Кадерле әниебез, әбиебез, кодагыебыз!
Без сине ихлас күңелдән матур юбилеең белән котлыйбыз. Алдагы көннәреңдә дә сәламәтлек белән гомер итәргә, балаларыңның, оныкларыңның, оныкчыкларыңның игелеген күреп, рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшәргә Ходай насыйп итсен.
Гади, сабыр, олы җанлы да син,
Кылганнарың бары изгелек.
Кайгыларсыз үтсен һәрбер
көнең,
Бәхетләрең булсын гомерлек.
Туган көннәр ел да кабатлана,
Ләкин кабатланмый үткәне.
Бәхет, шатлык һәм тазалык
белән
Килеп торсын иде көткәне.
Иң изге теләкләр белән балаларың, оныкларың, оныкчыкларың һәм кодаларың.