Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәтенә бәйле булган бөтен мәчетләрнең имам һәм мөәзиннәре, мәхәллә рәисләре, хөрмәтле җәмәгать!
Бисмиллаһи рахмани рәхим. Әлхәмдүлилләһи раббил галәмин, вәссаләтү вәссәләмү галә расүлиһи Мүхәммәдин вә галә әлиһи вә сахбиһи әҗмәгыйн. Әссәләму галәйкүм вә рәхмәтуллаһи ва бәрәкәтүһ!
Мөхтәрәм дин кардәшләрем!
Аллаһы Тәгалә әмере нигезендә изге Рамазан – Шәриф аенда тоткан уразаларыбыз, кылган гыйбадәтләребез, инша Аллаһ, тәмамланды. Ай буена укыган биш вакыт намазларыбызда, җомга вә тәрәвих намазларында, кадер кичәләрендә Аллаһыбызга ялварып кылган догаларыбыз кабул булса иде. Ниһаять, мәрхәмәтле, саваплы, рәхимле Ураза бәйрәме, гает көне дә килеп җитте.
Өлкә мөселманнары, Диния нәзарәте һәм шәхсән үземнән барча дин кардәшләребезне ихлас күңелемнән тәбриклим, Аллаһыбыздан сезгә изге теләкләр иңүен, дөнья-ахирәт нигъмәтләренең насыйп булуын сорап калам.
Әлхәмдүлилләһ, изге Рамазан аенда тоткан уразаларыбыз, хәерле гамәл-гыйбадәт кылуларыбыз, мохтаҗларга ярдәм итүләребез һәм башка кылган изге ниятләребез иманыбызны, ислам динебезне тагын да ныгытуга сәбәпче булды. Рамазан аеның һәр көне, һәр мизгелендә дин кардәшләребезнең рухи, әхлакый сыйфатлары артты.
Гает бәйрәме мөбарәк булсын! Аның рәхимле нурлары һәрбер дин кардәшебезгә, илебезгә тынычлык, иминлек, муллык, бәрәкәт китерүен теләп калабыз. Аллаһыбыз ризалыгына бирелгән фитра садакаларыбыз кабул булсын, гөнаһларыбыз кичерелсен иде, Раббыбызның оҗмахлары һәрбарчабызга насыйп әйләсен иде. Киләчәктә дә Аллаһы Тәбәрәкә вә Тәгалә биргән гомерләребездә изге Рамазан-Шәриф айларында ураза тоту бәхетләре насыйп булса иде.
Вәссәләмү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ! Амин!
Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин.
13 майда Самараның Җәмигъ һәм өлкәнең барлык мәчетләрендә иртәнге намаз – 4:00 сәгатьтә,
Гает намазы 5:20 сәгатьтә укылачак.
Бердэмлек