Домой Жизнь татар «Теща» булган Гөлназ Асаеваның әнисе Лилия Биктимирова кияве турында ни ди?

«Теща» булган Гөлназ Асаеваның әнисе Лилия Биктимирова кияве турында ни ди?

1
«Теща» булган Гөлназ Асаеваның әнисе Лилия Биктимирова кияве турында ни ди?

Инстаграм битләрендә җырчы Лилия Биктимированы күзәтеп барырга күпләр яратадыр. Әле соңгы арада күңелле яңалыклары да булды – кызы Гөлназ Асаеваны кияүгә бирделәр. Гөлназ – Лилиянең беренче никахыннан, Рөстәм Асаев белән уртак кызлары. Гадәттә, аерылышу күпләрнең үзара мөнәсәбәтләре начараюга сәбәпче була. Ә аларның бар да башкача.

Лилия Рөстәмнең хатыны Айгөл белән дә дус. Хәтта балалары да бергә уйнап үсә. Гаилә татулыгын ничек саклап калып була? Бу хакта Лилиянең үзеннән сораштык.  

– Талашып яшәүдән мәгънә юк. Рөстәм белән бик яратышып өйләнештек. Кияүгә чыкканда миңа 16 яшь иде. Әмма кыяфәтем бер дә бала-чага төсле түгел, 20 – 25 яшьлек хатыннар кебек күренә идем. Гәүдә төзелеше дә сөбханалла иде. Минем яшь икәнемне кеше сизмәгәндер дә, – ди ул. – Ул чакта Рөстәмгә – 19 яшь. Арадагы хисләр көчле иде. Бер елдан кызыбыз туды. Мин башта авылда тордым, соңрак Гөлназны әбисе белән бабасына калдырып, Рөстәм янына киттем. Әмма гел бергә тора алмадык. Ул еш кына гастрольләргә чыгып китә иде. Үзеннән-үзе әкренләп аралар суынды. Без бер-беребездән читләштек тә, аерылырга кирәк, дигән карарга килдек. Гаиләдә икебез дә ут идек. Тормышта береңә су булырга кирәк икән.  

Лилия бу сүзләрне хәзер бик тыныч сөйләсә дә, ул чакта Рөстәм белән аерылышу бер дә җиңел булмаган. Сагынулар да, күз яшьләре дә булган. Тик соңыннан бар да җайланып киткән.  

Рөстәм үз тиңен тапкан, Лилия исә Фәдис Ганиев төркеменә эшкә килә.  

– Ирем миннән 14 яшькә олы. Аның белән бергә кушылгач, ничек тә уртак бала алып кайтырга иде дип яши башладым. Фәдис шулкадәр кече күңелле, сабыйларны бик ярата. Хатын-кызны хөрмәтли белә торган кеше. Аларның нәселләрендә кешегә кычкыру юк.  Хатын-кызны әни кеше буларак кабул итәләр. Ә аналар аяк астында оҗмах икәнен беләбез. Алардагы ирләр хатыннарын кулда йөртә. Тик кулда йөрткәнне аңлаган кеше кирәк аларга. Ирне ир иткән дә, юк иткән дә хатын, диләр бит. Шуңа да мин Фәдисне яратып кына түгел, хөрмәт итеп тә яшим, – ди Лилия.  

Уллары Кәримне алар бик озак көтә. 12 ел балалары булмый тора. 2014 елның октябрендә Лилия йөрәк астында сабый йөрткәнен белеп ала. Бу баланы ничек тә саклап калырга иде дип уйлый ул. Табибларның бар киңәшен үти, хастаханәдә озак вакыт ятарга туры килә. Шөкер, Кәрим исән-сау туа.  

Фәдиснең ничек балкыганы бүген дә күз алдымда, ди Лилия.  

– Баланы кулларына алгач та, нишләргә дә белмичә торды. И сөенде инде. Әле дә икесенең арасында ниндидер элемтә бар. Кәрим минсез тора ала, әтисез – юк. Шуңа да сабыйларыбызны тигезлектә үстерергә язсын, – ди Лилия.  

Рөстәм Асаевның балаларын да бик яратабыз, ди ул.  

– Кешеләр Рөстәмнең хатыны белән дус булуыма шакката. Ә нәрсәгә аптырыйсы соң? Иң мөһиме – алар бәхетле, без бәхетле.  Гомергә шулай дәвам итсен. Безнең Кәрим беренче күрүгә Рөстәмнәрнең кызы Әминәне яратты. «Әни, мин аңа өйләнәм, ди. Апа кебек кара кызлар ошый миңа, дип тә өсти. Әле Рөстәм дә, киявем булырсың, әллә кайдан эзләп йөрисе булмас, дип Кәримне өметләндереп куйды. Шушы көннәрдә Мөслим белән Әминәне кунакка көтәбез. Үткәннәр белән яшәргә ярамый. Вакытында җибәрергә дә кирәк, – ди ул.  

Лилияне «теща» булуы белән дә котладык. Ул кызы өчен бик шат булуын әйтте:  

– Гөлназ бик акыллы, тырыш, эшчән гаиләгә эләкте. Кода-кодагыйларның тормышын күреп, шаккаттык. Аллаһы Тәгалә балаларыбызның бәхетләрен бирсен. Тигезлектә яшәсеннәр, – ди ул. – Безнең Вилдан да «бай» хәзер. Яшь бабасы бар, карт бабасы бар…

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Ватаным Татарстан

matbugat

1 КОММЕНТАРИЙ

Comments are closed.