Домой Культура «Яңа татар җыры» бәйгесендә хәрби темага багышланган номинация барлыкка килгән

«Яңа татар җыры» бәйгесендә хәрби темага багышланган номинация барлыкка килгән

0
«Яңа татар җыры» бәйгесендә хәрби темага багышланган номинация барлыкка килгән

Рәшит Ваһапов фонды оештыручы «Яңа татар җыры» бәйгесендә яңа номинация барлыкка килгән.

Ул «Ил дәшкән чагында» дип атала. Бу хакта Ваһапов фонды чаралырына багышланган журналистлар белән очрашуда фонд җитәкчесе Рифат Фәттахов әйтте. «Сәнгать берничек тә иҗтимагый тормыштан, көн үзәгеннән читтә кала алмый. Быел вазгыять белән бәйле рәвештә хәрби-патриотик темага багышланган җырлар күп килде. Махсус «Ил дәшкән чагында» номинациясендә ике җыр сайлап алдык», – диде Рифат Фәттахов.

«Яңа татар җыры» бәйгесенең өченче сезонында 200 җыр каралган. Җиңгән 14 җыр «Пирамида» концерт-күңел ачу комплексында үтәчәк гала-концертта яңгыраячак. «Узган ел сәхнәгә 28 җыр чыгардык, быел – 14. Әмма быел аларның сыйфаты артты. Конкурс ике тапкыр үтте, шуңа күрә үзебезгә әзрәк җырлар сайлап алырга мөмкинлек бирә алабыз. Концертта узган ел җиңгән, халык күңеленә кереп калган җырлар да яңгыраячак», – диде Рифат Фәттахов.

Конкурсның премиаль фонды ике миллион сум. Беренче урын алган җыр 200 мең, икенче урын – 150, өченче урын алганы 100 мең күләмендә акчага ия булачак. «III Яңа татар җыры» гала-концерты 18 мартта үтәчәк, дип яза “Татар-Информ” МА.