Чыңгыз Айтматовны Анкарада искә алдылар

1Төркия башкаласы Анкарада дөньякүләм танылган язучы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Чыңгыз Айтматов “Бер гомер бер гасырга тигез” дип исемләнгән чара белән искә алынды. Бу турыда “Саһипкыран” стратегик тикшеренүләр үзәге рәисе урынбасары Җәсурхан Таш хәбәр итә.

Әдипнең тууына 90 ел тулуга багышланган кичә Төркия мәдәният һәм туризм министрлыгы тарафыннан Анкараның Кечиөрән районы хакимияте һәм Юныс Әмрә исемендәге институт ярдәме белән оештырылган.

Төмәндә «Себер йолдызы» һәм «Татар егете-2018″ бәйгесенең финалы үтәчәк

afisha-01-620x3302018 елның 15 декабрендә Төмән өлкәсендә 18 яшьтән алып 25 яшькә кадәр татар яшьләре өчен «Себер йолдызы — 2018» һәм «Татар егете — Джигит – 2018 » XI ачык төбәк конкурсының финалы үтәчәк.

Укытучыларга һәм табибларга бүләк алу тыела!

Buket-rozovyh-gortenzij-mРоссиядә табиблар, укытучылар, төбәкләрдәге дәүләт органнары һәм муниципалитетлар карамагындагы оешмаларның башка хезмәткәрләренә, чәчәк һәм канцелярия продукциясеннән тыш, теләсә нинди бүләк кабул итеп алуны тыярга телиләр.

Компьютер һәм Интернет балалар өчен зарарлы!

1544681985_720АКШ Милли сәламәтлек саклау институты белгечләре күпьеллык тикшеренүләрен тәмамлады. Галимнәр фикеренчә, компьютер уеннары белән мавыгучы һәм Интернет челтәрендә күп вакыт үткәрүче балаларның баш мие үсеше акрыная.

 

 

 

 

 

Сургут шәһәрендә бик матур Чәк-чәк бәйрәме узды!

3Татар халкы элек- электән аш-суга осталыгы, кунакчыллыгы белән аерылып торган. Нинди генә тәмледән тәмле, татлыдан татлы, затлыдан затлы ризыклар әзерләмәгән алар: кыстыбый, гөбәдия, өчпочмак, бавырсак, кош теле, чәк-чәк hәм башкалар. Шул ризыклар арасында татарның визит карточкасы булып саналган чәк-чәк ризыгы турында аерым тукталасы килә.

Кая гына барсак та, без кучтәнәчкә чәк – чәк алып барабыз. Гомумән, бер генэ бәйрәм дә чәк- чәксез утми дисәк дөресрәк тә булыр.

2019 елга мөселман бәйрәмнәре билгеле

NAL_4495Татарстан мөфтияте Милади буенча 2019 елда мөселман бәйрәмнәре һәм истәлекле көннәр даталары турында хәбәр итә.

Алинә Заһитова кызлар арасында Тимераякта шуу халыкара берлеге рейтингында лидер булды

1-41Россия фигуристы, 2018 елның олимпия чемпионы Алинә Заһитова кызлар арасында Тимераякта шуу халыкара берлеге (ISU) рейтингын җитәкләде.

Грипп эпидемиясе якынлаша: аннан ничек сакланырга?

wx1080 Грипп инде Россия буйлап атлый.

Нәсел шәҗәрәсен ничек төзергә?

шэңэрэСирәк күренеш булса да, кайбер йортларда диварны затлы келәм түгел, ә нәсел агачы ясалган картина бизәвен күрәсең. Кунакларның күзләре дә нәкъ шуңа төшә. Минем, шәхсән, өй түрләрендә дүрт картина эленеп торганын да күргәнем бар. Ни өчен дүрт дип сораучы булмас кебек, андый сорау бирүче табылса, һәр кешенең ике әбисе, ике бабасы барлыгын исенә төшерәм. Нәселеңнең дүрт тармагы. Гомумән, нәсел тармагы гел икегә тапкырланып бара. Әти-әни – 2, әби-бабайлар – 4, карт әби-бабайлар – 8. Димәк, 7 буынга әби-бабайлар саны 254 кә тула.

Конституция – Русиянең төп законы


1544441069_8Русия Федерациясе Конституциясе 1993 елның 12 декабрендә бөтенхалык тавыш бирү нәтиҗәсендә кабул ителде, ә 25 декабрьдә, “Российская газета”да ул рәсми басылып чыккач, көченә керде. Быел бу датага – 25 ел.

