Домой Главные новости В области Тырышлык җимешләре

Тырышлык җимешләре

0
Тырышлык җимешләре

Самара өлкәсендә әтисез, әнисез авыр хәлдә калган балаларны үзләренә алып тәрбияләү гамәле киң таралган.

Шундый гаилә Елховка районының Мулла авылында да бар. Гомәр Сәлимҗан улы һәм Фәүзия Ислам кызы АБДРӘШИТОВЛАР, үз балаларын үстереп тормыш юлына бастыргач, күңелсезләнеп куялар. Тора-бара үксез балаларны асрауга алып тәрбияләргә мөмкин булуын ишетәләр һәм шул хыял белән яши башлыйлар. Хыяллары бераздан тормышка аша – 2006 елда балалар йортыннан өч бала алып кайталар. Берсенә бер яшь тә өч ай, икенчесенә – өч яшь, өченчесенә 9 яшь була. Балаларны алдың да шуның белән тәмам түгел шул, бу бик җаваплы эш, кеше баласын тиешенчә тәрбияләү өчен бик күп нәрсәләр кирәк икән. Тиздән зур булмаган йортлары спорт мәйданчыгына әверелә – төрледән-төрле спорт җиһазлары сатып алалар, бер ишен үзләре дә ясыйлар. Йорт матур-матур чәчәкләр белән бизәлә, җимеш агачлары да, декоратив агачлар да утыртыла. Балалар шунда ял итәләр, уйныйлар, укыйлар, бөтен җирләре дә чиста-пакь.

Балалар укыганда зур проблемалар тудырмыйлар. Хәзер инде алар үсеп беттеләр, олыраклары 9нчы сыйныфны тәмамлап, Самара уку йортларына урнаштылар. Барысы да физик яктан җитешкән, буйчан, чибәр. Алай да кайтып йөриләр, Гомәр белән Фәүзиягә “әти”, “әни” дип эндәшәләр, тәртиплеләр. Ә кечесе әле авылда, 7нче сыйныфта укып йөри.

Авыл балалары белән буталып үскәнгә, асрамага алынган балалар татарча да яхшы сөйләшәләр. Яшьтәшләреннән аерып та булмый. Урамда барганда, кем генә очраса да, “исәнмесез” дип сүз кушалар. Гомәр Сәлимҗан улы: “Һәрвакыт яхшылыкка өйрәт-тек. Тырышыгыз, яхшы укыгыз, эшкә өйрәнегез дия идек”, – дип сөйли. Авыл җирендә эшкә күнегеп үскән балалар киләчәктә үзләренә ошаган һөнәр табып бәхетле булырлар, дип ышана ул.

Тормыш шома гына бармый, әлбәттә. Авырлыклар да очрагандыр. Бервакыт шулай Фәүзия авырып китә һәм аңа Самара хастаханәсендә дәваланырга туры килә. Әтиләре балаларны әниләрен күрергә алып бара. Алар авыруны сырып алалар, кочаклап: “Әни, без сине бик юксынабыз, бик сагындык, тизрәк уңайлан инде”, – дигәч, Фәүзиядә канатлар үсеп чыга, тырышканым юкка китмәгән икән, дип сөенә.

Әйе, тырышлык һәрчак үз җимешләрен бирә. Шушы балалар бер-бер артлы зур тормышка кереп баралар. Алар инде үз балаларын беркайчан да ташламас, начар юлга басмас, дип ышанасы килә.

Юныс ЗӨЛКӘРНӘЕВ.

Самара шәһәре.

фотода: Гомәр АБДРӘШИТОВ уллары Дмитрий (сулда) һәм Алексей белән

Бердэмлек