Домой Общество “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” конкурсының нигезләмәсе

“Сез иң гүзәл кеше икәнсез” конкурсының нигезләмәсе

0
“Сез иң гүзәл кеше икәнсез” конкурсының нигезләмәсе

10+ 

Бөтендөнья татар конгрессының “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” конкурсын уздыру турында

НИГЕЗЛӘМӘСЕ

  1. Гомуми нигезләмәләр:

1.1. “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” конкурсының (алга таба Конкурс) оештыручысы – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты (алга таба Конгресс);
1.2. Конкурс турында Нигезләмә конгрессның рәсми сайтында (https://tatar-congress.org) “Рәсми басма” сәхифәсендә урнаштырыла.
1.3. Конкурста иң яхшы эшләргә ( төрле яшь категориясендә) I, II, III нче урыннар бирелә һәм дипломнар, бүләкләр тапшырыла;

1.4. Жюри игътибарга лаек өстәмә хезмәтләрне сайлап алып, аларга Рәхмәт хатлары тапшырырга да хокуклы;

1.5. Барлык катнашучыларга да дипломнар бирү каралмаган;
1.6. Конкурска бер генә хезмәт килсә/яисә бер хезмәт тә килмәсә, Конкурс үткәрелмәде дип таныла.

  1. Конкурсның максаты һәм бурычлары:

2.1. Конкурсның максаты – укытучының җәмгыятьтәге ролен, дәрәҗәсен үстерү, балаларда әлеге һөнәр ияләренә хөрмәт тәрбияләү;
2.2. Конкурс Укытучылар көне уңаеннан оештырыла;

2.3. Балаларга укытучы һөнәренең ни дәрәҗәдә әһәмиятле, шул ук вакытта катлаулы һәм мөһим икәнлеген күрсәтү;

2.4. Укытучылар арасында үз һөнәренең фанаты булган, гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган шәхесләрне барлау, аларны халыкка таныту;

2.5. Бөтендөнья татар конгрессы сайтын һәм социаль челтәрләрдәге төркемнәрен популярлаштыру.

  1. Конкурсның номинацияләре:

3.1. Конкурс “Минем яраткан укытучым” номинациясе буенча уза.

3.2. Конкурс төрле яшь категорияләрендә уза: 10 – 15 яшькәчә, 16 – 20 яшькәчә, 21 яшьтән өлкәнрәкләр;

3.3. Конкурс ВКонтакте социаль челтәрендәге “Иң гүзәл кеше икәнсез” конкурсы төркемендә уздырыла.

  1. Конкурста катнашучылар:

4.1 Конкурста 10 яшьтән өлкәнрәк булган һәркем катнаша ала;
4.2 Конкурста катнашучы  Вконтакте төркеменә яраткан укытучысының фотосын урнаштыра (берничә фото да рөхсәт ителә) һәм шунда аның эшчәнлеге, ни өчен нәкъ менә шул мөгаллимне яратуы турында тәфсилләп яза.

4.3. Катнашучы Конгрессның ВКонтакте челтәрендәге  “Иң гүзәл кеше икәнсез” конкурсы төркеменә язылырга тиеш;

4.4.  Катнашучы язма башында ук үзенең исем-фамилиясен, яшен, кайдан булуын күрсәтергә тиеш.

  1. Конкурсны үткәрү шартлары һәм таләпләре:

5.1. Конкурска Вконтакте төркемендә үз хезмәтләрен җибәрүчеләрнең язмалары  эчтәлекле, аңлаешлы итеп язылырга тиеш.
5.2.   Катнашучы үзе турында тулы мәгълүмат куя. Исем-фамилиясе, яше һәм яшәү урыны билгеле булмаса, конкурска килгән эш төшеп кала;

5.3.  Конкурска тәкъдим ителгән фотолар сыйфатлы булырга тиеш;

5.4. Конкурс эшләрен кабул итү срогы тәмамланганнан соң килгән эшләр каралмый;
5.7. Конкурска старт  2022 елның 16 нчы сентябрендә бирелә. Ул  5 нче октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
5.8. Конкурсның иң яхшы эшләрен ике номинация буенча да жюри сайлап ала. Аларның исемнәре  Бөтендөнья татар конгрессы сайтында һәм конгрессның ВКонтакте төркемендә 14 нче октябрьдә игълан ителәчәк. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасының көне һәм вакыты аерым хәбәр ителә.
5.9 Конкурска җибәрелгән эшләрне Конгрессның сайтына урнаштыру, “Татарлар” газетасында язмаларны чыгару  оештыручылар хокукында.