Домой Главные новости В области “Вирусны җиңгәнгә кадәр көрәшәчәкбез”

“Вирусны җиңгәнгә кадәр көрәшәчәкбез”

1
“Вирусны җиңгәнгә кадәр көрәшәчәкбез”

Бүген бөтен дөньяда коронавирус йогышы авыруына каршы аяусыз көрәш бара. Шул сәбәпле ашыгыч ярдәм станцияләре, сырхауханәләр, хастаханәләр хезмәткәрләре киеренке режимда эшлиләр. Өлкә гигиена һәм эпидемиология үзәгендә табиб-эпидемиолог вазифаларын башкаручы Лилия Шәрәфетдинова да  март аеннан бирле көне-төне эштә.

– Безнең лабораториягә  бөтен өлкәдән коронавирус шиге булган авыруларның анализларын китерәләр. Диаг­ноз раслана икән, мин бу авыру, гаиләсе һәм аның белән элемтәдә булган кешеләр турында мәгълүмат туплыйм. Лаборантлар өлгермәгән оч­ракта, без, табиблар, аларга язуларын тутырырга ярдәм итәбез, – дип сөйли Лилия Наил кызы.

…Ул тумышы белән Камышлы районының Яңа Ярмәк авылыннан.  Әнисе Зөлфия Шиһапова 40 ел буе фельдшер-акушер пункты мөдире булып эшләп, быел гына лаеклы ялга киткән. Лилия дә кечкенәдән медицинага гашыйк. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Самара медицина университетына укырга керергә теләге бик зур булса да, баллары җитеп бетмәү сәбәпле, балачак хыялын чынга ашыра алмый. Тик үҗәтле кыз хыялыннан баш тартмый, максатына ирешү өчен Самараның Тимер юл медицина училищесының меди­цина-профилактика факуль­те­тына укырга керә. Ә төнлә М.И. Калинин (бүген В.Д.Се­ре­давин) исемендәге өлкә хас­та­ханәсендә санитарка булып эшли.

Өченче курста укыганда булачак табибә кияүгә чыга. Ире Мөдәррис белән баштан кызлары Азалиягә тормыш бүләк итәләр. Ә бер елдан инде уллары Дамир туа. Лилия укырга да, эшләргә дә, йорт хуҗалыгын алып барырга да өлгерә. “Мөдәррис вахта ысулы белән Себердә эшли. Өйдә чакта балалар белән ул утыра. Ә әтиләре эштә чакта әнием ярдәмгә килә. Аңа чиксез рәхмәтлемен!” – ди Лилия.

Кулына диплом  алганнан соң, яшь белгеч шәһәрнең Совет районы санитар-эпиде­мио­логик хезмәте үзәгенә табиб ярдәмчесе булып эшкә урнаша.

– Биредә мин практик  белемемне ныгыттым. Туплаган тәҗрибәм киләчәк эш­чәнлегемә ныклы нигез булып ятты, – дип сөйли Лилия Наил кызы.

Өлкә гигиена һәм эпиде­миология үзәгендә эш тәкъ­дим иткәч, Лилия, бер дә ике­ләнмичә, ризалаша, күптәнге хыялын чынга ашырып, медицина университетына укырга керә. Бүген инде үзе дә  Самара дәүләт медицина университетында “Медицина-про­филактика эше” дисциплинасы буенча белем бирә.

Эпидемиологның вазифалары санап бетергесез: өлкәдә санитар-эпидемиологик режимны саклау, халыкның иминлеген тәэмин итү, аңлату эшләрен, прививка кампаниясен алып бару һәм башкалар. Лилия Наил кызы балалар бакчаларын, мәктәпләрне тик­шерә, туберкулез­дан профилактика үткә­рә.

Өлкәбездә коронавирус пан­демиясе башлангач, эпи­де­миологларның эш­ләре тагын да арта. Беренче вакытта регионда бу авыруны ачыклау мөмкинлеге булмый. Өлкә гигиена һәм эпидемиология үзәге табиблары, шул исәптән Лилия Шәрәфетдинова да, көн аралаш диярлек, сәламәтлекләрен кур­кы­ныч астына куеп, вируска шик­ләре булган па­циент­лар­ның биомате­риал­ларын самолет белән Новосибирск һәм Мәскәү вирусология үзәкләренә илтеп йөрделәр.

– Әлбәттә, аэропортта һәм очкычта COVID-19 вирусы белән зарарлану ихтималы бик зур. Тик беребез дә: “Бар­мыйбыз!” – дип әйтмәдек,  чөнки бу – безнең эшебез, һәм без аны җиренә җиткереп башкарырга тиешбез. Аллаһыга шөкер, Самарага кирәкле җи­һазлар сатып алынды, хә­зер бөтен анализларны да үзебездә ясыйлар. Шулай да эш күп, өйгә кичке тугыз-уннарда гына кайтабыз, – дип көрсенә Лилия Наил кызы. Юк, арыдым, дип әйтми ул, гаиләсенә вакыты калмауга борчыла. 

Моннан җиде ел элек Мөдәррис белән Лилиянең Камилла исемле кызлары туган иде. Бала әнисенең өйдә булуын тели, әлбәттә. Ә Азалия  белән Дамир инде зурлар. Беренчесе Самараның 90 санлы гомумбелем бирү һәм 4 санлы сәнгать мәктәпләрен бишле билгеләренә генә тәмамлап, Казанның мәдәният институтына укырга кергән. Бүген Азалия “Сурәтләү сәнгате культурасы” (“Художественная культура изобразительных искусств”) факультетының 3нче курсында белем ала. Ә Дамир Самара аэрокосмик университетының беренче курсын тәмамлаган. Алар әниләренең хезмәтен бик яхшы аңлыйлар һәм кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышалар.  Өйдә чагында Мөдәррис тә хатыны эштән кайтуга тәмле ашлар пешереп куя, балаларны тәрбияләүне үз өстенә ала.

“Әлеге пандемия барыбыз өчен дә зур сынау булды. Шулай да төшенкелеккә бирелмәбез, вирусны җиңүгә кадәр көрәшәчәкбез”,  – дип елмая Лилия Наил кызы.

 Алия Арсланова.

Бердэмлек

1 КОММЕНТАРИЙ

  1. Молодец ! Прекрасная мама и пример своим детям ! Здоровья тебе и твоим близким и низкий поклон маме твоей!

Comments are closed.