Домой Жизнь татар Татары в регионе Тормыш сыйфаты яхшырыр

Тормыш сыйфаты яхшырыр

0
Тормыш сыйфаты яхшырыр

Хәзерге чынбарлыкта мондый хәлләр авыллар тормышында сирәк була торган күренеш. Ә менә Мулла авылына бу бәхет елмайды: августта авыл уртасында, нәкъ мәчетебез янында өр-яңа медпункт бинасы калкып чыкты. Бу авыл халкы өчен бик шатлыклы хәл булды.

Бу бинаны Елховка районы үзәк больницасы төзетте. Моның өчен дәүләт программасы буенча бирелгән акчалар файдаланылды. Әлегә кадәр авылның медпункты иске генә бинада урнашкан иде. Тиздән ул шушы яңа матур бинага күчеп эшли башлар, дип өметләнәбез.

Шуны да әйтеп китәргә кирәк, менә авыл тарала, бетә дибез. Ләкин әле бетәргә охшамаган, буш өйләрне читтән кайтучылар сатып ала бара. Соңгы вакытта шәһәр халкының авылга кайтуы күзәтелә. Бәлки әле авылыбыз үзенең элекке хәленә әйләнеп кайта алыр, дип өметләнәбез. Моның өчен авылда бөтен шартлар да бар: өйләргә газ һәм су кергән, асфальт юллар салынган, табигате искиткеч гүзәл…

Яңа медицина пункты эшләп китү Мулла авылы халкының тормыш сыйфатын яхшы якка үзгәртер, авыруларга караш үзгәрер. Елховка хастаханәсенә йөрүләр дә кимер, дип ышанабыз.

Юныс ЗӨЛКӘРНӘЕВ.

Самара шәһәре.