Домой Жизнь татар Татары в регионе Сыйныфташларымны сагынам

Сыйныфташларымны сагынам

0
Сыйныфташларымны сагынам

Мин Камышлы районының Иске Усман авылында туып-үстем. Авылыбызда мәктәп 8 еллык кына булганлыктан, 9 – 10 сыйныфларны Яңа Усман авылында укыдым. Безнең чыгарылышка быел 55 ел була. Еллар уза, сигезенче дистәне вакладык. Әле кайчан гына шул юллардан йөгереп йөри идек. Ә хәзер кайбер сыйныфташларыбыз арабызда юк инде – бакыйлыкка күчтеләр. Бу яңа зәхмәт тә күп иптәшләребезне юк итте. Тизрәк дөньялар тынычлансын иде инде.

Сыйныфташларым барысы да бик тәртиплеләр иде. Гел сагынып, якын итеп искә алам үзләрен. Бәлки, күрешергә насыйп булыр. Барысына да исәнлек-саулык телим.

Ядкарь Нуруллин, Фәһим Хәйретдинов, Миңнулла Вәлиуллин, Фәүзия Бәдретдинова, Фәния Галәлетдинова, Рушания Абделбәрова, Кәримә Еремеева, укытучыларыбыз Рәшит абый Йосыпов, татар теле укытучысы Сания апа, Җәмил абый, Нур Хөсәенович, Ләлә Ибраһимовна, Камил абый, Анна Андреевна – барысы да гүр ияләре, урыннары оҗмахта булсын. Мәрхүм Солтан абыем Садриевның сыйныфташы – физкультура укытучысы Ядкарь Вәлиуллинга, гаиләсенә исәнлек-саулык, тыныч тормыш телим.

Мин Самара шәһәрендә балаларым белән яшим. 48 ел «Прогресс» заводында эшләп, «Хезмәт ветераны» исеменә лаек булдым, хәзер пенсиядә.

Сыйныфташларымны юбилеебыз белән котлап, бәхет, исәнлек, тынычлык теләп калам.

1967 елда чыгарылган сыйныфташларыма күп сәламнәр юллап,

Әминә Садриева-Мәгъдиева.

Самара шәһәре.