Домой Жизнь татар Төрле илләрдә яшәүче татарлар бергәләп Тукайның «Пар ат» шигыренә клип төшергән

Төрле илләрдә яшәүче татарлар бергәләп Тукайның «Пар ат» шигыренә клип төшергән

0
Төрле илләрдә яшәүче татарлар бергәләп Тукайның «Пар ат» шигыренә клип төшергән


Франция, Чехия, Үзбәкстан, Төркия, Швейцариядә яшәүче милләттәшләребез «Пар ат» җырының аудиосын яздырган һәм видеога төшергән.

Габдулла Тукайның 135 еллыгы уңаеннан Татарстан артистлары чит ил татарлары белән берлектә «Пар ат» шигыренә клип төшергән. Проектның авторы — «Анталия татарлары» оешмасы рәисе Оксана Назарова.

«Габдулла Тукайның мирасы, әдәби әсәрләренең рухи байлыгы — милләтебезнең горурлыгы. Милләттәшләребезне берләштергән уртак проект эшләү теләге күптәннән бар иде. Һәркем үз туган ягында „Пар ат“ җырын аудиога яздырды һәм видеога төшерде. Язмаларны кушып, уртак клип ясадык», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ташкентта яшәүче Татарстанның һәм Башкортстаннан атказанган артисты Фирүзә Халдарова халыкара музыкаль флешмобта катнашуны бөтен дөнья татарларын берләштерү мөмкинлеге дип саный. «Проектта илһамланып катнаштым. Әле кичә генә Ташкентта Габдулла Тукайның 135 еллыгын билгеләп үттек, балалар аның шигырьләрен укыды. Без бөек Тукай мирасын киләсе буын өчен саклап калырга бурычлы», — диде ул.

Чехиядә яшәүче Кыям Кормакаевка клипны эшлекле сәфәр вакытында Уфаның бер шифаханәсендә төшерергә туры килгән. «Кунакта булганда, толып, киез итекләр, бүрекләр күрдем. Клипка төшәр өчен сорап тордым. Клипны эңгер-меңгер вакытта төшердек. Чыбыркы урынына каеш кулландым», — дип искә алды ул.

«Пар ат» клибында катнашып, бөек шагыйребезне танытуга үземнән өлеш кертергә булдым. Клипны әзерләгән вакытта шагыйребезнең әсәрләрен, биографиясен кабат искә төшереп, укып чыктым. Кызганыч, БДБ илләрендә яисә чит илләрдә яшәүче башка халыклар Габдулла Тукайны бөтенләй белми», — диде Кыям Кормакаев.

Татарстан республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов фикеренчә, «Пар ат клибы» бөтен дөньяга сибелгән татарның бердәмлеген күрсәтә.

«Тукайны бары тик туган көне алдыннан гына искә төшерәбез. Бу күренеш бер мода гына булып ала. Без татарларны шундый флешмоб белән генә дә туплый алабыз икән, мин моны хуплыйм. Татарстан республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле клипны Кырлайда төшерде», — диде ул.

Татарстанның атказанган артисты Илдар Хәкимов тарихта үз эзен калдырган һәр шәхесне милләттәшләрбез белергә тиеш дип саный. «Клипны тарихи урында — Кремль дивары янында төшерү элекке гасырга — күптән үткән мизгелләргә кайткандай булдык», — диде җырчы.

Клипта Франция, Чехия, Үзбәкстан, Төркия, Швейцариядә торган татарлар, Татарстан артистларыннан Фәнис Җиһанша, Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов, Филүс Каһиров, Алсу Әбелханова, Рөстәм Асаев, Илгиз Шәйхразиев, Нурзадә һәм «Татар-информ» хәбәрчесе Зилә Мөбәрәкшина төште.

Проект Татарстан республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең «Пар ат» клибы белән берлектә әзерләнгән.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar