Домой Главные новости В области Зур ышаныч белән алга карый

Зур ышаныч белән алга карый

0
Зур ышаныч белән  алга карый

Камышлы районы Яңа Ярмәк авылында яшәүче Салават ҖӘЛӘЕВ, өч миллион сумлык грант отып, фермер хуҗалыгы ачып җибәргән.

Соңгы елларда районның фермер хуҗалыкларына максатчан, уңган, алга карап эш итүче яшь кешеләр килә. Шундыйларның берсе – Яңа Ярмәк авылында яшәүче Салават Җәләев. Без аның белән элеккеге колхозның терлек фермасы янында очраштык. Хәзер инде менә Салават Мөдәррис улы да малларын шунда үрчетергә ниятли. Әле 30 июльдә генә ул үзенең фермер хуҗалыгын рәсми рәвештә теркәгән иде, ә бүген инде сөт продукциясе җитештерү өчен өч миллион сумлык грант откан һәм Красноармейский районыннан ун тана алып кайткан.

Йөрәгеңдә хыялың булсын

Әйе, күпләр нәрсә турындадыр хыяллана, ләкин күп очракта хыял – хыял булып кына кала. Чөнки тутый кош тотып баеп китәргә телиләр. Ә Салават бары тик үз авылында калу, авыл хуҗалыгы производствосы белән шөгыльләнү турында хыялланган.

– Яңа Ярмәк минем туган авылым. Әтием белән әнием гомер буе җирле колхозда эшләгән. Әтием – Мөдәррис Ярулла улының хезмәт стажы 41 ел. Шуларның утызы – тракторда. Әнием, Фәһимә Шәфыйк кызы, сыер савучы. Шуңа да миңа фермада эшләү ошый. Алтынчы сыйныфта укыганда ук әнигә ярдәм итәргә бара идем, кичке саву вакытында сыерларның яртысын диярлек мин сава идем. Шулай ук комбайнда, тракторда да эшләп үстем, – дип сөйли Салават.

Конкрет ярдәм

Эш һәм тормыш сөючән егет баштагы елларда Себер якларына вахта буенча йөреп эшли, ә ялга кайтканда җирле фермер хуҗалыкларында хезмәт куя. Шул ук вакытта үзенең шәхси хуҗалыгын да тота – үгезләр симертә, каз, үрдәк, тавык үрчетә, дигәндәй.

Үз эшен башлап җибәрү турында Салават күптән хыялланса да, вакыты җитмәгән булгандыр. Ә Самара өлкәсендә эш башлаучы фермерларга ярдәм буласын ишеткәч, районның авыл хуҗалыгы һәм продукциясе комитетына мөрәҗәгать итә, анда аңа барысын да аңлатып бирәләр, бизнес-план язарга булышалар. Шулай итеп, Салават Җәләев сөт җитештерүче фермер буларак теркәлә. Бу, үз чиратында, өлкә һәм федераль бюджетлардан ярдәм алу хокукы бирә. Әлбәттә, башлангыч чорда бирелгән акча бик вакытлы ярдәм, тизрәк аякка басарга һәм тулы көчкә эшләп китәргә ярдәм итә. Грант акчасына фермер 10 тана, МТЗ 82.1 тракторы, печән төргәкләү аппараты сатып алган. Бүгенге көндә аның 110 гектар җире бар. 30 гектарда ул уҗым бодае, шул хәтле үк көнбагыш, болын печәне чәчкән, 20 гектарны парга калдырган. Кышка 50 төргәк салам, 100 төргәк печән хәстәрләгән, фураж кайтарган. Моңа үзенең бакчасында үстерелгән кабак, чөгендер, кишер һәм бәрәңгене дә кушсаң, менә дигән мал азыгы килеп чыга. Ферма тирәсендәге киң болыннарда көтү көтәргә дә мөмкинлек бар. Ә киләсе язда яшь фермер арпа белән солы чәчәргә җыена.

Гаилә ярдәме бик мөһим

Әңгәмә барышында Салават Мөдәррис улы берничә мәртәбә гаилә ярдәме зур булуын әйтеп үтте.

– Бертуган абыем Марат һәм аның улы Денис белән сыер сарайларын тәртипкә китердек, тиресләрне җыеп түктек, түбәсен ремонтладык, идәннәрен җәйдек, малларга чыгып йөрергә урын ясадык. Алар, минем фермер хуҗалыгым тизрәк эшләп китсен өчен, шәһәрдән ала кайтып ярдәм иттеләр. Шулай ук Самара университетының бишенче курсында укучы улым Руслан да – уң кулым. Профессиясе авыл хуҗалыгыннан ерак булса да, минем кебек үк авыл эшен яратып үсте ул, – ди рәхмәтле фермер.

Төзекләндерелгән ферма эчендә якты, коры һәм иркен. Ике елдан сыерлар саны икеләтә артырга тиеш. Шуңа да Салават үзенә ярдәмгә терлекче һәм сыер савучы алырга җыена. Мартта, сыерлар бозаулый башлагач, эш артачагын белә ул. Ләкин булдыра алмам, дип шикләнми, чөнки эш рәте дә, сыерларны тәрбияләү серләре дә аңа бала чактан ук сеңгән.

Грант алган кеше белә – аның кәгазь эше күп. Монда ярдәмгә кызы Алисә килә. Ул Самараның милек белән идарә итү департаментында эшли. Шуңа да документларны тутырып бирергә дә, салым исәп-хисапларын ясарга да булыша. Хатыны Асия Мәлих кызы, китапханәче булып эшләвенә карамастан, йорт һәм бакча эшәләренә дә өлгерә.

Эш сөючән, уңган-булган бу гаиләгә карыйсың да, нинди булдыклы кешеләр бу, дип сокланасың. Аларның тормышында бар да тәртиптә – башкаларга юк җирдә эше дә бар, балалары да укымышлы, хатыны да ире белән бер фикердә. Шуңа да Салават Мөдәррис улы зур ышаныч белән киләчәккә карый. Һәр адымын алдан белеп, эзлекле рәвештә алга бара ул.

Илүсә ГАЙНУЛЛИНА.

Бердэмлек