Похвистнево районы, Мәчәләй авылы Шамил Әхмәтзыя улы Мамышевка – 70 яшь!
Кадерле әтиебез, яраткан бабабыз! Без сине чын күңелдән олы юбилеең белән котлыйбыз. Аллаһы Тәгалә әни белән икегезгә исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, иман байлыгы, озын тигез гомер бирсен, шатлыкта, муллыкта якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә насыйп итсен иде.
Әткәй-әнкәебез – алтын
канат,
Безнең өчен тормыш
тоткасы.
Нинди генә зур юллар үтсәк
тә,
Ата йорты – дөнья уртасы.
Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Асия, малаең Эмиль, киленең Гүзәлия, оныкларың Марат һәм Равил.
* * *
“Бердәмлек” газетасының штаттан тыш хәбәрчесе Шамил Әхмәтзыя улы МАМЫШЕВка!
Хөрмәтле Шамил абыебыз! Озак еллар буе «Бердәмлек» газетасы укучыларын Мәчәләй авылының тырыш халкы турында матур, эчтәлекле мәкаләләрегез белән куандырып торасыз. Язмаларыгызда ана теле, милләт һәм динебез проблемалары да күтәрелә. Үткен каләмегез, иҗатка тартылуыгыз белән дә, җор телле, игътибарлы, гади, эчкерсез булуыгыз белән дә сокландырасыз. Акыллы киңәшләрегез, төпле фикерләрегез, урынлы тәнкыйть сүзләрегез өчен мең рәхмәт!
Кадерле Шамил абыебыз! Сезне чын күңелдән матур юбилеегыз белән котлыйбыз, корычтай сәламәтлек, күңел тынычлыгы, яңа иҗади уңышлар телибез. Һәр көнегез бары тик изге хәбәрләр, шатлыклы яңалыклар гына алып килсен. Олыгаям, дип борчылмагыз, 70 яшь – ул гомерегезнең матур чоры гына әле.
“Бердәмлек” редакциясе хезмәткәрләре.