Ураза тотучыларга файдалы киңәшләр

КатегорияДини кызыклы мәгълүмат
Автор Администрация сайта

Ничек тукланырга?

Бар мөселман дөньясының сыналу чоры җитә: ураза башланырга санаулы көннәр калып бара. Ходай ризалыгы өчен башкарылган әлеге гамәл кешене рухи яктан да, физик яктан да чыныктыра. Сабырланасың, нәфесеңне тыярга өйрәнәсең, саваплы гамәлләр кыласың.

Соңгы елларда олыларның гына түгел, яшьләрнең дә ураза тотуы, мәчеткә йөрүе – күркәм күренеш. Әмма бөтен кешенең дә ураза тотарга түземлеге җитми. Кайберәүләр ураза тотмас һәм үзен аклар өчен йөз төрле сәбәп таба, зыяны булса, авырып китсәм, нишләрмен, дип борчыла. Сәламәт кешенең ураза тотып ач торуы – организмны шлаклардан чистарту өчен әһәмиятле булуын бүген табиблар да таный. Ураза тотарга кемнәргә ярый, кайсы авырулар вакытында рөхсәт ителми, ач торырга үзеңне ничек әзерләргә? Әлеге язмада шул сорауларга җавап табарга тырышырбыз.

Габделхак Ризванов, Казан дәүләт медицина университеты доценты:

– Мин 10 елдан артык инде уразаны калдырмыйм, Аллага шөкер. Алдан ният итеп, үземне әзерлим. Аннан тәвәкәлләп тотынам. Ураза тотуның баштарак 2-3 көне генә авыр, соңрак организм шул режимга ияләнә. Дөрес, бу чорда көч күп сарыф итә торган авыр физик эшләрне соңгарак калдырып торырга да туры килгәли. Әмма бөтенләй эшсез торырга да ярамый. Бакчада эшләп керсәң дә, вакыт тизрәк уза.

Иң мөһиме: ашау-эчүне җайга салу. Сәхәргә эремчек, сөт өсте, хәләл иттән әзерләнгән шулпа бик әйбәт. Кара бодай, тары, дөге боткалары да туклыклы. Кичкә шулай ук ит шулпасы, тавык, балык ризыклары пешерергә мөмкин. Үзебезнең җирлектә дә җиләк-җимеш, яшелчә өлгерде. Ник шулар белән сыйланмаска, алар читтән китерелгәннәргә караганда файдалырак та. Ураза вакытында, ризыкны кояш баеганнан соң таң атканчы өч тапкыр, аз-азлап ашап алам. Көндез тыелып торганлыктан, чәйне күбрәк эчәм.

Хәзер ураза тоту үзе зур бәйрәм. Тәрәвих тамазын укырга, авыз ачарга мәчеткә дә йөрибез. Анда да табын аш-судан сыгылып тора. Ураза тотучыларның күплегенә хәйран каласың. Яшьләр дә килә. Бу бит тәрбия чарасы, кешене чисталыкка өйрәтә, берләштерә, савыктыра. Әйе, гает көннәре якынлашканда, үземне күпкә сәламәтрәк хис итәм, йөрергә җиңел, йөрәктә дәрт уяна, кәеф күтәрелә, тормышка караш үзгәрә. Бер сүз белән әйткәндә – рәхәт.

Искәртмә. Тик кайбер хасталарга ураза тотарга ярамый. Бу хакта белә торып та ач тору – үзеңә-үзең зыян китерү дигән сүз. Аннан беркемгә дә файда юк. Мәсәлән, шикәр чире белән авыручы көн дәвамында аз-азлап 5 мәртәбә ашарга тиеш. Гипертония белән авыручыга дару эчәргә кирәк, шуңа карамастан кайберәүләр ураза тотарга алына. Моның азагы бик аяныч, хәтта үлем белән тәмамланырга мөмкин. Йөкле ханымнар, бала имезүче аналар, йөрәк-кан тамырлары системасы, көчле формада үпкә, бавыр, бөер, ашказаны авырулары булганнар да ураза тотудан тыелсын иде. Һәрхәлдә үзеңнең чамаңны белергә, башта табиб белән киңәшергә кирәк.

