Домой Жизнь татар Татары в регионе Тәрәзә аша карап тора сыман

Тәрәзә аша карап тора сыман

Февральдә авылыбызга 30 еллыгын билгеләп үтүче “Бер­дәмлек” өлкә татар газетасы хезмәткәрләре һәм 50нче юби­леен бәйрәм итүче “Ялкынлы яшьлек” халык ансамбле артистлары килеп, матур чыгышлары белән шатландырып киттеләр.

Кышның соңгы аенда кү­ңелем аерым бер халәткә керә. Чөнки февраль – әнием Халисәне дөньяга бүләк иткән һәм алып киткән ай. Фәнис Яруллин шигыре белән әйт­кәндә: “И күңелем, күңелем, ярдәмгә мох­таҗ сабый! Һәркем яралый ала, һәркем төзәтә алмый”.

Утыз ел элек, “Бердәмлек” газетасы барлыкка килгәндә, ә әнием күзен мәңгелеккә йомганда, миңа 17 яшь кенә иде әле. Еллар үткән саен, мин һәрнәрсәдә әниемнең чагылышын күрәм, аны хәтерләткән әйберләрдән ямь табарга тырышам. Менә бу кичәдә утырганда да, “Бердәмлек”нең баш мөхәррире Эльмира апа Вар­фо­ломееваның чыгышын тыңлап, әниемне искә төшереп утырдым. Алар бит беравык күршедә яшәделәр, әниемнең Каюмовлар гаиләсенә килен булып төшкән матур чагын күрделәр, мин туган чакларны да яхшы хәтерлиләр.

Эльмира апа тыныч кына һәм шул ук вакытта бик җитди итеп газетага язылуның әһә­миятен аңлата, ә мин уйларым белән 30 ел элек булганнарга әйләнеп кайтам. Әнием, яшүсмер чакларым, иң татлы хатирәләр булып, күз алдыма килеп баса.  Ул чакларда почта тартмасы гел газета-журналлар белән тулы була иде. Менә янә шатлык! Өлкәдә татар газетасы чыга башлаган. Исеме “Бердәмлек” икән. Без әни белән аны ярышып-ярышып укыйбыз, уй-фикерләребез бе­лән уртаклашабыз. Ә инде укып бетергәч, таслап җыеп куябыз. Яңа газета килгәнче тагын алып укыйбыз, чөнки милли басманы көткән җиде көн безгә бик озак булып тоела иде. Бер-бер артлы үткән атналар, бер-берсенә ялганып, күпме гомер узган, күпме вакыйгаларны үз эченә сыйдырган!

Шулай утыз ел гомеребез сизелмичә генә үтте дә китте. Күңелемдә бушлык калдырып киткән әнием дә юк инде. Ләкин аның белән бергә яратып укыган газетабыз яши. Хәзер үзем дә әни, хәтта әби дә. Минем балаларым да газетаны шулай яратып укырлармы, юкмы, миннән дә тора бит! “Мин газета өчен нәрсә эшли алам?”  дигән сорау бораулый миемне.

Ә кичә салмак кына дәвам итә. Менә концерт өлеше дә килеп җитте. Бер-берсенә үрелеп барган җыр-биюләр тагын балачак, яшүсмер елларыма алып киттеләр.

…Акты ташып, акты

               ярсып кар сулары…

Бу җырны беренче мәртәбә без әни белән пластинкадан ишеткән идек. Сүзләрен язып алып, гел көйләп йөри торган булдым. Сагышлар, кар өстендә калган эзләр ташып аксалар да, югалтулар күп булса да, табышлар, хатирәләр булып, кабат әйләнеп кайта икән ул.

Сәхнәдән ишетелгән җыр­ларның берсе икенчесен алмаштыра. “Балан бәлеше” җы­рын ишеткәч үк күз алдымда авыл миче килеп басты. Күмере әрәм булмасын дип, әни мичкә бәлеш куя.  Бөтен өйгә тәмле ис аңкытып, мичтә балан бәлеше пешә. Балачакта балан исен бик үк яратып бетермәсәм дә, табыннарда булганда, күзәтәм: нинди генә сый-хөрмәтләр булса да, беренче булып балан бәлеше салынган тәлинкә бушый. Күбесенең балачак хатирәсе булгангадыр инде. Аның ачкылт-төчкелт кабатланмас тәме белән тыйнак табын да күркәм булып күренә.

Менә зәңгәр костюм кигән Айрат Сәлимов җырлый, аны зәңгәр күлмәкле Шамилә Ибраһимова алмаштыра. Мин мәктәптә укыганда зәңгәр төс иң яраткан төсем иде бит. 7нче сыйныфта укыганда төш күрдем – миңа бик матур зәңгәр күлмәк алганнар икән. Уянып киткәч, аны нәрсәгә юрарга да белмәдем. Әти-әниләр миңа яңа күлмәк алырга апылдап тормасалар да, ниндидер шатлык булыр төсле иде. Әйе, күңелем сизенгән, матур төшем дә юкка булмаган. Ул шатлык үзен озак көттермәде, абыйга кыз сорарга бардылар һәм яулык алып кайттылар. Шулай мин, күптән хыялланып, апалы кешеләргә кызыгып үскән кыз, апалы да булдым.

Әни исән чакта, киленебез Сөмбелә апай белән дус-тату яшәргә кирәк, дип кисәтә иде. Үзенең сәламәтлеккә туймавын белеп, озак яшәмәвен тоеп, безнең дус булуыбызны теләгәндер инде. Бергә-бер­гә тормыш көтүе җиңелрәк икән­леген аңлатырга тырышкандыр.

Без Сөмбелә апабызга бү­ген дә рәхмәтле. Аның төп­ле киңәшләре, барысын да сыйдыра алган нечкә күңеле әнисез калган җаннарга сыену урыны иде. Әнине соңгы юлга озат­канда мин Самара педагогия институтында ярты ел гына укып өлгергән идем. 1992 елның февраль аенда минем өчен дөньяның асты өскә килде. Илдә дә, бар җирдә дә билгесезлек, юклык. Ничек яшәргә? Абыемның гаиләсе ул вакытта Тольяттида яши иде. Ә мин Самарада укып йөрим, Сөмбелә апабыз шул вакытта: “Кунакка кил, юл чыгымнарын түләрбез”, – дип һәрвакыт кунакка дәшә иде. Ә инде баргач, сый-хөрмәт белән каршы алып, сумкаларны кирәк-яраклар белән тутырып озата иде.  Ул вакытта әле генә Куйбышев педагогия институтын тәмамлап чыккан  апабыз студент хәлен ничек аңламасын инде?

Шулай “Бердәмлек”нең 30 еллыгы, “Ялкынлы яшьлек”нең 50 еллыгы мине, хатирәләр дулкынында тибрәтеп, авырлыкларны җиңә алган ялкынлы яшьлегемә алып кайтып килде…

Нәрсә дип әйтмәкче идем соң әле? Ә, газета турында! Әлбәттә, “Бердәмлек”кә язылырга кирәк, туганнар. Аннан, тәрәзә аша караган сыман, әниләребезнең, күрше­ләре­без­нең, авылдашлары­бызның күз­ләре карап тора бит.

Гөлисә Бәдретдинова.

Иске Ярмәк авылы,

Камышлы районы.

“Бердәмлек”