Домой Главные новости В области Вагиз- хазрат Яруллин окончил свой земной путь

Вагиз- хазрат Яруллин окончил свой земной путь

1
Вагиз- хазрат Яруллин окончил свой земной путь

Бүген, 11 октябрьдә, Үзәк Диния нәзарәтенең баш казые, мөфти Вагыйз Лотфулла улы Яруллин вафат булды.

Ул күп еллар Самара мөселманнарының имамы, мөфти, Региональ Диния нәзарәте рәисе буларак дингә, халыкка хезмәт иткән шәхес. Вагыйз Лотфулла улы Яруллин 1934 елда Татарстанның Аксубай районы Иске Ибрай авылында туа, Куйбышевка килеп эшли башлый. Динле кеше буларак,  Иске мәчет дип аталучы намаз йортына намазга йөри, тора-бара аның имам-хатыйбы итеп сайлана. 1991 елда инде ул Куйбышев мөхтәсибәте мөфтие, 1999 елдан Региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти итеп сайлана.

Вагыйз хәзрәтнең тырышлыгы, үҗәтлеге, хөкүмәт органнары, татар җәмәгатьчелеге, төрле милләт мөселманнары белән дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыра белүе нәтиҗәсендә Самара өлкәсендә Региональ Диния нәзарәте оеша, өлкәдәге мәчетләр торгызыла, яңалары төзелә, мәчетләрдә дини укулар оештырыла, бөтенләй диннән аерылган кешеләр дә аның күләгәсенә кайта башлыйлар.

2012 елда Вагыйз хәзрәт Региональ Диния нәзарәте рәисе вазифаларын калдыра һәм Үзәк Диния нәзарәтенең баш казые итеп сайлана. Вагыйз хәзрәтнең казанышлары Дуслык ордены, өлкә хөкүмәтенең Мактау кәгазьләре белән бәяләнә.

Менә шулай лаеклы гомер итеп, Аллаһы Тәгаләгә һәм өммәтенә хезмәт итүче балалар һәм оныклар калдырып, мәңгелеккә китеп бара Вагыйз хәзрәтебез. Асыл сыйфатларыгыз, дин юлындагы казанышларыгыз сезгә зур авторитет китерде, конфессияара һәм милләтара дуслыкны ныгытуга хезмәт итте. 

Раббыбыздан мәрхүмнең якыннарына югалту кайгысын күтәрергә ныклык, сабырлык сорыйбыз. Барыбыз да Аллаһтан килдек һәм Аллаһка кайтачакбыз.

Фәхретдин Канюкаев,

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы әгъзасы,

Самара өлкәсенең“Дуслык” региональ

иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты

1 КОММЕНТАРИЙ

  1. Иння лиллэхи уэ иннэ илэйхи раджигун! Оҗмахта булсын урыны! Соболезнования родным…

Comments are closed.