Популяр артистларның сәхнә тормышы турында барыбыз да белә. Ә сәхнәдән төшкәч, гаиләдә «йолдызлар» нинди? Артист хатыны булу кыенмы? Ирләрен иҗат үрләренә рухландырып та, үзләре күбрәк аларның күләгәсенә калып килүче хәләл җефетләре «Интертат»ка чын дөреслекне ачты.
Автор: Гөлназ Хәбибуллина
Фирдүс Тямаевның хатыны: «Алла ярдәм бирсен Резедага дип язалар…»
Фирдүс Тямаев — бүгенге эстраданың үзәк фигурасы. Аның тормыш иптәше Резеда — үзе кебек үк Нурлат кызы. Әлеге парга без: «Нинди үткен Фирдүс һәм тыйнак Резедә», — дип карарга ияләнгән. Ләкин тыйнак кына булса да, Резеда Фирдүс белән башлап үзе танышкан, үзе сөйләшеп киткән икән.
-Без Фирдүс белән татар дискотекасында таныштык. Фирдүсне алып баручы итеп, ә мине җырларга чакырганнар иде. Янына килдем дә: «Сәлам, мин Резеда, мин дә Нурлаттан бит, әллә танымыйсыңмы?» — дип эндәштем. Аңа кадәр Нурлатның район бәйрәмнәрендә очрашканыбыз булса да, ул мине танымады. Шуннан аралаша башладык.
Фирдүс өйдә дә сәхнәдәге кебек үк ут, гиперактив кеше. Аның энергиясе һәрвакыт ташып тора, йокысы да юк — иртүк тора, соң ята. Кайчан ял итәдер ул, мин белмим.
–Сез бит үзегез сабыр, әкренрәк кеше. Аның темпына җитешергә кыен түгелме?
-Әгәр без икебез дә Фирдүс кебек булсак, кыен булыр иде. Мин болай аның җаена барам, өлгерә алам. Кайвакыт азрак тыеп, Фирдүсне дә туктатам. Үзе дә: «Син минем тынычландыручы даруым», — ди миңа.
–Фирдүс йөри башлаганда да шундый ук идеме, әллә яши-яши ир-ат үзгәрәме?
–Әти булу Фирдүскә җитдилек өстәде, аның җаваплылык хисе артты.
Мин Фирдүснең балалар белән күбрәк вакыт үткәрүен теләр идем, ләкин замана андый түгел хәзер. Аңа алтын урталыкта булырга туры килә. Фирдүс җырчы гына булса, алай эше күп булмас иде. Ул бит концертларының программасын үзе төзи, тулысынча үзе алып бара, үзе җырлый, бии. Репетицияләре дә бик күп вакытын ала.
Аның каравы, пандемия вакытында рәхәтләндек. Балалар белән төрле уеннар уйнадык, бергәләп ашарга пешердек, рәхәтләнеп ял иттек.
–Ирегез сәнгать кешесе. Сәнгать кешеләренең сәерлекләре була, диләр.
-Сәер дип әйтеп булмый инде аны. Алай да, аның уйга китә торган гадәте бар. Әллә ничә тапкыр «матурым» дип эндәшкәч кенә безнең янга кире «кайтып төшә» ул. Өйдә дә эше турында уйламаган бер генә минуты да юк.
–Гастрольләрдән төнлә кайтып кергәндә аны йокламыйча, табыннар корып каршы аласызмы?
-Без концерт бетү белән шалтыратышабыз. «Син, матурым, йокла, мин үзем кереп ятам, каршылама», — ди ул миңа. Күп вакыт алар концерттан соң төркемнәре белән ашап алалар. Шуңа күрә кайткач чәйләр эчеп тормый. Кайта да, тыныч кына кереп ята ул. Ә инде ике-өч атналык гастрольләрдән кайтканда мин аны бәлешләр пешереп көтеп торам. Балаларны да йоклатмыйм.
–Фирдүс акчага саран түгелме?
-Мин акчаны һәрвакыт аннан сорап алам. «Син бит артист хатыны, ә үзеңнең аз гына булса да запас акчаң да юк», — дип сүгә дә әле ул мине. Мин кирәк икән, сорап алам. Кирәкмәгән вакытта запаска акча алып куйганым юк.
