Сабан туе яңгыр астында да гөрләп үтте

КатегорияВ губернии, В стране и мире, Ислам в стране и в мире, Татары в регионе, Татары в России и в мире
Автор admin

KIV_1993Үткән шимбәдә Самараның Юрий Гагарин исемендәге пар­кында иртән-иртүк зур җанлылык хөкем сөрә иде — оештыручылар мәш килеп бәйгеләргә әзерләнәләр, районнардан, Самарадан, Тольяттидан, Дмитровградтан, Татарстаннан килгән сатучылар сәүдә рәтләренә палаткаларын куеп, товарларын тезәләр…

Тиздән паркның бу өле­ше Көнчыгыш базарын хә­терләтә иде. Анда бавырсак, рә­хәтлокым, чәкчәк, хәлвә, өчпоч­маклар, пәрәмәчләр, кыстыбыйлар кебек милли ризык­ларыбыз, татар китаплары,  җырлар язылган дисклар, милли киемнәр, хатын-кызларның бизәнү әйберләре сатып алучыларны көтеп ята. Бер сүз белән әйткәндә, җаның ни тели — шул бар иде.

KIV_2349Шулай бәйрәмчә, күтәренке кәеф белән әзерләнеп, менә-менә халык җыела башлар дип торганда, күк йөзен кара болытлар каплап алдылар һәм көчле яңгыр ява башлады.

“Көнозын яварга ошаган, мондыйда халык җыелмас. Бәлки, бәйрәмне башка көнгә күчерергә кирәктер?” — дигән тәкъдим ясаучыларга өлкә Сабан туеның төп оештыручысы, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының бюро әгъзасы, региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы пре­зиденты Фәхретдин Канюкаев: “Һава торышы нинди булуга карамастан Сабан туе үткәреләчәк!”, — дип белдерде. Бераздан бу сүзләр бөтен парк буенча таралып, бәйрәмнең девизына әйләнде.

Әкренләп халык җые­ла башлавын күреп, оешты­ру­чыларның да, чарада кат­нашу­чыларның да кәефләре күтәрелеп KIV_2534киткәндәй булды. Күңелләргә ямь өстәп, төп сәхнәдә бәйрәм концерты башланды. Нәни артистларның кояштай балкыган йөзләре, моңлы тавышлары бу соры көнне чын-чынлап бизәде. Бәйрәмнең төп чарасын “Сабан туе” күренеше белән башлап җибәргән  “Яктылык” мәктәбе укучыларына (Самараның нәни “йолдызчык”лары Әминә Канюкаева, Альмира Сәетова да алар рәтендә иде)  ачык сәхнәдә, коеп яуган яңгыр астында чыгыш ясарга туры килде. Сер бирми биегән һәм җырлаган балаларның чыдамлыгына чараның мөхтәрәм кунаклары да хәйрән калды.

Россия гимны яңгыраган вакытта Сабан туе әләме кү­тәрелгәннән соң, Фәхретдин Канюкаев бәй­рәмне ачык дип игълан итте. “Бүгенге бәйрәм югары дә­рәҗәдә үтәр, дип ышанам. Без — KIV_3806бергә, ә бергә булганда яңгыр да, җил-давыл да куркы­ныч түгел”, — дип Сабан туена кил­гән кунакларга рәхмәт белдерде.

Чараны алып баручылар — Инзилә Гыйззәтуллина (программаны төзүче дә ул) һәм Илфат Сөләйманов сүзне башка мөхтәрәм кунакларга бирделәр. Өлкә мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин милли бәйрәмебезнең мәгънәсен аңлатып, балаларыбызга да гореф-гадәтләребезне өйрәтеп үстерергә кирәклеген ассызлыклап үтте.

Губерна Думасы рәисе Виктор Сазонов милләт­тәш­ләребезне бәйрәм белән котлап, регион үсешенә күп көч куйган татар халкына рәхмәт белдерде, тамашачыга  өлкә губернаторы Николай Меркушкинның тәбрикләү хатын җиткерде. Виктор KIV_3891Федорович бу көнне юбилеен бәйрәм итүче өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Әнвәр Горлановка һәм Татарстанның Зәй районы башлыгы урынбасары Валерий Акатьевка губернатор исеменнән истәлекле бүләкләр дә тапшырды. Милли мәдәниятебезне үстерүгә күп көч куючы “Идел” халык ансамбле җитәкчесе Мидхәт Әминов губерна Ду­масының Мактау грамотасы, ә региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасының актив әгъзалары Рәфыйк Мамышев һәм Рамил Хәлиуллов Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Самара башлыгы Олег Фур­совның тәбрикләү хатын укыганнан соң, аның урынбасары Владимир Терентьев та шәһәр үсешенә зур өлеш кертүче берничә милләттәшебезгә Рәхмәт хатлары тапшырды. Шәһәрнең Промышленность  районы җитәкчесе Минәхмәт Хәлиуллов та буш кул белән килмәгән иде. Ул берничә активистны район KIV_3765депутатлары советы исеменнән Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Татарстанның  Зәй районы башлыгы урынбасары Валерий Акатьев Татарстан Рес­публикасы Президенты Рөс­тәм Миңнехановның самаралыларга җибәргән котлау сүзен җиткерде. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының мәгълүмати-ана­литика идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи шушы көннәрдә 70 яшьлек юбилеен бәйрәм итүче Самара Җәмигъ мәче­тенең Попечительләр советы әгъзасы Җәмил Вәлиуллинга, татар милләтенә күрсәткән олы хезмәте өчен, “Бөтендөнья татар конгрессы” иҗтимагый берләшмәләренең халыкара берлеге медален тапшырды. Гөлназ ханым быел 20 еллык юбилеен бәйрәм иткән Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укытучыларын да татар конгрессының Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