Суны күп эчегез, җиләк-җимеш ашагыз

Рамазан ае якынлаша. Бу уңайдан Гөлизар Бакыйның “Заман” (Төркия) газетасында чыккан “Психологик әзерлек кирәк” дигән мәкаләсе файдалы, кызыклы булыр дип, бераз кыскартып укучыларыбызга тәкъдим итәбез.

– Профессор, доктор Мөхит Мәрт уразага үзеңне алдан психологик әзерләргә кирәклеген әйтә. Намаз кылыр алдыннан тәһарәтләнгән кебек, Рамазанга да әзерләнү таләп ителә. Мәгълүм ки, Рамазан – Коръән ае. Шуның өчен аңлап уку, тәфсирләрне уку бик файдалы. Рамазан аенда күп укырга, фикерләргә тәкъдим ителә. Моның иң әйбәт юлы китап, Коръән уку. Укыгач, табигый, уйланасың, фикерлисең.

Күп һәм тыгыз эшләүчеләр йокы туймаудан зарланырга мөмкин. Шуңа күрә алар бер сәгать, сәгать ярым иртәрәк ятсын. Инде иртәрәк ята алмый икән, мөмкинлегенә карап, төштән соң ярты сәгать булса да йоклап алу бик файдалы. Әлеге ярты сәгать йокы төнге сәгать ярым йокыга тиң, ди галимнәр. Әмма көндез озаклап (сәгатьтән артык) йоклау тәкъдим ителми. Чөнки мондый хәл баш авыртуга сәбәп булырга мөмкин. Гомумән, йокы туймау проблемасы килеп чыкмасын өчен режимны саклау таләп ителә. Берүк вакытта ятарга, берүк вакытта торырга кирәк.

Ашказаны гына түгел, тел, күзләр, колаклар да ураза тота. Әйтик, телевизорны азрак карарга кирәк. Белгечләр уразага әзерләнү өчен иртәнге һәм төшке, төшке һәм кичке аш арасын озынайтырга тәкъдим итә. Мәрт кайбер кешеләрнең Рамазанны күңел ачу ае итеп күзаллауларын да әйтә. Кайберәүләр, чынлап та, беренче чиратта ифтар, сәхәр табыннары турында уйлый. Бу – бер проблема. Югыйсә, бу ай – Аллаһы Тәгаләнең мәгънәви, рухи табыны. Димәк, гыйбадәтләрне, телнең гыйбадәте булган зикерне арттыру кирәк. “Телебез, күзебез, колагыбыз буш, мәгънәсез нәрсәләр белән керләнергә мөмкин. Моңа юл куймаска кирәк”, – дигән пәйгамбәребез. Шуңа күрә пәйгамбәребезнең җиңел әйтелә торган: “Сөбханаллаһи бихәмдиһи, сөбханаллаһил газыйм” дигән зикерен еш әйтергә кирәк (автобуста да әйтеп барып була). Күзне мәгънәви керләрдән арындыру өчен – Коръән укырга, калебне начар фикерләрдән арындыру өчен фикер йөртергә кирәк.

Рамазан башланырга 4–5 көн кала суны күп итеп эчәргә тәкъдим ителә. Озак вакыт сусыз тору минераль матдәләрне югалтуга сәбәп булачак. Шуның өчен минераль суларны, әйрән кебек эчемлекләрне күпләп эчә башларга кирәк.

Рамазан алдыннан татлы, шикәрле ризыкларны азрак кулланырга кирәк. Чөнки кандагы шикәр тотрыксызлыгы җитди проблема китереп чыгарырга мөмкин. Шикәрле ризык ашаганда канда шикәр микъдары кинәт артып китәргә һәм аннан соң кинәт төшәргә мөмкин. Мондый хәлгә тап булмас өчен шикәрле ризык ашауны киметү зарур. Кирәкле минераллар һәм витаминнарны тиешенчә алу өчен җиләк-җимешне күпләп ашарга тәкъдим ителә. Әйтик, сәхәрдә алма ашасаң, эчәсең килү кими.

Ураза тоту – ашау-эчүдән тыелып тору гына түгел

Рөстәм Зиннуров, “Казан нуры” мәчете имам-хатыйбы:

Дин буенча уразаны балигълык яшенә җиткән һәркем тотарга тиеш. Балигълык дигәндә, физиологик яктан өлгерү турында сүз алып барыла. Аз гына кәефең китеп, чирләп торасың икән, уразага кергәнче, алдан ук дәвалану чарасын күрү мәслихәт.

Адәм баласы нинди дә булса сәбәп белән ураза тота алмый икән, һидия сәдакасы бирү фарыз. Моңа мохтаҗ кешене ашату, аңа бер утырып ашарлык ризык яки акча бирү дә керә. Бу хакта “Бәкара” сүрәсендә дә искә алына. Сәдакәне ятим балага, ялгыз карт-карчыкка, аз керемле гаиләләргә дә бирергә була. Әгәр кешенең бирер мөмкинлеге юк, үзе дә авыр хәлдә, очын-очка ялгап кына яши икән, Аллаһы Тәгаләдән үзен ярлыкауны сорарга кирәк.

Ураза тоту – ашау-эчүдән тыелып тору гына түгел бит әле ул. Аның мәгънәсе зуррак. Рамазан – рухи сәламәтлек, күңел пакьлеге, әдәплелек турында уйлану ае да. Әгәр ураза тотучы көннәр буе кем турындадыр гайбәт сата, вакыт узсынга, телефоннан теләсә нәрсә сөйләшеп, кеше тикшереп утыра икән, уразасының кабул булуы шикле. Ир кеше хатыныннан, балаларыннан гаеп эзләп, вак-төяккә дә катышып утырса, аның да тоткан уразасы кабул булырмы? Шулай ук икеле. Балалар, студентлар да уразага керә. Шул ук вакытта әти-әнисе берәр йомыш кушканда, мин ураза, миңа ярамый дип иренеп сүз тыңламау шулай ук дөрес гамәл түгел. Балалар шуны истән чыгармасын иде: Аллаһы Тәгаләдән соң, икенче булып, ата-ана хакы тора. Бәхет – аналарның аяк астында дип юкка гына әйтмиләр. Бала намазга әзерләнә, ди. Ә әнисенә ашыгыч ярдәм итәргә кирәк. Бу очракта да иң әүвәл әнинең гозерен үтиләр. Аннан тыныч күңел белән намаз укып алырга була. Тәртип, җай белән эшләсәң, барына да өлгерәсең.

Шунысын әйтим: бүген без әти-әни, әби-бабайның төшенә дә кермәгән ризыклар ашыйбыз. Булганына шөкер итә белсәк иде. Кайчандыр әби-бабайларыбыз черек бәрәңге, алабута күмәче белән ураза тоткан. Бөтен нәрсәне кул белән башкарганнар: сабыен янәшәсенә куеп, урак урганнар, кырдан кайтып кермәгәннәр, уразаларын калдырмаганнар. Безгә ризык табу проблемасы юк, җаның ни тели шул бар. Бу миңа ошамый дип, ризыктан гаеп эзләп утыру үзе зур гөнаһ. Кайбер кеше, ашау-эчүдә чик-чама белми. Мин көннәр буе ураза тотам дип артыгын ашарга ярамый. Бала-чагагыз ураза тота икән, аңа җиләк-җимеш, тәмле ризыклар алырга акча кызганмагыз. Ураза тоткан балаң өчен матур итеп табын әзерләп бирү шулай ук саваплы гамәл.

Ураза нияте

Кояш чыгарга 2 сәгать кала сәхәр ашап бетереп, фарыз уразаны тоту өчен ният әйтелә:

“Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләһи Тәгалә. Әмиин”.

“Аллаһ Тәгалә өчен ихласлык белән, таң вакытыннан башлап кояш батканчыга тикле, Рамазан уразасын тотарга ният кылдым.

Кояш баеп, чираттагы көннең уразасы тәмамлангач, бер чеметем тоз яки бер йотым су, шулай ук хөрмә кебек татлы җимешләр белән ифтар кылу, ягъни авыз ачу – сөннәттер.

Авыз ачканнан соң укый торган дога:

“Әллаһүммә ләкә сумтү үә галә бикә әәмәңтү үә галәйкә тәүәккәлтү үә галәә ризкыйкә әфтартү фәгъфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү үә мәә әххәртү”.

“Аллаһым, шушы уразамны Синең өчен тоттым, Сиңа гына иман китердем һәм мин Сиңа тәвәккәл иттем. Синең ризалыгың белән авыз ачам. Гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да, киләсе гөнаһларымны да ярлыка”.

 

Фәния АРСЛАНОВА, Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан

 

Фикер калдыру