Домой Жизнь татар ВИДЕО: Акъяр мәдәният йортында Роберт Миңнуллинның якты истәлегенә багышланган әдәби музыкаль кичә үткәрелде

ВИДЕО: Акъяр мәдәният йортында Роберт Миңнуллинның якты истәлегенә багышланган әдәби музыкаль кичә үткәрелде

0
ВИДЕО: Акъяр мәдәният йортында Роберт Миңнуллинның якты истәлегенә багышланган әдәби музыкаль кичә үткәрелде

24 март көнне Акъяр мәдәният йортында Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан халык шагыйре Роберт Миңнуллинның якты истәлегенә багышланган әдәби музыкаль кичә үткәрелде.

Чарага “Шәхри Казан” газетасыннан Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә Йолдыз Шәрапова, “Түгәрәк уен” журналының баш мөхәрире, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәзинә Исмагыйлова, “Ак калфак” Яңа Чишмә бүлеге апалары, татар авыллары китапханәчеләре, Зирекле һәм Шахмай авылы музей хезмәткәрләре, язучы Резидә Абдуллина, “Яңа Чишмә хәбәрләре” баш мөхәрире Азат Мусин, Акъяр авылы җирлеге башлыгы Данияр Гайнуллин катнашты.

Кичәдә Роберт абыйның шигырьләрен Рамзия Мусина, Резидә Абдуллина, Гузәл Садретдинова сөйләде. “Акьярым”, “Моңлы чишмә” ансамблләре, җырчылар Рәйсә Әхмәтова, Рузия Фәхретдинова, Диләрә Галимова, Рамилә Халикова, Илсияр Дәвлетшина, Кадрия Низамеевалар аның җырларын башкардылар. Миләүшә Халикова Роберт абыйга багышланган шигырьләрен сөйләде. Зирекле музее күргәзмә белән килгән иде, һәм матур чыгыш ясады.

tatar-congress