Кадерлебез! Без сине йөрәктәге иң кадерле, иң гүзәл хисләр белән чын күңелдән истәлекле юбилеең – 60 яшь тулу көнең белән котлыйбыз. Алдагы көннәреңдә дә исәнлек-саулык, тыныч тормыш, шатлыкта, муллыкта, рәхәттә яшәвеңне телибез. Гомер юлың якты кояш кебек булсын, һәрбер көнең куаныч, яшәү яме, дөнья иминлеге белән тулып торсын.
Котлы булсын туган көнең,
Гел шатланып үтсен көннәрең.
Сиңа сөенеч кенә китерсеннәр
Якыннарың, барлык дусларың.
Рәхмәт, әни, гомер бирүеңә,
Төн йокыларыңны бүлүеңә.
Безгә нык канатлар куюыңа,
Ышанычлы терәк булуыңа.
Язлар гына бүләк итәдер ул
Бу дөньяга синдәй затларны.
Рәхмәтләргә кушып, кабул итче
Йөрәктәге барлык назларны.
Тормыш иптәшең Фәрид, улларың Равил, Рамил, киленнәрең Гөлия, Диана, оныкларың Алсу, Рифат, Әминә, Данияр.
* * *
Минкәүсәр Әхмәтгали кызы Булатовага!
Кадерле кодагыебыз! Без сине юбилеең белән котлыйбыз. Аллаһы Тәгалә сиңа исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын язсын. Һәрвакытта шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп, пар канатың белән бергә яшәргә Ходай язсын.
60 яшь бит әле матур гомер,
Борчылма син килгән картлыкка.
Исәнлекне күбрәк бирсен Ходай,
Калган гомер үтсен шатлыкта.
Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр,
Күңелләрдә булган саф хисләр,
Озын гомер, матур тормыш –
Безнең сиңа әйтер теләкләр.
Изге теләкләр белән кода-кодагыең Рәфыйк һәм Фәния.
Курешемне котлым юбилее белян.телим озын ,тигез гомер узегезгя ,яхшы тормыш итясез,матур балалар устердегез исян сау булыгыз матур кояшлы кенняр олдагы кеннярегездя
Comments are closed.