Мин Самараның аэрокосмик институтында белем алам. Бөек Җиңүнең 75 еллыгына карата тарих фәне укытучысы сугышта катнашкан әти-бабаларыбыз турында проект ясарга кушкач, мин җиң сызганып эшкә алындым.
Әле мәктәптә укыганда ук әтиемнең бабасы Гайфулла Хәмәтшин һәм әниемнең ерак бабасы Минаҗетдин Гыйлаҗев турында иншалар язганым булган иде. Бу юлы әниемнең тагын бер бабасы – сугыш кырында ятып калган Шакир Шиһапов турында язачакмын. Тик гаиләбездә аның турында мәгълүмат бик аз булып чыкты. Әбием Зөлфия һәм аның сеңелесе Рәмзия апай бабаларының 1900 елда Камышлы районының Яңа Ярмәк авылында тууы турында беләләр икән. “Ул сугышка киткәндә улы Шамилгә (безнең булачак әтиебез) – 11, кызы Миңсылуга 15 яшь була. Шакир бабай сугышка киткәч, озак та үтми, башак ашап, хатыны Миңсорур бакыйлыкка күчә. Ятим калган балаларына, әлбәттә, бик авыр була”, – дип сөйләде әбием.
Самара өлкәсендә Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә нәшер ителгән күп томлы җыентыктан туганнарым Шакир Шиһаповның Латвиядә җирләнгәнен белеп алганнар.
Бүген, технологияләр заманында, сугышта катнашучылар турында мәгълүмат табу мөмкинлеге зур. Эзли торгач, мин “Халык хәтере” дип аталган сайтта Шакир бабабыз турында күбрәк белә алдым: аның узган хәрби юлын һәм хәрби кенәгәсе күчермәсен эзләп таптым.
Шакир Шиһап улы Шиһапов 103 санлы укчы полкта, ә 1944 елның мартыннан 36 санлы укчы бригадада рядовой званиясендә хезмәт иткән. Ул “За оборону Ленинграда” медале белән бүләкләнгән. Бабай Украина һәм Эстониядә барган сугышларда да катнашкан. Латвиянең Резекне шәһәре янында каты яраланып, 1945 елның 15 апрелендә һәлак булган һәм шунда җирләнгән дә.
Бабалары турында яңа мәгълүматларга әнием дә, әбием дә, апаларым да бик куандылар. “Аның шундый каты сугышларда катнашканы, медаль белән бүләкләнгән булуы турында белмәгән идек”, – диде әбием Зөлфия. Ә мин Шакир бабайның хәрби кенәгәсен өйрәнгәндә, аның үзе белән очрашкандай, уемда булса да, ул йөргән юллардан узгандай булдым. Бөек Ватан сугышында катнашкан, безгә матур, якты тормыш бүләк иткән туганнарым белән горурлык хисем тагын да артты.
Дамир Шәрәфетдинов.
Самара шәһәре.
Бердэмлек