Юкка түгел, юкка түгелдер…

0
177

Үткән шимбәдә “Бердәмлек” газетасы хезмәткәрләре һәм “Ялкынлы яшьлек” халык ансамбле, ПАО “Лукойл” гранты ярдәмендә, “Бердәмлектә – көч” (“В единстве – сила”) дип аталган проект буенча газета укучылары белән очрашуларын дәвам итеп, Похвистнево районының Мәчәләй һәм Гали авылларына барып кайттылар. Мәчәләй авылында да, Галидә дә аларны халык җырлап-биеп, сый-хөрмәт белән каршы алды. Очрашулар бик матур, конструктив рәвештә узды. Авылларда халык газета хезмәткәрләрен дә, “Ялкынлы яшьлек” ансамблен дә зарыгып көтеп алынган туганнарын каршылагандай каршы алды. 

Мәчәләйлеләр рекорд куйды

Автобусыбыз Мәчәләй авылы Мәдәният йорты янына килеп туктаганда, мәчетләрдә бабайлар өйлә намазын укып бетергәннәр һәм, әбиләрен алып, Мәдәният йортына ашыгалар иде. Фойеда җирле “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Асия Исмәгыйлева, Мәдәният йорты җитәкчесе Светлана Иваева, җирлек башлыгы Равил Уразмәтов, бер төркем авылдашлар кунакларны бавырсаклар белән каршыладылар, җырлашып-биешеп алгач, барысы да залга үттеләр. 

Мәчәләй авылы зур, матур, дүрт мәчетеннән көненә биш мәртәбә азан яңгырап тора. Биредә динле халык яши. Чыгыш, һәрвакыттагыча, “Бердәмлек” белән элемтәдә булган кешеләрне – үз хәбәр челәребезне, почта һәм Мә дәният йорты хезмәт кәр ләрен һәм шушы очрашуны оештырырга булышкан җирлек башлыгын Рәхмәт хатлары белән бүләкләүдән башланып китте. Баш мөхәррир Эльмира Варфоломеева, газета хәлләрен сөйләп, халыкны ялыктырмады, һәр татар өчен авыртулы темага – балаларыбызның татар телендә укый-яза белмәве, милли тормыш белән кызыксынмавы темаларына күчте. Илебездә милли мәгариф аксый икән, без, милләт буларак, үз-үзебезне сакларга тиешбез. Гаиләдә татарча сөйләшергә, “Бердәмлек” газетасы, “Салават күпере” журналы, “Әлифба” кебек китаплар һәр гаиләдә булырга һәм балаларны үзебез татарча язарга һәм укырга өйрәтергә тиешбез.

Бәлки, шуны аңлап, бу авыл халкы “Бердәмлек” газетасына күпләп языладыр? Мәчәләйдә мартта 174 гаилә язылган. Бу өлкә буенча рекорд, башка бер авылда да бу хәтле язылучылар юк. Рәхмәт, Мәчәләй авылы халкы, рәхмәт, Шамил абый Мамышев, рәхмәт, Равил әфәнде Уразмәтов, рәхмәт, поч та хезмәткәрләре.

“Бердәмлек” газетасының беренче санын чыгаруда катнашкан Идеал абый Галәвет диновның истәлекләрен тыңлау да Мәчәләй халкына бик рәхәт булгандыр. Чөнки ул, биш ел элек шушы авылның сугыш ветераннарын барлап, эшкуар Фәхретдин Канюкаев акчасына “Повесть огненных лет” дип аталган китап бастырып чыгарган шәхес. Идеал Муса улы китапның дәвамы да булачак, икенче санын туплау буенча эш алып барыла инде, дип белдерде сәхнәдән. Димәк, Бөек Җиңүнең 75 еллыгында Мәчәләйдә онытылган бер генә сугыш ветераны да кал мая чак. Изге эшегездә уңышлар телибез, Идеал Мусинович һәм Фәхретдин Бәдретдинович! 