Рүзәл Мөхәммәтшин: «Халык күпсенмәсә, шагыйрь мин»

IMG_9739-2-1024x683Рүзәл белән Казанның Ленин бакчасында күрештек. Агачларында калган соңгы яфракларның сары келәм булып сукмакка түшәлгән көннәре. Шагыйрь өчен истәлекле урын булып чыкты ул: беренче китабы дөнья күргәч, биредә телевидение өчен интервью алганнарын искә алдык. Ул самими көннәрдән соң шагыйрь Мөхәммәтшинның күңелендә никадәр яшен яшьнәгәнен күзалларга гына кала. Зур сәхнәләрдә пьеса, либреттолары куелды, «Каралама», «Бүре мин» шигырьләр китабы дөнья күрде. Болар – тынгысыз шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин иҗат юлындагы кайбер баскычлар гына.

«Мин еш үзгәрәм», – ди ул үзе дә. Әйдә, бүгенге халәте белән кызыксыныйк әле.

Нияз Сабиров: XX гасырга кадәр мөселман илләре Коръәннең Казан басмасын укыган

060ТР Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров XX гасыр башына кадәр мөселман илләрендә Коръәннең Казан басмасын кулланулары хакында әйтте. Бу турыда ул Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентларына сөйләде.

Ул булдырган “Бердәмлек”

рэфгат10 декабрьдә 28 ел буе “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире булып эш­лә­гән Рәфгать Нәбиулла улы Әһ­­лиуллинның вафаты­на 40 көн тула. Бу көнне Рәф­гать абыебызның рухы, җир­дәге мә­шә­катьләрдән ае­ры­­лып, күк­кә ашар һәм, тор­мыш­тагы га­мәл­ләрен бар­лый-барлый, кыя­мәт көнен көтә башлар. Без дә бу көнне аның үткәннәренә күз салып, Хо­дайдан ярлыкау со­рап, дога­ларыбызны кы­лыйк.

“Сайра” конкурсына кастинг игълан ителде

0143

 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм “Барс медиа” группасы “Сайра” проектын тормышка ашыру кысаларында татар җыры яшь башкаручылар өчен кастинг игълан китә.

“Болгар радиосы” VI Милли музыкаль премиясе җиңүчеләре игълан ителде – исемлек

0048 декабрьдә Казанның “Пирамида” концертлар залында “Болгар радиосы” VI Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узды. Катнашучылар 33 номинациядә бүләкләнде, шул исәптән җыр авторлары да “Алтын йолдыз” бүләгенә ия булды.

2019 елда “Ак калфак” оешмасы Самара өлкәсе һәм Чувашиядә күчмә утырышлар үткәрәчәк

1029 Киләсе 2019 елда да «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы Россия төбәкләре һәм Татарстан районнарында күчмә утырышлар үткәрәчәк.

«Ак калфак»ның Удмуртиядәге күчмә утырышында Васил Шәйхразиев: Күрсәтегез, сөйләгез, аңлатыгыз!

untitledУдмуртия Республикасында ” Ак калфак” иҗтимагый татар хатын-кызлары оешмасы «Тамырлар белән көчле без» темасына багышланган күчмә утырыш уздырды. 

«Татар кызы — 2019» бәйгесе финалы узачак көн билгеле

IMG_0864Агымдагы елда Казанда узган Халыкара Татар кызы бәйгесендә Удмуртия кызы — Диләрә Гыйльметдинова җиңү сәбәпле, икенче елга бәйгенең финал өлеше Ижау шәһәрендә үтәргә тиеш.

Денис авылы мәктәбендә Татар теле һәм әдәбияты буенча өлкә олимпиадасы үтте


zxjKqgZLA3gБүген, 7 декабрьдә, Шенталы районының Денис авылы гомумбелем бирү мәктәбендә 8-11 сыйныф укучылары арасында татар теле һәм әдәбияты буенча өлкә олимпиадасы, 1-11 сыйныф укучылары арасында шигырьләрне сән­гать­ле уку конкурсы һәм  татар теле укытучылары арасында “Ел укытучысы” бәйгесе узды.

Олимпия чемпионкасы Наилә Гыйләҗева: “Татар теле җиңү яуларга булышты!”

5defaebb004822851d82a995cbec10d1Спортчы булу өчен көчле булу җитә дип уйлыйсызмы? Ялгышасыз! Спортта җиңү өчен татар телен белергә һәм акыллы булырга да кирәк икән. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе мавыктыргыч, әмма шоу ясамый торган спорт төре — фехтовкалау остасы Наилә Гыйләҗева белән сөйләшеп кайткач, шундый нәтиҗәгә килде.