Кайгы уртаклашу

0
Кайгы уртаклашу

Озак еллар “Ыргыз” өлкә башкорт газетасы һәм “Без – башкортлар” журналы  баш мөхәррире вазифаларын башкарган Сәлимә Басыйр кызы Краснова – Игенбетова бакыйлыкка күчү сәбәпле төбәгебезнең татар милли хәрәкәте активистлары исеменнән балаларының һәм туганнарының авыр кайгысын уртаклашам. Мәрхүмәнең рухы шат, урыны оҗмахта булсын. Якыннарына Аллаһы Тәгалә түземлек, сабырлык насыйп итсен иде.

Зур ихтирам белән

Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаев,

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы әгъзасы,

Самара өлкәсенең“Дуслык” региональ иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты