәм башкорт телләрендә иркен аралашасызмы?

Элек дәү әни һәм дәү әтиләр белән сөйләшә, аңлый идем. Хәзер инде чит шәһәрдә торгач, практикам юк. Искә төшердегез, сөйләшеп карарга кирәк. Аңлау дәрәҗәсе генә бардыр дип уйлыйм.

Нәкъ шуның өчен Ватаныгызга кайтмыйсызмыни?

Кызганыч, туган якларда сирәк булам шул.

Кайтырга вакыт табылмагач, димәк, эшегез катыдыр?

Мин кино өлкәсенә дә кереп киттем хәзер. Музыка да язгалыйм. Үз проектым бар, «История о пианисте» дигән («Пианист тарихы») документаль кино төшәм. Анда биографиямнән кайбер мизгелләр бар. Фильмдагы төп фикер шул — кешеләрнең чынбарлыкка тәэсир итүе, сәнгать ярдәмендә тормышны үзгәртүебез. Фильмны үзем өчен генә төшермим, дөньяга чыгарасым килә.

Ә ит турау белән шөгыльләнү әле дә актуальме?

Әйе. Улым тугач, акча җитеп бетмәде. Бер дустым мине базарга алып килде дә, ит тураучы булып урнаштырды. Инде ун ел ит турыйм.

Төп керемегез шуннан, димәк?

Әйедер. Дөресен әйткәндә, анализлаганым булмады.

Тормыш принцибыгыз нинди?

Ихластан игелек кылу. Хатыным һәм улым — илһамчыларым. Ир-атка тынычлык өчен шуннан башка берни дә кирәкми, гаиләм канәгать булсын.


Руслан әйтүенчә, алга таба ул берничә сәгатькә сузылган марафоннарын хәйриячелек белән бергә алып барырга тели. «Уйнау — бернәрсә дә түгел ул, ә акча җыелып, кеше гомерләрен саклап калуга өлеш кертә алсам, зур файда булыр иде», — дип әйтте рекордчы егет.

Руслан Ишдәүләтов Уфада туган. Ун яшендә музыка мәктәбендә укырга керә, өч ел укыганнан соң сәләтле балалар интернатына күчә. Уфа дәүләт сәнгать академиясендә белем алган. 2003 елдан Санкт-Петербург шәһәренә күченә. 2010 елдан ит тураучы булып эшли башлый. 2012 елдан импровизацияләү белән шөгыльләнә. Өйләнгән. Хатыны — биюче Луиза Шакирова. Уллары — Эмильгә 10 яшь.

Зилә Мөбәрәкшина

intertat.tatar