10 ноябрьдә Россия мөселманнары Диния нәзарәте динара никахларны тыю турында карар чыгарды. Бу җәмгыятьтә фикер алышу дулкыны уятты. Билгеле ки, фикерләр төрле…
Аллаһы Тәгалә Коръән-Кәримдә әйтә: «Бүген сезгә китап әһелләренең фазыйләтләрен һәм ризыгын рөхсәт иттем, сезнең ризык та аларга рөхсәт ителде; шулай ук китап әһелләренең пакь хатыннары рөхсәт ителде». «Китап әһелләре» дигәндә, «Инҗил», «Зәбур», «Тәүрат» китаплары буенча яшәүче дин әһелләре күздә тотыла. Ягъни, мөселман ир-атына бу диндәге пакь, Аллаһыга ышанучы, тәкъва хатынга өйләнү ярый, моны Аллаһы Тәгалә рөхсәт итә. Бер генә шарт бар – никах ислам дине кануннары нигезендә кылынырга тиеш.
Искәртүләр булганда, һәр очракны мөфти тикшереп, үзе карар кылырга тиеш. Мәсәлән, әгәр дә кыз Аллаһының барлыгын, берлеген таныса, Иисус белән Мөхәммәдне Аллаһы илчеләре буларак кабул итсә һәм Коръән күрсәтмәләренә иярергә әзер булса, ул мөселман ире белән никахлаша ала. “Ислам дине галимнәренең күпчелеге мөселман кешесенең башка диндәге хатын-кыз белән никахлашуын өнәп бетерми. Россия мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре фикеренчә, бәхетле тормышның мөһим шарты – ир белән хатынның дин һәм рухият мәсьәләләрендә бер фикердә булуы”, – диелгән карарда.
Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Нәфыйгулла Аширов: “Шәрехләрдә Россия җәмгыяте өчен бернинди мәҗбүри әйбер юк, чөнки бу тыю әлеге карарны чыгарган Диния нәзарәте дәвамчыларына гына кагыла. Ә Диния нәзарәтләре безнең илдә бер генә дистә түгел. Башка идарәләрдә бөтенләй башка карашлар да булырга мөмкин, – дип әйткән яңа карар белән танышканнан соң. – Христиан динендә дә, хатын-кыз башка диндәге ир-атка кияүгә чыгарга тиеш түгел, дип әйтелгән. Ислам дине мәктәпләрендә дә шундый принцип бар. Дини тормыш үз принципларын билгели, дөньяви тормыш – үзенекен. Шуңа күрә, катнаш никахларны катгый тыю мөмкин түгел”, – дип саный ул.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә дә мөселманнарның христиан һәм иудей динендәге кешеләр белән никахлашуын булдырмау турындагы карар белән килешмиләр.
Матбугат хезмәте аңлатуынча, Татарстан Диния нәзарәтенең динара никахлар мәсьәләсе буенча фикере турыдан-туры изге Коръән аятьләренә һәм мәзһәб традицияләренә нигезләнә. Бу хакта нәзарәт җитәкчелеге элегрәк тә белдергән иде.
“Россиядә киң таралган Хәнәфи мәктәбе нигезләмәләре буенча, мөселман ир-атына христиан һәм яһүд динендәге хатын-кыз белән никахлашырга рөхсәт ителә. Бу кагыйдә мәзһәбләр барлыкка килгәнче, Ислам дине таңында ук гамәлгә кергән һәм бүгенге көнгә кадәр сакланып килә. Россия Федерациясендә конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны сакларга кирәк, дип саныйбыз”, — диелә Татарстан Республикасы Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте җавабында.
Россия мөселманнары Дини җыены мөфтие Әлбир Крганов та динара никахлар мөмкин һәм рөхсәт дип саный: “Без Коръәндә язылганнан артыгын әйтә алмыйбыз, Аллаһы Тәгалә христиан һәм яһүд динендәгеләр белән никахны рөхсәт итә”. Аның фикеренчә, христиан кызына өйләнгән ирнең балалары ислам дине кануннары буенча тәрбияләнергә тиеш. “Күпконфессиональ илдә яшәвебезне исәпкә алырга кирәк. Россиядәге никахларның 25 проценты — милләтара һәм динара никахлар. Яшьләр бер-берсен яратсалар, бу кагыйдәгә каршы бармаслар. Башкача булганда, балага нинди исем кушарга дигән сорау тугач та, гаиләдә талаш-бәхәс китәчәк”, — ди ул.
Без Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллиның фикере белән дә кызыксындык.
Аллаһы Тәгалә динара никахларны рөхсәт итә. Мондый никахларны тыючы закон дөньяви законнарга да каршы килә. Чөнки Конституциядә “Никах һәм гаилә мөнәсәбәтләре төзегәндә социаль, милли, тел яки дини билгеләр буенча гражданнарның хокукларын чикләү тыела”, дип язылган.
Шул ук вакытта гаиләдә балалар тәрбияләүне тулысынча диярлек хатын-кыз башкару турында да уйларга кирәк. Башка диндәге хатын-кыз, ана буларак, балаларны ислам динендә тәрбияли алырмы соң? Минемчә, киләчәктә кешеләр гаиләләрне үз милләте, үз динендәге кешеләр белән корсын өчен, аларга балачактан дөрес тәрбия бирергә кирәк, – диде Талип хәзрәт.
Венера ГАЛИМОВА.
Бердэмлек