«Татар җыры»ның 20 еллык юбилей концертында ике дистә елның хитлары яңгыраячак

0
4872

Бәйрәм сәхнәсендә соңгы ике дистә елның кайсы хитлары яңгыраячагы әлегә сер итеп саклана.

21 декабрь көнне «Пирамида» залында «Татар җыры»ның 20 еллык юбилей концерты узачак. Анда соңгы ике дистә елның хитларын популяр җырчылар башкарачак. Бу хакта «Барс-Медиа» ширкәте хәбәр итә. 

«Татар җыры»ның юбилей концерты татар җырына гашыйк тамашачылар белән берлектә узачак. 20 ел эчендә «Татар җыры» фестивале, республикабыз кысаларына гына сыймыйча, бөтен татар музыка дөньясының иң дәрәҗәле вакыйгасына әверелде.

Юбилей — очрашу өчен бик яхшы сәбәп! «Татар Җыры» кебек масштаблы проектның түгәрәк датасы сизелми генә узып китә алмый. Фестивальне оештыручылар һәркемнең йөрәк түренә үтеп керерлек искиткеч шоу әзерли! Дулкынландыргыч мизгелләр һәм бик күп сюрпризлар вәгъдә ителә», — диелә хәбәрдә.

Бәйрәм сәхнәсендә соңгы ике дистә елның кайсы хитлары яңгыраячагы әлегә сер итеп саклана. «Шунысы тәгаен ачык: бу — без белгән, без яраткан җырлар! Иң матур, якты хатирәләрне яңартучы мәңгелек җырлар! «Татар Җыры»на — 20! 20 ел бергә! 21 декабрь «Пирамида» концертлар залында бары тик сез һәм бары сез яраткан җырлар!» — диелә хәбәрдә.

tatar-inform.tatar

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here