KIV_3789Тәбрикләүләрдән соң һава шарларыннан ясалган зур  “чәкчәк” тотып сәхнәгә балалар чыкты. Сабан туе күркәм узсын, илебездә төрле милләт кешеләре тыныч яшәсен дигән теләкләр белән алар шарларны күккә очырдылар.

Бәйрәм концерты Сама­раның танылган “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм поэзия ансамбле, Татарстанның Зәй районы үзешчәннәренең җыр-биюләре, Татарстанның атказанган артисты, популяр җырчы Рәсим Низамовның чыгышлары белән дәвам итте.

Төп чаралар тәмамлан­ганнан соң халык тарала башлар инде диючеләр, бәхеткә, нык ялгыштылар. Милләт­тәшләребез концерт карап, төрле уеннарда бәйгеләрдә катнашып, күңел ача бирде.

- Яңгыр дип, шундый көнне өйдә утырып буламыни? — диде Раилә апа Хәбибуллина. — Әнием Мәгъмүрә Газизова белән Самарада үткән бер Сабан туйны да калдырганыбыз юк. Ул, яше 80нән артуга карамастан, милли көйләрне ишетүгә биеп тә ала иде әле. Бүген: “Аяк асты юеш, биеп булмас, мөгаен”, — дип борчыла әнә. 

Быелгы Сабан туе да югары дәрәҗәдә оештырылган. Кызганыч, милләттәшләребезнең күбесе шундый күркәм бәй­рәмне күрми калды.

KIV_3734Һава торышы сынатмаган булса, Мәгъмүрә әби “Идел” ансамбле чыгыш ясаган сәхнә каршында биючеләргә кушылып, тыпырдаган булыр иде дә бит, юк, булмады. Әнә, әбекәйдән яшьрәк милләттәшләребез күл­ләвекләр суында аяклары чыланганны да сизмичә  тыпырдый-тыпырдый күңел ачалар! Ир-атларга прическа саклыйсы юк, аларның күбесе зонт астыннан чыгып та биеде әле. Бер сүз белән әйткәндә, халкыбыз Сабан туен рәхәтләнеп бәйрәм итте!

Чыланып өшегәннәре янә­шәдә генә урнашкан шашлык пешерүчеләрнең палаткаларына кереп, кайнар чәйләр эчеп җылындылар.

- Шашлыкны пешереп тә өлгерә алмыйбыз. Ярый әле пылау бар, ит кызганчы аны капкалый торалар. Элек­кеге елларда шашлык KIV_3749пешерүчеләр “Ра­кушка” янындагы агачлыкта урнашкан­га, концерт караучылардан, сәүдә рәт­ләрендәгеләрдән: “Төтен­нән күзләребез кып-кызыл булды”, — дигән зарланулар ишетергә туры килә иде. Быел ан­да яңгыр сулары җыелганга, безне стадион белән төп сәхнә арасындагы буш урынга урнаштырдылар. Моның өчен оештыручыларга без дә, халык та рәх­мәтле, берсенә дә комачауламыйбыз, — дип, сөйләде  Кләүле районыннан килгән Сәмига ханым Әсәдуллина.