“Ялкынлы яшьлек” ансамбле концерты тәмамлангач, бердәмлеклеләр дә, артистлар да, мәчәләйлеләр әзерләгән мул өстәлләр артына утырып, шул ук милләт темаларына сөйләшә-сөйләшә, пылау белән сыйландылар, тәм-томнар белән чәй эчтеләр дә юлларын дәвам иттеләр. Алда аларны данлы Гали авылы көтә иде. 

Гали авылы калышмаска вәгъдә итте

Автобусыбыз Гали авылына килеп җиткәндә, халык Ахшам намазыннан чыгып килә иде. Тамашачылар җыелганчы җирлек башлыгы Идрис Муллабаев, “Ак калфак” оешмасы активисты Кәүсәр Шәйхетдинова һәм китапханәче Фәһимә Зарипова безне яңартылган авыл музеен күрсәтергә алып киттеләр. Әле чебен дә кунмаган стендлар, чит кеше аягы басмаган идәннәр, ялтырап торган пыяла артыннан кырыс караучы сугыш батырлары, авыл эшчәннәре, Морат бабкай һәм авылның башка танылган кешеләренең гаилә шәҗәрәләре стендларында бө тен авыл, регион, хәтта ил тарихы ярылып ята. Кәүсәр ханым Шәйхетдинова бу эшкә бөтен көч-гайрәтен җигеп, бик тырышып эшләгән һәм нәтиҗәсе дә озак көттермәгән. Тиздән бу музейның ачылу тантанасы көтелә икән, һәм “Бердәмлек” бу турыда, һичшиксез, язма әзерләячәк.

Кызганычка, Мәдәният йортында халык күп түгел иде, ярты зал чамасы гына булгандыр. “Башкалар әле килеп өлгермәгәндер”, – дип үз-үземне дә, залны да тынычландырырга теләгән идем, астан берәү: “Бездә гел шулай, халык клубка йөрми хәзер”, – дип аваз салды. 

Нишләтәсең, булганына ри за булып, “Бердәмлектә – көч” дип аталган очрашуыбызны башлап җибәрдек. Биредә дә очрашуны әзерләргә ярдәм иткән кешеләргә Рәхмәт хатлары тапшырып, газета турында сөйләп алдык. “Шуны аңлагыз, сез язылмасагыз – газета булмаячак”, – дип башлады сүзен баш мөхәррир һәм Иске Ярмәктә булган бер хәлне сөйләп үтте. “Күптән вафат булган әти-әнисенең тормышын газетага язарга теләгән бер ир, рәхмәт йөзеннән, гомерендә беренче мәртәбә газетага язылган һәм тагын дүрт туганына да язылу бүләк иткән. Ә мәкалә һаман чыкмый да чыкмый. Йә вакыт юк язарга, йә урын юк куярга, дигәндәй… Шулай итеп, бу мәкалә өч айдан соң гына дөнья күрә. Аны укып, теге кеше баш мөхәрриргә шалтырата һәм рәхмәтләрен юллый, киләсе ярты елга да язылачагын хәбәр итеп: “Бердәмлек” – яхшы газета икән. Мин элек аны укымаганмын, бел мәгәнмен. Хәзер даими язылып барачакмын”, – дип вәгъдә бирә. Сезнең дә шундый туганнарыгыз, күршеләрегез бардыр, аларга бүләк итеп газетага яздырсагыз, киләчәктә алар үз ләре дә язылырга онытмаслар”, – дип тәмамлады сүзен баш мөхәррир. 

Аның артыннан сәхнәгә үз хәбәрчебез Саимә Морзаханова күтәрелде. Ул 21 ел элек “Бердәмлек”нең беренче мөхәррире Рәфгать Әһ лиуллинга мәкалә китергәнен сөйләде. Редактор аны шул кадәр яратып укыган, бер хатасын да тапмаган һәм Саимә апага хезмәттәшлек тәкъдим иткән. Шул көннән бирле Саимә апа иҗат дөньясында яна. Аның берничә китабы да басылып чыкты, газетага да кеше язмышлары турында гыйбрәтле язмалар җибәреп тора. Менә бүгенге бәйрәмгә дә шигырь язып, кулъяулыклар чигеп ки тергән.

