Домой Главные новости В области «Түбәтәй» – Самарада

«Түбәтәй» – Самарада

0
«Түбәтәй» – Самарада

2015 елның җәендә Казанда якташыбыз Солтан Сафин һәм аның фикердәш дуслары ачкан беренче «Түбәтәй» татар фаст-фуды челтәре франшиза аша төрле шәһәрләр буйлап тарала бара. Җәен Мәскәүдә татар ризыгы кафесы ачылган булса, Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Самара һәм Төмән шәһәрләре дә «Түбәтәй»ле булдылар.Самарадагы «Түбәтәй» кафесын ачу белән Альбина Шәм­сетдинова шөгыльләнә. Бу турыда ул: «Безгә чиста һәм хәләл татар ризыкларын бөтен дөньяга таныту мөһим. Самарада татар фаст-фуд кафесын ачар алдыннан зур маркетинг күзәтүе ясалды. Халыкка яңа төр ризыклар, яңа күренешләр кирәк. Тәмле, хәләл ризыкка ихтыяҗ бар», – дип белдергән иде.
Менә инде Самараның Аврора Молл үзәгендәге фуд-кортта ачылган “Түбәтәй” кафесы эшли башлаганга 29 январьда бер ай тулды. Эшләре ничек бара икән дип кызыксынып,  “Бердәмлек” газетасының хәбәрчесе төшке ашын “Түбәтәй”дә ашарга булды.
Аврора Молл сәүдә үзәгенең 2нче корпусындагы фуд-корт дип аталган урында фаст-фуд сатучы урыннар бик күп булып чыкты – КFC, Subwey, Pizza кебек латинча исемнәр арасында чын татарча, матур итеп язылган “Түбәтәй” сүзе үзенә магнит кебек тартып тора. Чыннан да, төш вакыты булуына карамас­тан, КFC янында гына 1-2 кеше басып тора иде, башкаларында беркем дә юк. Ә “Түбәтәй” хәләл ризыклары артыннан чират тора. Менә бер матур гына хатын ашамлыклар алды да өстәл артына барып утырды. Ул украин милләтендәге Яна булып чыкты. “Ник хәләл ашамлыкларны сайладыгыз?” – дигән сорауга ул: “Мин “Түбәтәй” турында бик күп беләм. Аны ачу белән минем дустым Альбина шөгыльләнә бит. Бүген менә махсус рәвештә алар нәрсә пешергәнне ашап карарга дип килдем. Чыннан да бик тәмле икән”, – дип бәрәңге кыстыбыена ябырылды.
Тюбетей1Икенче өстәл артында утыручы Сергей исемле егет тә рус кешесе булып чыкты. “Бигмаклар туйдырды, өйдәгечә тәмле аш ашыйсы килә. Ә монда тавык шулпасы, кияү пилмәне ашарга була. Буйдак кешегә тагын нәрсә ки­рәк?” – дип, кеше ашаганда бүлдереп йөрмә ди­гәндәй, шул­па чөмерүен дәвам итте. “Түбәтәй”нең популярлыгы ни­дән соң дип, хуҗабикәләр янына кереп киттем.
Альбина һәм аның ире Азат Казаннан “Шифа” минераль суы, туңдырылган ит һәм камыр китергән машинаны бушату белән мәшгуль иделәр. Шулай да Альбина, эшен бүлеп, берничә сорауга җавап бирергә риза булды. Ләкин баштан Миләүшә Садыйкованы да чакырып кертте. Самарадагы “Тү­бәтәй”не алар икәүләшеп ачканнар икән.
– Без Миләүшә белән авылдашыбыз, Камышлы егете Солтан Сафинның халыкка хәләл ризыклар ашату, татарларның кунакчыллыгын күрсәтү идеясе белән кабынып киттек. Мин үзем түбә ябу бизнесында уңышлы гына эшли идем, әле дә аны ташламадым. Ә ирем Азат – Газель машинасында йөк ташучы. Тормышыбыз җитешле иде. Шулай да идея артыннан иярдек. Җиңел булмады, әлбәттә. Ләкин татарларның ярдәмчел һәм дус халык булуын күрергә насыйп итте.
Быелгы җәйне, кече бизнес өчен өлкә хөкүмәтеннән грант алырга тырышып йөргәндә, Региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, шәһәр Думасы депутаты Рифкать Хуҗин, Халыклар дуслыгы  йортының элеккеге директоры Игорь Буров, ул чакта Губерна Думасы депутаты булган Гомәр Вәлитов безгә рекомендация хатлары бирделәр, эш барышы белән гел кызыксынып тордылар. Кызганычка, грант алу бәхете тәтемәде, үз акчабыз белән чыгышырга туры килде. Ә инде “Түбәтәй” ачылгач, безнең турыда ишеткән татарлар кафебызга ишелеп килә башлады. Алар артыннан мөселман дин кардәшләребез тартылды.  Хәтта намаз уку урыныбыз булуын белгәч, кереп намаз укый башладылар. Бигрәк тә кичләрен һәм ял көннәрендә кеше күп була. Иң куандырганы шул – аларның барысы да безнең даими клиентларыбыз булып калды.
