Тарихыбыз яшьләр кулында

2
368
Фотода: Юлия Әхмәдуллина (сулдан уңга), Петр Кабытов һәм Шамил Галимов

Самараның Алексей Толстой урамындагы Тарихи мәчетнең капиталь ремонттан соң ачылуы 130 еллык юбилее һәм Болгар дәүләте рәсми рәвештә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан уздырыла торган күпсанлы чараларның берсе 28 сентябрьдә Ленин проспектындагы өлкә универсаль фәнни китапханәсендә үтте. “XIX – XX гасырларда, татарларның аякка басу чорында, Казанская урамындагы мәчетнең урыны һәм роле” дип аталган фәнни конференциядә дин белгечләре, милли оешмалар әгъзалары, төбәкне өйрәнүчеләр, милли тормыш белән кызыксынучы олы буын вәкилләре, студентлар һәм “Яктылык” мәктәбе укучылары һәм укытучылары катнашты.

Фойеда ук ниндидер туганлык атмосферасы хөкем сөрә иде. Килеп кергән һәрбер кешене, ерактан ук сәламләп, кочаклап яисә кул биреп исәнләшеп каршы ала тордылар. Моны читтән карап торган кеше өлкә татар оешмалары эшчәнлеге юкка булмаган, алар татарларны мәдәният һәм сәнгать, дин һәм мәгариф, тарих һәм төбәкне өйрәнү, китаплар һәм газета-журналлар бастыру эшләре тирәсендә туплый алган, дигән фикергә килә. Шунда ук өстәлләргә “Самар татарлары” журналлары, “Бердәмлек” газеталары җәеп салынган. Теләгән кеше аларны ала, кайберләре шунда ук киләсе яртыеллыкка ташлама буенча языла. Арырак 1905 елгы Хәлиф Усман Коръәне күчермәсен күрергә мөмкин. Соңрак аның барлыкка килү тарихы турында китапханә мөдире урынбасары Наталья Малкова тәфсилләп сөйләде. Бу бигрәк тә “Яктылык” мәктәбеннән килгән укучыларга, студентларга кызыклы булгандыр, дип уйлыйм.

Конференциянең төп оештыручысы, өлкә татарлары тарихчысы, шул темага караган күпсанлы басма китаплар авторы Шамил Хәйдәр улы Галимов чараны “Туган тел” татар җәмгыяте төшергән документаль фильм белән башлап җибәрде. Анда гомере буе диярлек китапханәче булып эшләгән, шунда туган як тарихы белән кызыксынып китеп, краевед буларак танылган мәрхүм Марат ага Сафинның тормыш юлы яктыртыла. Шулай ук тасмага революциягә кадәр төзелгән Самара мәчетләре, имамнары эшчәнлеге һәм күпчелегенең аянычлы язмышы турында да сюжетлар кертелгән иде.

Региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, конференциягә килүчеләрне сәламләп, өлкәбез җирләренең бер өлеше кайчандыр Идел буе Болгар дәүләтенә кергән булуын исебезгә төшереп үтте, ата-бабаларыбыз кабул иткән ислам диненең бүгенгә кадәр үзгәрешсез яшәп килүен искәртте. “Бүген без күпмилләтле Россиядә бер-беребезнең динен һәм мәдәниятен хөрмәт итеп яшибез, киләчәктә дә шулай булсын өчен көч куябыз. Украина тәҗрибәсен күреп торабыз, нәрсәдән башланды бит: андагы милләтчеләр, үз-үзләрен әллә кемгә куеп, башка милләт халыкларының телен, динен кысрыклый башладылар һәм тора-бара бу канкойгыч сугышка китерде. Шулай булмасын өчен, өлкәбездә эзлекле рәвештә максатлы эш алып барырга кирәк.

Бүген илебез катлаулы чор кичерә: уртак илебезне дошманнан саклап калу өчен кулга корал алырга, берләшергә тиешбез. Туган илен, туган җирен, гаиләсен яклау – мөселман кешесенең иманы ул. Догаларыбызда сугыш тәмамлансын, яшь гомерләр өзелмәсен, илдә бердәмлек һәм тынычлык урнашсын дип телибез”, – дип сөйләде.

Тарихи мәчет китапханәчесе Рөстәм хәзрәт Фәйзуллин әлеге мәчетнең төзелү тарихы, эшчәнлеге, фондларда саклана торган сирәк басмалар һәм борынгы әйберләр турында сөйләп кенә калмады, презентациясен дә күрсәтте, туксанынчы елларда Тарихи мәчетне кайтаруда эшкуар һәм депутат Зөлфәт Сәлаховның роле зур булуын билгеләп үтте.

“Яктылык” мәктәбендә тарих һәм обществоведение дәресләре укытучысы Айназ Фәхертдиновның чыгышы – Алтын Урда һәм Идел буе Болгарының археологик истәлекләренә, Алабин музее хезмәткәре Анна Кочкинаның доклады – киләсе елга ачылышының 100 еллыгын билгеләп үтәчәк Муром шәһәрчеге казылмаларына, тарих фәннәре докторы Наилә Таһированың чыгышы – XIX – XX гасырларда татар сәүдәгәрләре җитештерүчәнлегенә, Гомәр Батршинның чыгышы – Самара өлкәсендә болгар бабаларыбызның истәлеген саклауга, Җәмигъ мәчете имамы Иршат Сафинның доклады – шул чордагы Самара муллаларына, Камышлы районының “Туган як” җәмгыяте әгъзасы Римма Галимуллинаның чыгышы борынгы топонимнарга һәм, зиратта күмелгән авылдашларын барлап, электрон карта булдыру эшләренә юнәлтелгән иде. Ун минутка гына исәпләнгән булсалар да, чыгышларның барысы да бик эчтәлекле булып, татар тарихы белән кызыксынган кешегә үзе өчен күп ачышлар ясарга мөмкинлек бирде.

Өч сәгатьлек конференция бераз талчыктырса да, соңгы докладчының чыгышын җыелган халык аеруча зур игътибар белән тыңлады. Самара сәнгать институтының өченче курсында гына укучы Лилия Әхмәдуллина “Татарские шамаили. Сакральный смысл” дип аталган фәнни эшен тәкъдим итте. Төпле эзләнүләре шамаилләр тарихына багышланган – нинди билгеләр һәм текстлар языла, нинди материалда һәм нинди ысул белән эшләнүе турында сүз бара. Яшь галимә гомер буе трибуна артында басып торган диярсең: татарча сөйләме дә, русчасы да камил, доклады да энәсеннән җебенә кадәр җентекләп эшләнгән. Менә шундый Айназ Фәхертдинов, Лилия Әхмәдуллиналар кебек тирән фикер йөртүче яшьләребез булуы милләтебезнең, динебезнең, тарихыбызның дәвамлы булачагына ишарә итә.

Эльмира Шәвәлиева.

Данияр Сәйфиев фотосурәте.

2 КОММЕНТАРИИ

  1. Здравствуйте. Очень приятно видеть себя на фотографии. Исправьте, пожалуйста, там не «Лилия», «Юлия». Спасибо заранее!

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here