Домой Поздравления Елховка районы, Тупли авылы Сәрия Насыйбулла кызы Хөснетдиновага – 50 яшь!

Елховка районы, Тупли авылы Сәрия Насыйбулла кызы Хөснетдиновага – 50 яшь!

0
Елховка районы, Тупли авылы Сәрия Насыйбулла кызы Хөснетдиновага – 50 яшь!

Кадерле, яраткан тормыш иптәшем, әниебез, әбием һәм кызыбыз!

Без сине ихлас кү­ңелдән юбилеең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул. Син дөньяда иң затлы, саваплы кешеләрнең берседер, без сине чиксез хөрмәтлибез, чын йө­рәк­тән яратабыз. Озын гомер сиңа!

Гел елмаеп, көлеп яшә әле,

Беркайчан да кайгы килмәсен.

Йөзеңдә һәрчак кояш нуры

Балкып торсын, һич тә

                                   сүнмәсен.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, кызларың, киявең, оныгың һәм әниең белән әтиең.

*  *  *

Сәрия Насыйбулла кызы Хөснетдиновага!

Безнең иң яраткан сеңелебез! Бүген синең якты бәйрәмең – юбилеең. Без сиңа саулык-сәламәтлек, мул тормыш, чиксез бәхет телибез. Синең яныңда һәрвакыт үзеңне хөрмәт итүче якыннарың, туганнарың булсын. Балаларыңның,якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай. Сәламәт, бәхетле бул!

Якты кояш џђрчак юлдаш

                                        булсын,

Шатлык тоеп типсен йљрђгећ.

Кайгы-хђсрђт сине читлђп

                                         њтсен,

Кабул булсын џђрбер телђгећ.

Изге теләкләр белән Әнәс абыең һәм Фәния апаң Мингалиевлар гаиләсе.