– Франшиза – ул бит товар билгесе генә түгел. Казандагы “Түбәтәй”нең технологияләрен төгәл үтәү, үзара йөкләмәләр һәм бурычлар да бар дигән сүз. Казан белән ничек хезмәттәшлек итәсез?
– Хәләл продукция, суыткычта саклап була торган башка ашамлыклар да аннан кайтарыла. Әнә, күрәсезме, бер бүлмә хәтле суыткычыбыз да бар. Аш пешерү, чәй кайнату, кыстыбыйларны кыздырып бирү аппаратларыбыз да, өстәге элмә дә, киемнәребез һәм ашамлык салып бирү әйберләре, туңдырылган ит һәм тавык­лар, камыр да Казандагы “Түбәтәй”дән килгән. Мин үзем дә анда барып, тәҗрибә алып кайттым. Кыскасы, без андагыча, ләкин мөстәкыйль эшлибез.
– Самараның башка урын­нарында шундый ук “Түбә­тәй”ләрне ачып җи­бәрергә те­лә­гән кеше Казан белән элем­тәгә керергә тиешме?
– Юк инде. Эксклюзив килешү нигезендә “Түбәтәй”не Самарада без генә ача алабыз. Ләкин бизнесны җәелдереп җибәрү өчен әлегә мөмкинлекләребез юк. Шуңа да бизнес ачу мәсьә­ләсе буенча килгән кешеләрне читкә типмибез, соинвестор буларак эшләргә тәкъдим итәбез. План буенча “Түбәтәй” кафелары гөмбә кебек берьюлы күп урыннарда ачылганда гына конкурентларны җиңеп, ышанычлы компания буларак танылырга мөмкин. Шулай эшләп булса, бик күп татарларга эш булыр иде. Бу ноктабызда гына да ун-унике кеше эш тапты инде һәм беренче хезмәт хакын алгач, канәгатьлек хисе белдерде. Әйтергә кирәк – эш авыр. Унике сәгать буе аяк өстендә биеп, һәр сатып алучы белән йомшак кына сөйләшеп, көен көйләп торырга туры килә. Ләкин без зарланмыйбыз.
– Ничек уйлыйсыз, “Тү­бәтәй” киоскларын һәм кафе­ларын базарларда, вокзал­ларда куйсаң, керем­лерәк бул­масмы?
– Юк, әлегә фуд-кортларда әйбәтрәк, дип уйлыйбыз. Хә­зерге заман кешеләре базарларга йөрми башлады бит. Зур кибетләрдә уңайрак: балаларны Робот шәһәрчегенә яисә балалар мәйданчыгына урнаштырып, иреңне кинога кертеп утыртып, үзең рәхәтләнеп күпсанлы кибетләр буйлап йөри аласың. Әлбәттә, шунда ук ашап та аласың инде. Рәхим итегез – менә сезгә аш, ә менә төрле эчлекле кыстыбый…
– Әйе шул, кысты­бый­ларыгыз үзенчәлекле һәм бик тәмле. Миңа, мәсәлән, яшел­чәлесе ошады.
– Бездә әле рис һәм балык тутырган “Сәлам, Япония”, гөмбәле “Сәлам, Франция”,  ит­ле-помидорлы “Сәлам, Италия” исемлеләре, татлы һәм тозлы эремчеклеләре, боткалы һәм бәрәңгелеләре дә бар. Өчпомакларны һәм өлешләрне башка пекарнялар да пешерә бит. Ә менә кыстыбый – Самарада яңалык. Бигрәк тә тышлыгы тәмле – кетердәп тора.
– Алай-болай сату эше белән элек шөгыльләнмәдегезме? Биг­рәк үҗәтле бизнес-ледилар бу­лып күренәсез.
Альбина:
– Мине сату эшенә Мәдинә әбием өйрәткән иде. Ун яшем­нән аның белән Бөгелмәгә ит сатарга йөрдем. Ә әтием Мөдәррис һәм әнием Фәния Шәмсетдиновлар гомер буе колхозда эшләделәр. Әтием бакыйлыкка күчкәнгә 7 ел инде.
Миләүшә:
– Белемем буенча мин педагог. Ирем Алик белән дүрт бала үстерәбез. Азат Казаннан ашамлык ташыса, Алик “Түбәтәй”гә Самара ки­бет­ләреннән яшелчә китереп тора.
Ә сату эшенә әниемнән, Мә­динә Зариповадан өйрәндем. Туксанынчы елларда күршебез София апаның юл ремонтлау предприятиесендәге (Камышлыда аны ДРП дип атыйлар) сату киоскысына тавык ботлары, бөккән, пылау, манты пешереп бирә иде. Мин башта аңа бәрәңге әрчергә, яшелчә юарга ярдәм итә идем. Ә бу эш безнең гаилә бизнесы да булып киткәч, үзебез пешергәнне сата да башладым. Иптәшләрем йә клубта күңел ача, йә Сокта су кереп ята, ә мин җәй буе “Окорочка! Пирожки! Манты!» дип кычкырып тора идем. Әнием дә, әтием Әмир дә вафат инде, урыннары оҗмахта булсын!
…Камышлы кызлары икесе дә алъяпкыч чите белән күз яшьләрен сөртеп торганны күреп, башкача аларны сораулар биреп җәфаламаска булдым инде. Җитәкче кабинетыннан чыгып барганда, суыткыч артындагы аулакта намазлык, ә аның өстендә сәҗдәгә киткән яшь кенә егет күренеп калды. Монда бөтенесе дә чын татарча, чын безнеңчә икән…

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.
«Бердэмлек»