Мин, гомумән, акча туздырырга ярата торган кеше түгел. «Артык туздырма», — дип Фирдүскә дә кисәтүләр ясап торам. Үзем дә косметологлар, массажистларга акча түкмим. Үз-үземне бик каты карасам, акча күп бетерер идем. Косметологларга елга бер барып кайтсам кайтам.
–Фирдүс биргән иң истәлекле һәм кадерле бүләк нинди?
-4нче сезонында УНИКС концертлар залында ул миңа йөзек бүләк итте һәм кулымны сорады. Ул вакытта без инде өйләнешкән пар, балабыз үсеп килә иде. «Мин бит йөргән вакытта матур итеп кулыңны сорый алмадым, кыйммәтле йөзек тә бүләк итә алмадым. Соңлап булса да, мең кеше алдында синең кулыңны сорыйм», — дип әйтте. Шушы вакыйга күңелдә калды, бик нык дулкынланган идем.
–Артист хатыны булуның иң зур кыенлыгы нәрсәдә?
-Ирем белән һәрвакыт бергә буласым килә. Иртәнге, кичке ашны бергә ашыйсым, башкалар кебек балалар белән паркларда йөрисем, ял итәсем килә. Ә Фирдүс эштә булгач, мин гел берүзем. Кунакка чакырсалар да: «Матурым өйдә юк, бара алмыйм», — дип әйтәм.
-Бик арган вакытларда ирегез ничек ял итә?
-Ул ял итә белә торган кеше түгел. Хәтта ялга барган вакытта да ул әле аранжировка карый, әле авторлар белән сөйләшә. «Без бер атнага килдек, шул бер атнада телефонны куеп торып булмыймы ул?» — дип мин аны гел сүгәм инде. Ә болай өйдә, балалар белән бер-ике көн утырса, шул аның өчен иң зур ялдыр.
–Фирдүсне хатын-кызлар бик ярата. Смслар күп киләме?
-Килә. Кайберләрен бергәләп укыйбыз, кайберләрен сүз белән әйтә. Күрсәтеп бетермәгәннәре дә бардыр. Әмма мин аннан беркайчан да көнләшмәдем. Мин Фирдүсне яратам һәм аңа бөтен күңелем, йөрәгем белән ышанам. Ул башкага карар дигән уйны башыма да кертеп караганым юк. Бөтен нәрсәдән шикләнә башласам, мин аны концертларга да җибәрә алмас идем. Артист кеше бит ул, яратсыннар.
Менә Фирдүснең инстаграмына: «Алла ярдәм бирсен Резедага», — дип язалар. Ул сүзгә аптырыйм инде мин. Үзе дә әйтә: «Ник мин шул хәтле начар кешемени, нигә алай язалар икән?» — ди. Халык мине кызганып, бер дә дөрес эшләми. Без ирем белән бер-беребезне аңлап, хөрмәт итеп яшибез, җитди итеп талашканыбыз да юк.
Әнвәр Нургалиевның хатыны: «Башкалар кебек үк чиратта утырам»
Җырчы Әнвәр Нургалиевның иң зур таянычы — тормыш иптәше Ирина.
–Ирина, сез сәхнәдәге Әнвәр белән яшисезме?
-Әнвәр өйдә бөтенләй башка төрле кеше. Сәхнәдә Әнвәр — профессиональ артист. Ул ничек тә тамашачының күңелен яуларга тырышырга тиеш. Ә өйдә аны гап-гади ир, әти роле көтә. Әкрен генә дөньяны алып бара, тулысынча тормыш эшләренә кереп чума. Чөнки чын тормышта гел елмаеп, җырлап-биеп кенә йөреп булмый.
–Әнвәр кызу канлымы?
-Ул бик кызу кеше. Ләкин ничек тиз кызса, шулай ук тиз суына да.
–Гаиләдәге конфликтлы ситуацияләрне кем чишә?
