Камышлы районының Балыклы Мәдәният йорты китапханәсендә даими рәвештә әдәбият сәгатьләре, шигърият кичәләре кебек чаралар уздырылып тора. Февральдә генә дә шундый өч матур кичәдә катнашырга туры килде.
Пушкинга багышлап
10 февральдә, Александр Сергеевич Пушкин истәлегенә багышлап, Шигърият сәгате үткәрелде. Бөек шагыйрьнең әсәрләрен Рузалия Йосыпова, Расил Йосыпов, Гөлфирә Ангалышева, Линар Абсаттаров укыдылар. Чарада яздырылган видеоязма социаль челтәрләрдә дә урнаштырылды. Шулай итеп, шигърияткә гашыйк булган күпсанлы кешеләр Пушкинның тиңсез иҗатын күңелләрендә яңарттылар һәм зур бәя бирделәр.
Муса Җәлилнең тууына – 115 ел
Җырларым, сез шытып
йөрәгемдә
Ил кырында чәчәк атыгыз!
Күпме булса сездә көч һәм
ялкын,
Шулкадәрле җирдә хакыгыз! – дип язган бөек шагыйребез, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил үзенең “Җырларым” дип аталган шигырендә. Без аның батырлыгы белән горурланабыз, үрнәк алабыз, әсәрләрен яратып укыйбыз. Шуңа да 15 февраль көнне Муса Җәлилнең 115 еллыгына багышланган чаралар узды. Балыклы китапханәсендә Муса Җәлилнең шигырьләрен һәм җырларын Әлфия Гафурова, Зөлфия Шәрапова, Рузалия Йосыпова, Гөлчирә Әхмәдуллина һәм Линар Абсаттаров башкардылар. Видеоязма, шулай ук, социаль челтәрләргә дә куелды.
Бөек шагыйребезнең әсәрләре безнең йөрәкләрдә мәңге яшәр!
Туган тел көненә
21 февральдә “Татар телем минем, туган телем” дип аталган чарада Балыклы авылының мәдәният хезмәткәрләре хәтта әдәби-музыкаль фильм да төшереп, социаль челтәрләргә элделәр. Рузалия Йосыпова, Руфия Камилҗанова, Рәшит Фәрдиев һәм Линар Абсаттаров рольләрне искиткеч оста итеп, җиренә җиткереп башкардылар. Фильмның сыйфатын халык та бәяләр, әлбәттә. Ә менә халкыбызның бишек җырларын, тальян моңнарын, шигырьләрен, кул эшләрен, туган телен саклау, гореф-гадәтләрен, милли моңнарын буыннан-буынга күчереп килү максатында Балыклы авылы Мәдәният йорты күп эшләр башкара.
Балыклы Мәдәният йорты хезмәткәрләре
Рузалия Йосыпова,
Рәшит Фәрдиев,
Линар Абсаттаров.
Бердэмлек