Хөрмәтле Эльмира Мөгаммәровна!
Гомер бәйрәмегез уңаеннан сезгә иң матур теләкләребезне бүләк итәбез. Сез – безнең остазыбыз һәм илһамландыручыбыз, үз һөнәрегезнең профессионалы буларак, безнең өчен һәрьяклап үрнәк булып торасыз. Язның кояшлы матур көннәре сезгә изге хәбәрләр, шатлыклы яңалыклар гына алып килсен. Һәрвакыт шулай саф күңелле сердәшче, тугры ярдәмче, үз һөнәрен яхшы белгән хезмәт өлгесе булып озын-озак еллар яшәгез. Сезгә ихластан нык сәламәтлек, җан тынычлыгы һәм чиксез бәхетләр телибез. Иҗади эшегездә зурдан-зур уңышлар юлдаш булсын!
Котлы булсын туган көнегез,
Уңыш сездән бер дә
китмәсен.
Тормыш елгалары ташып
аксын,
Иҗат чишмәләре кипмәсен!
Иң изге теләкләр белән «Бердәмлек» газетасы хезмәткәрләре.
* * *
Эльмира Мөгаммәр кызы Шәвәлиева- Варфоломеевага!
Кадерле дустыбыз! Сине ихлас күңелебездән матур юбилеең белән котлап, аяз күк йөзе, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Һәрвакытта да шулай киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Рәхәтләргә һәм рәхмәтләргә төренеп яшә.
Юбилееңдагы изге, матур
хисләр
Күңелеңдә калсын уелып.
Тәбриклибез чын күңелдән
Барыбыз да бергә кушылып.
Дустыбыз, синең юлларыңда
Бәхетләр янса иде.
Безнең өчен һәрчак шулай
Яшь булып калсаң иде.
Иң изге теләкләр белән күп еллар бергә “Бердәмлек” газетасында эшләгән дусларың Кәүсәрия, Рәйсә, Раушания, Кадрия, Наилә.