“Бердәмлек” – халыкчан

                                     гәҗит,

Чәчәк аткан яшь чоры,

Утыз еллык юбилеен

Уздыра ул бу юлы.

Җир йөзендәге сүзләрнең

Сайлыйм иң матурларын.

Телим сезгә укучыларның

Көннән-көн артуларын.

Маяк булып юл күрсәтә

Чиксез иҗат иленә.

Шул юлдан үтәм үрләрне,

Төшәм язмыш төбенә.

Җиргә чыбык тыгып куйсаң,

Ул да тамыр җибәрә.

“Бердәмлек”не гел укысаң,

Эчке дөньяң үзгәрә.

Киләчәгең якты булсын,

Кояштай балкып торсын!

Гомерең бәйрәмдәй узсын,

Мәңгегә истә калсын!

Бердәм булыйк, бергә 

                                   булыйк, 

Кыйблабызны югалтмыйк.  

Динле булып, татар булып,

Иман китереп яшик.

Ахырда ул, халыкка мөрәҗәгать итеп: “Йә, әйтегез инде редакторга, нинди үзгәрешләр кертергә теләгән идегез”, – диде. Залдан кул күтә рүче булмады, һәм Саимә апа берничә кешедән “Балалар почмагы”н нигә бастыралар, балалар бит татарча укый белмиләр, дигән сүзләр ишетүе турында әйтте. Моңа нәрсә дип җавап бирәсең инде? Балалар белән өйдә татарча сөйләшергә, татар хәрефләре белән таныштырып, мәктәптә булмаса, өйдә татарча укырга-язарга өйрәтергә, дип өстә әйтеп үткәннәрне кабатлый алам. Мәктәпләрдәге факультатив дәресләргә ышанып ятмаска, балалар бакчаларындагы рус телендәге программаларга өмет тотмаска. “Спасение утопающих – дело рук самих утопающих” дигән әйтем безгә бу очракта бик тә туры килә. Чит илләрдәге татарлар ничек үз телләрен, мәдәниятләрен саклап калган булсалар, безгә дә шулай эшләүдән башка чара калмады. 

Кызганычка, балалары быз ның руслашуына интернет та зур йогынты ясый. Олылар, элеккечә, үз тормышлары белән яшиләр – татарча сөйләшәләр, бәйрәмнәрдә җырлашып утыралар, намаз укыйлар, мәчетләргә йө риләр. Ә балалары интернет дөньясын гизә: кайсылары атыш уйный, кайсылары ярамаган нәрсәләргә өйрәнә. Аларда милләт кайгысы юк хәзер. Ничек баланы шул баткаклыктан тартып чыгарырга? Менә нәрсә борчый күпчелек ата-аналарны һәм укытучыларны.

Әйе, күзгә-күз очрашуларда шундый күңелсез проблемалар да калкып чыга. Һәм аларны чишү юлын без бергәләп эзләргә тиешбез. Ә моның өчен сәхнәләрдән чыгыш ясарга түгел, ә түгәрәк өстәлләр артында очрашырга кирәк. Бу фикерне яңгыраткач, сәхнә артында яныма бер-бер артлы берничә кеше килеп, андый очрашу кайчан була инде, сөйләшәсе сүзләр байтак бит, дип әйттеләр. Димәк, йөрүләребез юкка түгел, юкка түгелдер. Газетага язылучылар саны арта, сөйләшәсе сүзләр табыла икән, димәк, дөрес юлны капшап тапканбыз.

Эльмира Шәвәлиева. 

Гөлнур Мусина фотосурәтләре.

“Бердәмлек”

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here