Тәлгат Таҗетдин бу Рамазан аен дәрес итеп кабул итәргә өндәде

1
160

Муллыкта яшәсәк тә, шөкерсезлек сүзләр, тел-теш тидерүләр ризасызлык та җитәрлек иде, диде мөфти бәйрәм вәгазендә.

Үзәк диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгат Таҗетдин быелгы уразаны дәрес итеп кабул итәргә өндәде.

«Муллыкта яшәсәк тә, шөкерсезлек сүзләр, тел-теш тидерүләр ризасызлык та җитәрлек иде. Аллаһ Тәгалә шуның өчен Рамазанны бер дәрес алырга җибәрде. Үткән гомеребезнең чамасын чамалап, калган гомерләребезне ниятләребезне яңартып яшәргә язсын», — диде ул бәйрәм котлавында.

Тәлгат Таҗетдин Ураза гаете вәгазендә һәр бинаның нигезе булган кебек, динебезнең дә нигезләре бар диде. Алар — Аллаһка ышану, биш вакыт намаз, ураза тоту, зәкят бирү, хаҗ кылу. Боларны үтәгәндә тырышлык та, вакыт та, гомер дә кирәк, ди мөфти.

Шушы гамәлләр арасындагыларыннан Ураза тоту Раббебыз белән арабыздагы сер, чөнки кешенең ни дәрәҗәдә ихлас тотканын беркем белми. Ураза ул ашамый-эчми тору гына дип уйлау дөрес түгел, кеше ялганнан тыелмаса, бәндәнең ачыгып, сусап йөрүендә Аллаһның хаҗәте юк. Кеше уразаны ихлас тотса, киләсе елда да уразамны тотам һәм гөнаһ эшләмим дисә, гөнаһлары гафу ителәчәк, дигән дәлилләр китерде Тәлгат Таҗетдин.

Мөфти авыру чыгу сәбәпле күмәк чаралар булмавын, ә мөселманнар өчен исә җәмәгать белән бергә булу савап гамәл икәнен искәртеп узды. Кеше ялгыз булса, аның өчен өй дә зинданга әйләнә, ди ул. Адәм баласы Айга очарлык булса да, зәгыйфь, шуңа күрә Аллаһ кушканча яшәргә кирәк, изгелек тә, гөнаһ та онытылмас, диде мөфти.

Тәлгат Таҗетдин фикеренчә, җитәкчеләрнең, табибларның тырышлыгы нәтиҗәсендә бу авыру бездә киң таралмаган.

«Рамазан айларыбыз тарихыбызга кереп калды. Киләчәк Рамазанны да шатлык-сөенечләрдә каршыларга, ил көннәребез шатлыгын күрергә һәм һәр көнебезне гает итеп, шатлык-сөенечтә үткәрергә язсын», — дип теләкләрен җиткерде мөфти.

Рәмис Латыйпов

tatar-inform.tatar

1 КОММЕНТАРИЙ

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here