Домой Жизнь татар Татары в регионе Яшь мулланың 25 еллык хезмәте

Яшь мулланың 25 еллык хезмәте

Яшь мулланың 25 еллык хезмәте

2020 елның 1 мартында Камышлы, Кләүле һәм Исак  лы районнары мөх тә сибе, Ис ке Ярмәк авылы има мы Габ дулла хәзрәт МӨХӘММӘТ КӘРИМнең имамлык итә башлавына егерме биш ел тулды. 

90нчы елларда Иске Яр мәктә ачылган яңа мәчет рәисе Мирсәет Вәлиәхмәтов тәкъ диме буенча Рамил Кәримов (хәз рәтнең туу таныклыгында языл ган исеме) үзенең тор мы шын динебез ислам белән бәй ләргә ниятли һәм Гали авылы мәдрәсәсенә укырга керә.

Мәдрәсәне тәмамлаган егет туган авылы Иске Ярмәккә кай тып, мөәзин вазифасын баш каруга керешә. Ярты ел да узмый, имам авырып китә, һәм мәхәллә Габдулланы хәз рәт итеп сайлап куя. Унсигез яше дә тулмаган Габдулла Мөхәммәткәрим Самара өл кәсен дәге 24 мәхәллә имамнары арасында иң яшь мулла булып китә. 

Яшь булуына карамастан, хәз рәт җиң сызганып эшкә ке решә. Ул дин гамәлләрен яхшы башкара, мәчеткә авыл картларын гына түгел, яшьләрне дә китерү өстендә бертуктаусыз эшли.   

1890 елда төзелгән, ә революциядән соң мәктәп булып хезмәт иткән мәчет бинасын сүтеп, хәзерге мәчет йортына күчереп салу да җиңел эш булмаган, әлбәттә. Ләкин Габдулла Мөхәммәткәрим бу ниятендә теләктәшләр таба һәм тиздән элеккеге мәчет диварлары мәчет йортына күчерелә һәм инде якшәмбе мәдрәсәсе эшли башлый. Иске Ярмәк балалары Казанда, Самарада уздырылып килүче дини бәйгеләрдә катнашалар, еш кына призлы урыннар алып кайталар. Монда, әлбәттә, Габдулла хәзрәтнең өлеше зурдан.

Авыл зиратын тәртиптә тотуны да үз өстенә ала ул. Халыктан акча җыеп, яңа 5 гектар җиргә койма коела, ә тагын бер елдан соң бөтен зиратның да рәшәткәләре яңартыла, буяла. Шул ук вакытта борынгы каберлекләр корыган агачлар дан, чүп-чардан арынды рыла. Габдулла хәзрәт шим бә өмәләре оештырганда, искеярмәклеләр үз туганна рының гына түгел, караучысыз кал ган каберләрне дә төзек лән дереп торалар.  

Габдулла Мөхәммәткәрим, фикердәшләр табып, авыл тирәсендәге бөтен кабер лек ләрне барлап чыкты. Гүр ия ләре тынычлап ятсын өчен, Сабантуй урыны булган Юкәле таудан бәйрәм башка җиргә күчерелде. Урман эчендә күмелгән Корбангали кабере дә хәзер һәркемгә билгеле. Ел саен картлар анда барып, дога укыйлар, кабер өстен тиешен чә карап, чистартып китәләр.   

Габдулла Мөхәммәткәримнең тагын бер мавыгуы бар әле. Ул Иске Ярмәк авылының тарихы һәм анда яшәүче кешеләрнең шәҗәрәләрен төзү белән шөгыльләнә. 1997 елда аның һәм Фәрит Шириязданов тырышлыгы белән, авыл ның 260 еллыгына багышлап, “Иске Ярмәк авылы тарихы” дип аталган брошюра бастырылган иде. 2018 елда аның киңәйтелгән варианты да дөнья күрде. 

Габдулла хәзрәт мәчет эш ләренә генә йомылып яшәми. Ул балалар өчен Сабантуйлар оештыра. Мәдәният йорты каршындагы үзешчән сәхнә түгәрәгендә шөгыльләнә.

Чирек гасыр дингә һәм халыкка хезмәт иткән Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәримне ихлас күңелдән тәбрикләп, киләчәк тә дә изге эшләре белән күпләргә үрнәк, таяныч, киңәшче булып, озак еллар яшәргә насыйп булсын, дип телибез. Аллаһы Тәгалә аңа корычтай нык сәламәтлек, гаилә бәхете насыйп итсен, дин юлында уңышлар юлдаш булсын.

Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте.

Редакциядән: “Бердәм лек” редакциясе хезмәт кәр ләре дә бу котлауга кушылып, матур теләкләрен җиткерәләр. Хөрмәтле Габдулла хәзрәт! Сез, үзегезнең бай тормыш тәҗрибәсенә, оештыру, әйдәп бару сәлә тенә һәм зирәклегегезгә таянып, динебезне һәм милли үзаңыбызны үстерүдә күп файдалы эшләр эшлисез. Алга таба да халкыбызны туры юлга өндәп, матур гомер кичерергә насыйп булсын! 


“Бердәмлек”