Әниебез Иске Усман авылында Минетдин белән Шәмсезоха гаиләсендә туа. Әтисе гомер буе мулла булып эшли, бик ярдәмчел кеше була. 17 яшендә Әминә Куйбышевка килеп эшкә урнаша. “Прогресс” заводында эшләп, лаеклы ялга чыга. Эшендә дә аны бик хөрмәт итәләр, яшьләргә үрнәк була. Әти-әнисенә дә, безгә – балаларына да, гел ярдәм итеп тора, тәмле ризыклар пешереп каршы ала.
Кадерле әниебез, әбиебез, кодагыем!
Сине чын күңелдән юбилеең белән котлап, исәнлек-саулык, озын тыныч тормыш телибез.
Без бәхетле, әни, син
булганга,
Балам, диеп өзелеп торганга.
Рәхмәт әйтеп баш иябез сиңа,
Бүген 70 яшең тулганда.
Гомерләрең, әни, озын булсын,
Имин булсын дөнья-
йортларың.
Беркайчан да сүрелмәсен иде,
Учагыңда янган утларың.
Изге теләкләр белән кызларың Алсу, Динә гаиләләре белән һәм Камышлыдан кодагыең Әминә.