Домой Жизнь татар 65 ел бергә яшәү бәхете

65 ел бергә яшәү бәхете

0
65 ел бергә яшәү бәхете


Похвистнево районының Мәчәләй авылында яшәүче Әнис һәм Рауза Гайсиннар шушы көннәрдә тимер туй-ларын бәйрәм итәләр. “Алтмыш биш ел гомер бер минуттай узды да китте”, – дип кабатларга ярата гаилә башлыгы. Гомерлеккә йөрәктә уелып калган бәхетле еллар иде ул…

Әнис абый тумышы буенча Башкортостанның Аскын районындагы Альягыш авылыннан, ә Рауза апа Мәчәләйдә туып-үскән. Икесенең дә балачаклары сугыш һәм аннан соңгы авыр елларга туры килеп, алар бик тә иртә эшкә җигелгәннәр. Алар Куйбышевта эшләгәндә танышалар, ә өйләнешкәч, Мәчәләйгә кайтып төпләнәләр.

Яшьләрне Раузаның абыйсы таныштыра. Алар бер-берсен бер күрүдә үк ошаталар һәм, озакка сузмыйча, өйләнешергә булалар. Туй төшерү турында ул вакытта сүз дә юк инде, кияү белән кәләш ЗАГСка икәү генә барып язылышалар да, кулга-кул тотынышып, тормыш башлап җибәргән фатирларына кайталар. Озын, сикәлтәле тормыш юлын да алар икәүләшеп, бер-берсенә терәк булып, үтәләр.

“Элек авылда тормыш алып баруы җиңел түгел иде. Өйдә өч мич, аларны ягарга утынны җиткереп кара! Су да краннан агып тормый, чишмәдән алып кайтырга кирәк. Тик шулай да күңелле яшәдәк, ачуланышырга вакыт калмый иде”, – дип искә ала Рауза апа. Ул гомере буе мәктәп һәм чит авыллардан йөреп укучы балалар яшәгән интернат ашханәсендә эшләде. Бу балалар күптән инде үзләре әти-әни, әби-бабай булса да, Рауза Сәет кызының хәлен белешеп торалар.

Колхозда эшләүче Әнис Таһир улы, инде гаиләсе, балалары булуына карамастан, һөнәри белем алырга хыяллана. Моның өчен ул иң элек кичке мәктәпне, соңрак Кинель-Черкасста авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. Аның Кызыл дипломы – гаилә горурлыгы. Әлбәттә, бу казанышында хатыны Раузаның да өлеше тигән. Ире укыганда, имтиханнар биреп йөргәндә, ул бөтен йорт эшләрен дә, балаларны тәрбияләү эшен дә үз өстенә ала.

Кулына диплом алып кайткан Әнис Гайсин алдында яңа мөмкинлекләр ачыла. Ул Похвистнево районының “Ленин дөреслеге” газетасында фотохәбәрче булып эшли башлый. Төрле колхозлар, оешмалар җитәкчеләре һәм алдынгылары белән аралаша, яңа танышлар барлыкка килә. Шуңа да Әнис абыйны әле бүген дә районда күпләр беләләр, хөрмәт итәләр.

Ә лаеклы ялга чыккач, Әнис абый Самараның Җәмигъ мәчетендә дини белем ала һәм халык аны Мәчәләй авылының имамы итеп сайлап куя. Онык¬лары бүләк иткән компьютерны өйрәнеп, Әнис Таһир улы гарәпчәдән үзе татарчага тәрҗемә иткән Коръән сү¬рәләрен бастыра.
Өлкән яшьтә булуга карамастан, Гайсиннар бүген дә актив тормыш алып баралар. Бакчаларында җиләк-җимеш, яшелчә үстерәләр, мал-туар асрыйлар. Өч балалары, биш оныклары, алты оныкчыклары, дус-ишләре бу йортта һәрвакыт көтелгән кунак. “65 ел гомерне матур итеп, сынатмыйча яшәү – үзе бер бәхет. Әти-әниебез тормыш авырлыкларыннан сынмады-сыгылмады, һәрвакыт безнең өчен үрнәк булдылар. Кадерлеләребезнең бүгенге көндә исән-сау булуларына, изге догаларыннан ташламыйча, безгә терәк булып торуларына без бик шат. Барыбыз да әти-әнинең алдагы көннәре саулык-сәламәтлек белән, тигезлектә үтсен, балалар-оныклар хөрмәтендә озын-озак яшәсеннәр дигән теләктә калабыз. Әле тагын күп еллар газизләребезнең йөрәк җылысын тоеп яшәргә насыйп булса иде!” – дип изге теләкләр телиләр Әнис абый белән Рауза апаның балалары Әлфия һәм Зөлфия, кияүләре, 5 оныгы һәм 7 оныкчыклары, Миңнур Байбекованың сеңелләре, бертуганнары Шамил, Дамир, Салихҗан Әхмәтовлар һәм башка күп санлы туганнары.

“Бердэмлек”