-Әлбәттә инде, андый очракларда хатын-кыз акыллы булырга тиеш. Безнең гаиләдә бер бик әйбәт гадәт бар — нәрсә булса да, без Әнвәр белән барысын да уртага салып сөйләшәбез. Иҗатмы ул, гаилә эчендәге ниндидер мәсьәләләрме… Аңлашырга кирәк, бер-береңә үпкәләп йөрергә түгел. Проблемаларны сөйләшеп хәл итсәң, алар җиңелрәк тә үтә. Ул гастрольдә йөргәндә дә без гел элемтәдә.
Тормыш булгач, ачуланышулар булмый тормый, сүз йөртүчеләр дә аз түгел. Минем хәтта артист хатыны кем ул, ничек яши, нинди кыенлыклар кичерә дигән сорауларга җаваплар биреп, блог алып бару уем да бар иде. Чөнки халык һәр ялтыраган нәрсәне алтын дип уйлый. Ә менә ул ялтыравык тормышны төзү өчен күпме хезмәт һәм көч куелганын белми. Теләсә нинди сүзләр язган кешеләргә барысын да аңлатып бирәсем, сөйлисем, дөреслекне ачып саласым килә. «Иринага рәхәт, менә Әнвәр нинди!» — дигәнне еш ишетәм. Ә бит шушы тормышка килеп җиткәнче 26 ел иңне иңгә куеп бергә үтәргә туры килгән. Тормыш юлында нәрсә генә булмаган, халык аларны белми.
–Сезнең кайсы сыйфатыгызны ул аеруча хөрмәт итә?
-Минем намуслы һәм дөрес кеше булуымны. Безнең әтиебез гомере буе җитәкче, әниебез укытучы булып эшләде. Алар безгә бик кырыс тәрбия бирделәр. Укытучы балалары булгач, без болай да әниләрнең йөзен кызартырга тиеш түгел идек. Безнең белән әти-әни дә гел шулай утырып сөйләшә иде. Мин әти-әниемнең шушы традициясен үз гаиләмә дә алып килдем.
Әнвәр аны беркайчан да сатмаячагымны белә. Мин, хатын-кыз буларак, аны тирги алам, ләкин беркайчан да сатмам, аның турында начар сүз сөйләмәм. Мин йолдызнамә буенча Кысла. Кыслалар — гаилә җанлы кешеләр. Менә шул гаилә учагын саклап яшәвемне, балаларыбыз өчен җан атуымны ирем белә һәм мине шуның өчен бик хөрмәт итә.
Аннан, мин иркә хатын түгел. Безгә төрле ситуацияләрдә, төрле акчага яшәргә туры килде. Әзер фатирларга кереп утырмадык. Өйләнешкән вакытта Әнвәрнең популярлыгы да, акчасы да юк иде. Мин җитеш гаиләдә яшәсәм дә, Әнвәр аз гына башкачарак тормышта үскән бала. Мин акча эшләп, ул эшләмәгән вакытлар да булды. Минем югары белемем бар, институтны Әнвәргә караганда иртәрәк тәмамладым. Чөнки ул башта дүрт ел училищеда, аннары институтта укыды, шуңа студент булып озаграк йөрде. Гаиләгә акча алып кайту өчен Әнвәргә бу тормышта балта остасы булып эшләргә дә, ишегалды себерергә дә туры килде. Шуңа күрә бүгенге нәтиҗәләренә ирем үз тырышлыгы белән иреште дип тулы ышаныч белән әйтә алам. Ләкин нинди генә авыр вакытлары булмасын, мин һәрвакыт аның янәшәсендә идем. Иремнең хезмәтенең кадерен белеп яшәдем.
Әнвәр гастрольләргә тулысынча тыныч күңел белән чыгып китә. Ул йорт, балалар өчен борчылып йөрми. Чөнки минем ышанычлы кеше икәнемне, азып-тузып йөрмәячәгемне белә.
Иркә, мактанчык хатын-кыз түгел мин. Мин башкалар кебек үк чиратта утырам. «Мин Әнвәр Нургалиевның хатыны», — дип аның исеме белән файдаланганым юк.
–Әнвәр сезнең өчен купшы сюрпризлар оештыра, кыймәтле бүләкләр бирә. Ә ул студент чакта, акчасы булмаган вакытта бүләкләр бирә идеме?