Ә стадионда бу вакытта бәйрәмнең йөзек кашы булган милли көрәшнең иң кызган чагы иде. Хөкемдар Руслан Йосыпов көрәшкә алтмыштан артык ир-егетләр теркәлүен белдерде. Самарадан, Новокуйбышевтан, Ульян өлкәсеннән, шулай ук Татарстаннан, Таҗикстаннан килгән көрәшчеләр, авырлык­лары буенча алты төркемгә бүленеп, Сабан KIV_2447туеның абсолют батыры исемен алу өчен бил алыштылар. “Мондый шартларда көрәшкән юк иде әле. Кыен, юеш келәмдә аяк тая”, — дип зарланды Самараның “Яктылык” мәктәбе укучысы Әбдекәрим Ширалиев. Батырлар, табигать көчләренә үч иткәндәй, барысы да лаеклы көрәштеләр. Яңгыр да бирешмәскә тырышты, берничә мәртәбә шәбәеп китеп, көрәш мәйданын тамашачылардан ап-ак су дивары белән аергандай булды. Бу вакытта жюри әгъзалары көрәшне туктатып, егетләргә ял итәргә мөмкинлек бирделәр. Кешеләрнең бернигә дә карамастан күңел ачулары, бәйрәм итүләре белән табигать тә килеште бугай. Яңгыр, ничек кинәт кенә башланса, шулай ук тәмамланды  һәм күктә ялтырап кояш чыкты. Нәкъ шул вакытта көрәш мәйданында җиңүче дә билгеле булды. Өлкә Сабан туеның абсолют батыры исемен зәйле Ранис Гыйлаҗетдинов яулады. Көрәштә үз авырлык­ларында призлы урыннар яулаучыларга эшкуар Минәхмәт Хәлиуллов акчалата бүләкләр тапшырды (гомумән, көрәш аның ярдәме белән оештырылган иде), Ранис Сабан туеның абсолют батырына тиешле сарык тәкәсен иңенә салып, мәйданны әйләнеп чыкты.

KIV_3249Көрәш моның белән генә тәмамланмады. Моңа кадәр  тамашачылар рәтендә ба­тырларның бил алышуларын түземсезлек белән күзәтеп утыручы аксакаллар егетләргә мастер-класс күрсәтергә булдылар. Бу көрәштә 84 яшьлек Рәфыйкъ ага Ризванов үзеннән бер яшькә генә кечерәк булган Кәрәм ага Сруровны күтәреп салып, җиңү яулады.

Сабан туе милли уеннар белән дәвам итте. Аларны оештыруда өлкә “Туган тел” татар оешмасы директоры,  өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең башкарма  директоры вазифаларын  башкаручы  Фәрхәт Мәхмүтов җаваплы иде. Оешма канаты астында шөгыльләнүче яшьләр — Фәрзәнә һәм Әлфинур Мәхмүтовалар,  Ләйсән Мансурова,  Адилә Сәгъдиева һәм Луиза Ткачевалар,  иртән-иртүк килеп, җитәкчеләренә мәйданчыкны әзерләргә, ә соңрак милли уеннарны үткә­рергә ярдәм иттеләр. Аларга оешманың активисты Альбина ханым KIV_3839Мәхмүтова да кушылды.

Чүлмәк вату, аякка капчык киеп, көянтәләргә су тулы чиләк асып йөгерүдә катнашырга теләүчеләр дә шактый булды. Соңгысы белән янәшәдән үтеп баручы рус егетләре дә кызыксынды. Александр Полисов көндәше  Илнур Ягафиров белән финишка бергә диярлек килеп җиткәч, Альбина ханым: “Дуслык җиңде”, — дип, аларның икесенә дә бүләк тоттырды.Армрестлинг, гөр күтәрү, канат тартышу кебек спорт уеннары да кызыклы узды. Аеруча шома баганага менүчеләр үз янына тамашачыларны бик күп җыйды.

Баганага үрмәләүче егет­ләрне халык көчле алкышлар белән куәтләп торды. Нәтиҗәдә, Наил Востряков иң җитезләрдән булды.

KIV_3789Бу вакытта кызлар-апалар өлкә “Ак калфак” хатын-кызлары оешмасы җитәкчеләре Разыя ханым Әюпова, Айсылу Әбдиева һәм Гөлнара Насыйрова янына җыелганнар иде. Алар “Ак калфак”ның эшчәнлеге белән кызыксынып, күргәзмәгә куелган кул эшләрен карап хозурландылар. Гөлнара ханым калфак чигү буенча мастер-класс та оештырган иде.

Шулай итеп, һава торы­шы тотрыксыз булуга карамас­тан, өлкә Сабан туе быел да күр­кәм узды. Халык бәйрәмнең төп оештыручысы Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаевка һәм аның ярдәмчеләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде, яхшы теләкләрен әйтте. Үз чиратында оештыручылар бәйрәмне үткәрүдә зур ярдәм күрсәткән Промышленность  районы башлыгы Минәхмәт Хә­лиулловка, шәһәр татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рифкать Хуҗинга,  өлкә татар KIV_3720милли-мәдәни автономиясе рәисе Әнвәр Горлановка, өлкә “Туган тел” татар оешмасы президенты Ильяс Шәкүровка рәхмәтләрен белдерделәр.

Алия АРСЛАНОВА.

Хәмзә МОРТАЗИН фотосурәтләре.

Бердәмлек

 

 

Оставить комментарий

Уважаемые посетители сайта! Убедительно просим Вас ответственно подойти к своим комментариям, в высказываниях сохранять взаимоуважение, быть толерантными по отношению друг к другу. Критические комментарии по поводу деятельности власти должны быть обоснованными. Также на сайте запрещается публиковать суждения о доминировании одной религии над другой. Администрация сайта будет пресекать комментарии, сообщения экстремистского толка.