Домой Жизнь татар Уйна, дустым, гармуныңны!

Уйна, дустым, гармуныңны!

0
Уйна, дустым, гармуныңны!

20 январьда “Прогресс-В” төзү компанияләре төркеме президенты, Россиянең атказанган төзүчесе, җәмәгать эшлеклесе, губернатор каршындагы Мәдәният шурасы әгъзасы Вазыйх Гата улы Мөхәммәтшин, “Идел” халык эстрада ансамбле җи­тәк­чесе Мидхәт Әминовны олы юбилее – 60 яшьлеге белән котлап, губернатор Дмитрий Азаровның һәм үзенең котлаула­рын җиткереп, Мактау грамотасы һәм бүләк тапшырды. Ә үзен­нән өстәп, болай диде:

– Хезмәт сөючән һәм иҗади күңелле дустыбыз Мидхәт Әминов бүген 60 еллыгын бил­геләп үтә. Өлкәбезнең иң ерак чигендә – Кошки районы­ның Иске Җүрәй авылында туып-үскән малай кеч­кенәдән гармун моңына гашыйк була һәм, күп кыенлыкларны җиңеп, ос­та гармунчы булып таныла, “Идел” татар эстрадасы ансамблен оештырып, 25 ел буе җитәкли. 

Тиздән әлеге ансамбльнең 25 еллыгын да шулай ук матур итеп билгеләп үтәрбез әле. Ә бүген котлауларны Мидхәт үзе кабул итә. Халык сине Самара өлкәсенең иң яхшы артисты, гармунчысы дип таный. Безнең коллективның корпоратив бәйрәмнәрен дә, халкыбызның Сабантуйларын һәм башка чараларны да матур итеп, профессиональ дәрәҗәдә үткәрәсез һәм киләчәктә дә шулай булыр, дип ышанабыз. Шуны да әйтеп үтәсем килә: сезнең ярдәмегез белән “Прогресс-В” коллективы да татар мәдәниятенә якыная башлады. Зур юбилеегыз белән котлап, иҗади уңышлар һәм яңа идеяләр, сә­ламәтлек һәм байлык, фи­кердәшләр теләктәшлеге һәм күңелегездә гел бәйрәм булуын телибез.

Гадәттәгечә, юбиляр өчен Вазыйх Гатовичның кабинетында чәй өстәле корылган иде. Чарага килгән кунаклар Мид­хәтнең музыкага килеп керү юллары турында сөйләвен үтенделәр.

– Мин туганда Иске Җүрәй зур гына авыл иде, һәр гаи­лә­дә 7 – 8 бала. Әүмәкләшеп яшел чирәмдә үсәбез. Мин тәпи йөри башлагач, бабамның гармунда уйнаганын көтеп кенә то­ра идем. Янына йөгереп киләм дә гармун бавына ябышам. Шуннан дә бәхетле чагым булды микән, белмим. Менә шул әниемнең әтисе уйнаган моң минем күңелгә дә сеңеп калды инде.

Күп балалы гаиләдә үстек, үземнең гармуным юк иде. Ә уйныйсы, өйрәнәсе килә бит. Клубтагы иске генә гармун гел сәхнәдә икәнен белгәч, дүрт кадакта эленеп торган форточканы алам да, карак кебек, форточка аша шуып керәм. Гармунны алып, сәхнә астына алып төшеп китәм. Янәдә, ишетмәсләр. Кая анда! Онытылып китеп, мөдирнең килгәнен сизмәгән чаклар булгалады шул. Ул мине сәхнә астыннан өстерәп чыгара да гармунны ала, ә минем арт ягыма тизлек биреп чыгарып җибәрә. Икенче мәртәбә тоткач, иренмәде, күтәреп алып клуб каршындагы кибеп баручы пычракка илтеп салды. Мин, елап кайтып, әнигә зарланган идем, аңардан тагын да ныграк эләкте. Ләкин, күрәсез, гармун уйнау гайрәтем кайтмады…

Гармун белән саташуым­ны күреп торган Фәния апам гына Куйбышевта укыган чагын­да, стипендия акчаларын җыеп, миңа 12 сумлык гармун кайтарып тоттырды. Әле дә шуны уйласам, күзләремә яшьләр килә. Ул бит үзенә яңа күлмәк тә алмаган, тәмле ашау өчен дә тотмаган, кинога да бармаган, ә энесенең эчке халәтен аңлап, күңеле булсын дип, гармун кайтарып биргән. Мин гомерем буе апама моның өчен рәхмәтле һәм бурычлы.

Куйбышевка килгәч, “Металлург” мәдәният сараенда Рөстәм Вәлиев белән таныштым. Мин – биюче, ул – гармунчы булуыбызга карамастан, гармунга мәхәббәт безне дуслаштырды. Өенә барып, әтисенең тузып беткән гармунының денен сыта идек инде.

Музыка училищесына, кон­серваториягә кереп уку турында күп хыялландым. Илгиз абый Колючевтан ансамбль гармунчыларын укыту өчен бирелгән юлламаны күпме сорасам да, миңа бирмәгәне өчен үпкәләп тә йөргән идем. Насыйп булмаган инде. Рөстәм Вәлиев консерваториядә укыган чагында ук Илһам Шакировларга уйнап йөри, ә мин монда интегәм… Бер кайтуында Рөстәмгә шул турыда әйткән идем, кирәкми ул сиңа, гармунда күбрәк уйна, көйләрне үз колагың белән отып алырга тырыш. Шуннан да яхшысы юк, ноталар буенча уйнаудан күпкә яхшырак ул, дигәч кенә, тынычландым.

Мин үз юлымнан беркайчан да тайпылмадым, “Идел” ансамблен оештырганнан бирле шул бер коллектив белән эш­либез. Ремонтсыз, стенала­рына мүк сырган “Заря” мәдәният сараенда өшеп-туңып шө­гыльләнгән чак­лар артта калды. Хәзер инде, капиталь ремонттан соң, бу бинаны чын мәгънәсендә мә­дәният учагы, патшалар сарае, дип атарга була. Ан­самблебездә  синтезатор, саксофон, төрле-төрле гармуннар бар. Шуларның берсе – Рөстәм Вәлиевның истәлеге. Сәхнәгә чибәр, яшь, талантлы, моңлы җырчылар чыгуы белән дә горурланам… Аллага шөкер, балачак хыялларым тормышка ашты.

Таланты булган кеше күпме генә яшәсә дә, күңелендәге моңын югалтмый икән. Әнә, 91 яшьлек әнием язган җырны икәүләшеп җырлаганыбызны Әнәс Мингалиев видеога төшереп интернетка элгән иде – әни интернет герое булды да куйды. Әлегәчә төрле регионнардан шалтыраталар, елап-елап рәхмәт әйтәләр, җырны өйрәнеп, мәҗлесләрдә җырлыйлар. Бәлки, мөмкинлеге булса, минем әни кебек гади авыл хатыны да композитор, шагыйрь була алыр иде. Мин дә шулай. Заманасына күрә, мөмкинлегебездән чыгып, максатларыбызга ирештек һәм шуның белән бәхетлебез. Алдыңа максат куя белергә һәм тайпылышсыз алга барырга гына кирәк. Һәм барысы да булыр! – дип тәмамлады сүзен Мидхәт Әминов.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

Әнәс МИНГАЛИЕВ фотосурәте.

Бердэмлек