Домой Главные новости В стране и мире ТР Милли китапханәсе «Текст» фестивалендә катнашырга чакыра

ТР Милли китапханәсе «Текст» фестивалендә катнашырга чакыра

0
ТР Милли китапханәсе «Текст» фестивалендә катнашырга чакыра
Twitter

Катнашучылар төрле ракурсларда текстларның күптөрлелеген тикшерә ала.

28 ноябрьгә кадәр ТР Милли китапханәсендә «Текст» китапханә фестивале уза. Катнашучылар төрле ракурсларда текстларның күптөрлелеген тикшерә ала: вакытлы матбугаттагы рекламадан алып рок-музыка турындагы үзнәшергә кадәр.

Фестиваль кысаларында лекцияләр, форумнар, дискуссияләр, күргәзмәләр, экскурсияләр уздырыла. Әйтик, шәһәр халкы «В чертогах разума» интерактив экскурсиясенә кушыла, реставрация бүлеге хезмәткәрләреннән китаплар һәм гаилә архивлары төпләү буенча мастер-класста катнаша, Радмила Хакованың язучылар остаханәсендә текст-автопортрет булдыра, татар яшь авторлары күргәзмәсен карый ала, дип хәбәр итә ТР Милли китапханәсенең матбугат хезмәте.

Шулай ук популяр лекторлар һәм танылган кунаклар чыгышларын да тыңларга мөмкин. «Самиздат в рок-музыке» лекциясе белән музыкаль продюсер Александр Кушнир чыгыш ясаячак, яңа татар шигърияте антологиясе турында шагыйрь Йолдыз Миңнуллина сөйләячәк. Укучылар белән иҗади очрашуны ике тапкыр «Зур китап премиясе лауреаты Шамил Идиатуллин үткәрәчәк.

Моннан тыш, балалар һәм өлкәннәр өчен төрле телләрдә китаплар уку һәм китапханәчеләр өчен махсус чаралар планлаштырылган.