Домой Жизнь татар Беркайчан да соң түгел

Беркайчан да соң түгел

0
Беркайчан да соң түгел

Язмыш сынауларына би­решмәгән, кыенлыкларга яра­шып тормышта үз урынын тапкан көчле рухлы, максат­чан кешеләрне искә алып үтү өчен Халыкара инвалид­лар көне билгеләнгән. Шулай җир шарында игелеклелек, кешелеклелек идеяләре ны­гый, сәламәтлекләре чикле кешеләргә карата игътибар арта.

Гадәттә, бу көнне концерт программалары оештырыла, конференцияләр үткәрелә, оч­рашулар уза, белем бирү учреждениеләрендә сый­ныф­тан тыш дәресләр, әңгә­мәләр һәм дискуссияләр оештырыла иде. Әмма быел, коронавирус пандемиясе аркасында, бар­лык чаралар да диярлек онлайн форматта гына уза.

Әлеге үзенчәлекле көн алдыннан безнең редакция 11 ел дәвамында Похвистнево рай­онының “Инвалидлар җәм­гыяте” иҗтимагый оеш­масы рәисе Фәридә Гыйль­метдин кы­зы ВАГЫЙЗОВА бе­лән әң­гәмә корды.

– Безнең оешмада тер­кәлгән инвалидлар – язмыш сынауларына баш имичә, үз­ләренең ихтыяр көченә тая­нып, сабырлык, тырышлык аша авыр­лыкларны җиңеп чык­кан кеше­ләр алар, – дип баш­­лады сү­зен Фәридә ханым. – Аларга һәр­бер адым авыр­лык белән бирелсә дә, сын­мыйлар-сыгылмый­лар, кеч­кенә генә җиңүнең дә тә­­мен белеп яшиләр. Алар­ның кай­берләре йөри алмый, икен­челәре дөньяның матур төс­ләрен күрүдән мәхрүм, өчен­челәре ишетми… Шуңа да карамастан, араларында та­лантлы язучылар, рәссам­нар, җырчылар, биючеләр, спорт­чылар бик күп.

Җиде ел дәвамында Под­бельск авылы Спорт са­раенда Инвалидлар көненә ба­­гышланган спартакиада уз­ды­рылып килде. Похвистнево рай­онының һәрбер авылын­нан ил­леләп кеше килеп, бик кү­ңел­ле бәйрәм итә идек. Про­грам­мада кул көрәше, штан­га күтәрү кебек инвалидлар­га зыян китерми торган ярыш­лар кертелгән. Билгеле инде, штанга күтәрү – ир-атлар өчен каралган спорт төре. Әмма безнең спортчылар ара­сында кул көчен сынап ка­рарга теләгән хатын-кызлар да бар. Ярышлар бәйрәмчә үтсен өчен, һәрбер авыл берничә кон­церт номеры әзерләп килә. Бәй­геләр, концерт тәмамлан­гач, өстәл артына җыелабыз һәм тәм-томнар белән чәйләр эчеп, тамак ялгап алабыз. Шу­лай итеп, спорт бәйрәме, сагы­нып көтеп алына торган кеч­кенә Сабантуй сыман уза иде, – дип уфтана әңгәмәдәшебез, чөнки быел андый чара уздырудан мәхрүм калганнар.

– Фәридә апа, мондый зур чаралар оештыру өчен бик күп көч куярга туры килә, чыгымнар да зурдыр? Белгәнебезчә, иҗтимагый оеш­малар, күбесенчә, иганә­челәр ярдәме белән көн күрә.

– Дөрес. Оешмабыз спон­сорлар ярдәменнән башка яши алмый. Бәйрәмнәрне оеш­тыруда катнашкан кеше­ләр­нең күбесен күргәнем дә юк, ба­ры тик исем-фамилияләрен генә беләм. Шуңа күрә, форсаттан файдаланып, сезнең газета аша барлык ярдәмчеләре­безгә, иганәчеләребезгә чик­сез рәхмәтләремне җиткерә­сем килә. Рөхсәт итсәгез, мин аларны атап үтәр идем. Гали авылыннан – крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчеләре Наил Ислам улы Баһаутдинов, Камил Бәкер улы Исхаков, Халит Шәйхулла улы Йосыпов, шәхси эшмәкәр Равил Миргазиз улы Мостафин. Подбельскидан – Әлфия Хәйретдин кызы Бәх­тиева (“Нур” пекарнясы), Фәрит Гайфетдин улы Имангулов  (ООО “Регина”), Рөстәм Са­­фиул­ла улы Рәхмәтуллин, “Золо­тая хмель” оешмасы гене­раль ди­ректоры Евгений Худанов. Бу мәрхәмәтле кешеләр ел­дан-ел шундый зур бәйрәм оештырырга булышалар. Мин аларга ихлас күңелдән исәнлек-саулык телим, оешмабызның барлык вәкилләре исеменнән зур рәхмәт белдерәм. Шулай ук тормыш иптәшем, гомер юлдашым Габделмәҗит Сәет улына да бик зур рәхмәтемне әйтәсем килә. Шушы 11 ел дәвамында ул мине аңлап, янәшәмдә булып, ярдәм итеп тормаса, бик авыр булыр иде.   

Шулай ук, бәйгеләрдә, төрле чараларда актив катнашучылар турында да аерым әйтеп үтә­сем килә. Кеше гомере – диңгез­дәге бер тамчы, мәңгелекнең бер мизгеле генә. Шушы кыска гына вакыт эчендә һәр кешенең яшисе дә, яшьнисе дә килә. Безнең оешма вәкилләре Гайфетдин Канюкаев, Әнисә Булатова, Наил Булатов, Рим Бадыйков, Алия Ильясова өлкә бәйге-ярышларында актив кат­нашалар. Мәчәләй авы­лында яшәүче Шакир Абдрахма­нов­ны аерым әйтеп үтәсем килә. Ул – бик талантлы баянчы. Үзе­нең моңлы да, шаян да җыр­лары белән Похвистнево райо­нында гына түгел, өлкә чараларында да танылып өлгерде. Шушын­дый талантлы, яшәү көче ташып торган кешеләр белән аралашу – минем өчен иң зур шатлык. Аларга карап мин уңай энергия алам сыман.

– Сезнең оешма вәкилләре дә пандемия керткән чикләү­ләр­нең тәмамлануын түзем­сезлек белән көтәләрдер?

– Әлбәттә, без барыбыз да ул вакытларны сагынып искә алабыз һәм элеккечә оч­ра­шу-аралашуларны түземсез­лек белән көтәбез. Әлегә бер-беребез белән телефоннар аша, социаль челтәрләр аша элемтәдә торабыз, – дип сөй­ләде Фәридә ханым.

«Ач кешенең хәлен тук белми» дигәндәй, гарип кеше­нең җан сыкрауларын сәла­мәт кеше аңлап җиткерми инде. Ләкин алар яныннан ваемсыз гына үтеп китәргә ярамый, ише­тергә, аңларга, ярдәм кулы су­зарга кирәк. Бу беркайчан да соң түгел, кыйммәтле дару­ларга, катлаулы дәвалану чара­ларына, җылы сүзгә, ыша­нычлы терәккә мохтаҗ булган кеше­ләр барлыгын онытмыйк, җан җылыбызны бүләк итәргә тыры­шыйк.

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

Бердэмлек