Самарада мәктәптә татар теле укымаучылар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада була

КатегорияМилләттәшләребез тормышы, Төп яңалыклар, Өлкә татарлары
Автор Администрация сайта

татар теле2 декабрьдә Самара шәһәр округы белем бирү учреждениесе укучылары арасында мәктәптә татар телен укымаучылар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада узачак. Бу хакта «Самара татарлары»сайты хәбәр итә. Олимпиада туган тел һәм әдәбиятны өйрәнүгә карата кызыксыну уяту; укучыларны традицион халык мәдәнияте белән таныштыру; аларны этнография һәм туган якны өйрәнү эшенә җәлеп итү; сәләтле балаларны ачыклау һәм сайлап алу максатыннан үткәрелә, диелгән әлеге хәбәрдә. Чарада катнашучыларның барысына да «Самара өлкәсе татар эшкуарларына ярдәм күрсәтү ассоциациясе» коммерцияле булмаган оешмасы җитәкчесе һәм әгъзалары исеменнән дипломнар һәм бүләкләр тапшырылачак.

  • Олимпиада Самараның «Яктылык» мәктәбендә (А.Матросов урамы, 11А) 10.00 сәгатьтә башлана.

tatar-inform.tatar

Фикер калдыру