Өлкән буын кешеләре бүгенге яшьләрне “интернет һәм социаль челтәр балалары” дип атый, күп вакытта җавапсызлыкта һәм әхлаксызлыкта шелтәләп алырга да кыенсынмый. Бәлки шулайдыр да. Ә менә Самара шәһәренең “Яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру агентлыгы”нда гражданлык-патриотик эшләр бүлеге менеджеры булып эшләүче Галия Гыйнәт кызы КАШЕВСКАЯ моның белән бер дә килешми, чөнки яшьтәшләре арасында ярдәмгә килергә әзер булган игелекле, киң күңелле кешеләр шактый күп икәнлеген бик яхшы белә.
– Соңгы елларда өлкәбездә волонтерлык хәрәкәте зур үсеш алды. Үз теләге белән ярдәм итүчеләрнең күпчелеге – студентлар. Алар һөнәри белем алырга да, хәйриячелек белән шөгыльләнергә дә өлгерәләр, – дип сөйли Галия.
Самарада узган футбол чемпионаты вакытында да, коронавирус пандемиясе башлангач та, волонтерлар ярдәмгә килделәр. Үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелгәч, ил күләмендә “Без – бергә” дип аталган волонтерлар хәрәкәте киң колач җәйде. Волонтерлар, эшмәкәрләр, “Гомумроссия халык фронты” иҗтимагый хәрәкәте активистлары өлкән яшьтәге һәм сәламәтлеге чикләнгән кешеләргә азык-төлек һәм дарулар сатып алырга ярдәм итәләр.
Менә Галия Гыйнәт кызы да, үз-үзен изоляцияләп, өйдә тик утыра торган кешеләрдән түгел. Дөньяны биләп алган пандемиягә каршы торуда файдалы буласы килеп, ул үз теләге белән “Без – бергә” волонтерлар штабын табып ала һәм шунда эшли башлый.
– Олы кешеләрнең күбесе интернеттан файдалана белми, шуңа үз-үзеңне изоляцияләү чорында аларга аеруча кыен туры килә. Ничек эшлибезме? Ярдәмгә мохтаҗ кеше кайнар телефоннарның берсенә шалтыратып, нинди ашамлыклар яисә дарулар кирәклеге турында хәбәр итә. Аның исем-фамилиясе, адресы һәм телефон номеры язып алына һәм шәһәр районындагы штаб филиалларына җибәрелә. Районнарга билгеләнгән волонтерлар адресларны бүлешеп, эшкә керешәләр. Һәр волонтер инструктаж уза, битлек, перчатка һәм антисептик белән тәэмин ителә. Шуннан соң гына ул кибеткә яки даруханәгә бара һәм кирәкле товарлар сатып ала.
Азык-төлек китерер алдыннан волонтерлар пенсионерга шалтыратып заказны кайсы вакытта һәм кем китерәчәген хәбәр итәләр. Һәр гаризага аерым номер беркетелә, олыларга аны отып калырга кирәк. Шул номерны әйткән кешегә генә ишекне ачарга ярый. Бу өлкән яшьтәге кешеләрне мошенниклардан саклау өчен кирәк. Кагыйдә буенча, волонтерга фатирга керергә ярамый.
“Без – бергә” акциясе өлкә районнарында да киң таралган. Язга кадәр штабка 100 меңнән артык кеше мөрәҗәгать итте. Без аларга ярдәм итә алуыбызга бик шатбыз, – дип сөйли Галия ханым.
Волонтерларның хезмәтен өлкә һәм шәһәр хакимияте дә югары бәяли. Мәсәлән, Яшьләр көне кысаларында Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров “Без – бергә” акциясенең 20 волонтерына “Бөтенроссия үзара ярдәм акциясен оештыруга керткән өлешегез өчен” медальләре һәм Россия Федерациясе президенты грамоталарын тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Галия Гыйнәт кызы да бар иде. “Без йөрәк кушуы буенча ярдәм итәбез, хезмәтебез өчен акча да, башка матди файда да көтмибез. Шулай да, губернатор тапшырган бүләккә чын күңелемнән шатмын”, – дип тыйнак кына шатлыгы белән уртаклаша Галия.
Кызганычка, өлкәбездә эпидемиологик вазгыять әлегә кадәр киеренке, 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә өйдә калырга киңәш ителә. Шуңа “Без – бергә” акциясе эше дәвам итә. Хәзер штаб 3500гә якын волонтерны берләштерә, һәм алар төгәл график буенча эшлиләр. Теләге булган һәр кеше акциягә кушыла ала.
Илгә шундый бәла-каза килгәндә, берләшә белгән, бер-беренә ярдәмле, игътибарлы булган милләт кенә кыенлыкларны җиңеп чыга ала. Волонтерлар безгә кешелекле булу үрнәге күрсәтә.
Алия Арсланова.
Бердэмлек