Домой Жизнь татар ВИДЕО: “Яңа татар җыры” бәйгесенә нәтиҗә ясалды

ВИДЕО: “Яңа татар җыры” бәйгесенә нәтиҗә ясалды

0
ВИДЕО: “Яңа татар җыры” бәйгесенә нәтиҗә ясалды

Татар гавәмендә зур кызыксыну уяткан “ЯҢА ТАТАР ҖЫРЫ” бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан хөкүмәте, Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды үткәргән  конкурсының йомгаклау тантанасыннан хәбәрчеләребез репортажы.

Гала- концерт барышында ике дистәдән артык катнашучы бүләкләнде. Ә тантананы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов ачып җибәрде. Җыр бәйрәме башланганчы ук Татар җыры конкурсын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның дәвамлы итәргә һәм матди чыгымнарын күтәрергә әзер булуы турында  иглан итте.

«Чәчәк эзләсәң — чәчәк табасың, чүп эзләсәң — чүп табасың». «Яңа татар җыры» дигән матур башлангычның да чәчәкләрен бергәләп үстереп, җимешләрен дә бергәләп татырга, язсын дигән иде конкурсның төп оештыручысы Рифат Фәттахов.

Конкурска 347 әсәр килгән. Татарстаннан, тыш  Италиядән Рафис Хөснетдинов,  Чехиядән Кыям курмакае, Швециядән Гөлүзә Зиатдин  катнашты. Ә 100 дән артык җырны Башкортостанда яшәп иҗат итүче милләтәшләребездән килгән. Зифа Нагаеваның «Сүз әйтмәгез ялгызларга” әсәре “Иң яхшы татар җыры” номинациясендә II нче урынга лаек булды. Төп номинацияләрдән тыш махсус премия лауреатлары да ачыкланды. Шундыйлардан «Аллага шөкер» җыры.

«Иң яхшы татар җыры» дип – “Татар, Алга!” җыры игълан ителде. Авторлары Артур Исламов, Булат Ибраһимов.  Роберт Миңнуллин сүзләренә язылган Гөлназ Закированың  «И, йөрәгем!» җыры да 1 нче урынга лаек булды. Роза Якупова  һәм Дилә Булгакованың Җәй кызы Иң яхшы балалр җыры, Ә Рәсим Фасыйхов – без түгел ул җыры белән иң яхшы аранжировка ясаучы буларак бүләкләнде

Мөршидә  Җиһан, Фәннур Хәсәнов, Ирек Хәмидуллин

tatar-congress