Соңгы вакытларда телевизорда, газета-журналларда, интернет челтәрендә WorldSkills (Ворлдскиллс) сүзен еш ишетергә туры килә. Нәрсә соң ул һәм нәрсә белән шөгыльләнә дип кызыксынып, интернет пәрәвезенә кереп киттем. Озак эзләргә туры килмәде, WorldSkills – халыкара коммерция белән шөгыльләнми торган яшьләр хәрәкәте булып чыкты. Ул аерым алынган илләрдә һәм, тулаем алганда, җир шарында да – профессиональ осталык конкурслары уздыру аша эшче профессияләрнең үзкыйммәтен күтәрү, престижын үстерү һәм яшьләр арасында профессиональ белем алуны пропагандалау белән шөгыльләнә.
Абау, монда таныш кешеләр дә бар икән! Камышлы районының Яңа Ярмәк авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Самарада яшәүче Гөлүсә Мәсгут кызы Шакирова-Плотерның фотосурәте күземә чагылды. Гөлүсәне мин бала чагыннан беләм, аның Идел буе дәүләт колледжында бухгалтер курслары алып баруы турында да хәбәрдар. Шулай ук ул сәүдә йортында бухгалтер да булып эшли бит әле. Мин барысын да үзеннән белергә дип, кулыма телефонымны алдым.
– Ә мин ел саен WorldSkills конкурсында катнашырга теләүче студентлар эзләп табам һәм конкурска әзерлим, – дип сөйләп китте Гөлүсә Мәсгут кызы. – Эшкуарлык компетенциясе буенча әзерлекне ярты ел алдан башларга кирәк. Профессияләр конкурсына мин генә түгел, тагын берничә югары категорияле педагоглар да әзерли. Мин, мәсәлән, “1С: бухгалтерия” программасы буенча белем бирәм. Бик күп вакытымны һәм көчемне алуына карамастан, бу конкурсны бик җаваплы һәм кирәкле эш дип саныйм.
Гөлүсәнең студентлары конкурста еш кына призлы урыннар да яулыйлар икән. Ул үзе дә анда эксперт ролендә катнаша, чөнки Мәскәүдә курсларда укып кайткан һәм сертификатлы эксперт булырга өлгергән.
– Гөлүсә ханым, ничек барысына да өлгерәсең, гаиләң дә бар бит, – дип сокландым.
– Мин үз эшемне бик яратам, бигрәк тә студентлар белән эшләве ошый миңа. Уку елы барышында “WorldSkills”тан тыш башка региональ олимпиадаларда да эксперт буларак катнашырга туры килә, – дип җавап бирде ул.
– Ә гаиләңә вакытың каламы соң? – дигән сорауга:
– Аллаһыга шөкер, тормыш иптәшем бик акыллы, уңган кеше. Бөтен яктан да мине аңлап һәм ярдәм итеп тора. Туганнардан, хөкүмәттән ярдәм көтеп, зарланып яшәмибез, үз дөньябызны үзебез көтәбез,- дип елмайды Гөлүсә.
Әйе, дөньяларының түгәрәк булуына сокланырлык – кызлары Альбина мәктәптә яхшы укуы белән әти-әнисен куандырып тора. Музыка мәктәбенең фортепьяно дәресләренә дә йөрергә өлгерә, чит ил телләрен дә өйрәнә. Шуны да әйтеп үтәсе килә, буыннар җебен өзми Плотерлар гаиләсе. Яңа Ярмәктә Гөлүсәнең әнисе Роза апа гомер кичерә. Ял көннәре җиттеме, гаилә төп йортка кайтып керә, өй-йорт эшләрендә булышалар, туганнары белән аралашалар. Роза апага 82 яшь тулуга карамастан, балаларын, оныкларын тәмле кыстыбыйлар, коймаклар, бәлешләр, бавырсаклар пешереп көтеп ала, башларыннан сыйпап-сыйпап сыйлый. Гөлүсә дә әнисеннән һич калышмый, уңган, булган хуҗабикә һәм зыялы ханым булып яши.
Гөлүсә ханыма уңышлар теләп саубуллашканда, ул:
– Иртәнге кояш белән бергә уянгач та, Аллаһы Тәгаләгә шөкер итәм. Чөнки тормышыбыз җитешле, яраткан эшебез бар, куйган максатларыбызга ирешеп киләбез. Моннан да артык ни теләп була, – дип хушлашты.
Ә мин әле озак кына аның турында уйланып йөрдем. Ул бит үзенең үрнәгендә студентларны да тормыш алып барырга, яраткан һөнәр иясе булырга, дөньяны һәм гаиләсен төзек, җитешле, Гөлүсә апалары кебек, уңган-булган булырга өйрәтә. Укытучысы нинди, укучысы да шундый бит, әлһәмдүлиллаһи шөкер.
Фәния Кәримова.
Рәсемдә: Педагог Гөлүсә Шакирова-Плотер (уңда) студенты белән.
Бердэмлек