-Ул миңа бер тапкыр бик матур роза алып кайткан иде. Минем андый зур, искиткеч матур роза башкача күргәнем юк. Шул розасы нык кадерле булып күңелемдә калды.
Әнвәрнең быел минем өчен оештырган туган көн бәйрәме турында бик күп тискәре фикерләр ишетергә туры килде. Шуны әйтәсем килә — Әнвәр миңа сюрпризлар ясарга электән ярата. Мин үзем дә, кечкенә бала кебек, һәрвакыт туган көнемне көтеп алам.
39 яшьлегемә дә ул миңа сюрприз ясаган иде. Мине кафега чакырды, үзе каршы алып, чәчәк бәйләме бүләк итте. Аннары официантлар минем күземне бәйләделәр. Имеш, бүген аларның кафесында барлык клиентларны да шулай каршылыйлар. Берзаман һинд киносындагы кебек өстемә дөге, роза чәчәге таҗлары, ялтыравыклар сибә башламасыннармы! Күземне чишсәм, Әнвәр бәйрәмгә бөтен якын дусларыбыз, туганнарыбызны җыйган. Ул вакытта аның бүгенге хәтле үк кереме юк иде әле. Шулай булуга карамастан, мине шатландыру җаен тапты.
Әнвәргә сюрпризлар мин дә ясыйм. Ләкин минеке гадирәк, хатын-кызларча, икебез белгәнчә генә була.
Быелгы туган көннең шулай матур үтәчәген мин шулай ук белмәдем. Әнвәр миңа: «Синең туган көнеңдә фотосессия ясыйбыз, аннан балалар белән кафеда утырып алырбыз. 11гә әзер бул, ак күлмәк ки», — диде.
Көнендә фотосессия урманда була дип алып китте бу мине. «Элек авылда кайтмасын дип песиләрне адаштыралар иде, әллә мине дә адаштырырга җыендыңмы?» — дип көләм әле үзем. Машинадан төшкәндә күзне бәйләде. Килеп җиткәч, кулым белән капшап, утыргыч таптым. Машинамы соң бу дип уйлыйм инде. Аякны күтәреп менәргә кушалар, бәйләнгән күз белән менә генә алмыйм бит. Әнвәр күзләремне чишеп җибәргәч, алдымда вертолет күреп, гаҗәпләнүемнең чиге булмады. Дөресен әйтергә кирәк, элек бер дә утырганым булмагач, бик каушадым.
«Бу вертолет килеп төшә башласа, без берәр агачка ябышып кала алырбызмы икән? Су өстеннән очканда ишеге ачылып китсә, суга сикерергә өлгерербезме икән?» — дип башка мең төрле юләр уйлар килде.
Вертолет кафе янына төшеп туктагач, андагы халыкны күргәч, барысын да аңладым инде. Әнвәр әлеге чарага бик күптән әзерләнгән икән. Безнең яшь чакларны искә төшереп, элек мин яшәгән фатирның хуҗабикәсенә кадәр эзләп табып, тулы фильм төшергән. Дусларны, якыннарны чакырган, дресс-код итеп ак төс билгеләгән.
Мин үзем усал кеше булсам да, күңелем йомшак. Шуңа күрә дулкынлануымның чик-чамасы булмады ул көнне. Әнвәр үзе дә минем кебек үк хисләр кичергәндер дип уйлыйм.
Әнвәр без йөргән чакта ук миңа: «Ирина, безнең гаилә үзенчәлекле булачак, менә күрерсең», — дип әйтә иде. Шулай булып бара да. Тормыш юлыбызда кайгылар да, авырлыклар да булды. Әмма чын мәхәббәт бар икән, ул югалмый. Күп кешедән «безнең арада ияләшү генә» дигән сүз ишеткәнем бар. Мин андый сүзләрне, гомумән, аңламыйм. Төрле ситуацияләрдә сыныйсың бит бер-береңне һәм шуларны анализлап, кешенең уңай сыйфатларын күреп, аны тагын да ныграк бәяли башлыйсың.
–Әнвәрнең нинди кимчелекләре бар?
-Ул бәләкәй генә проблеманы да зурга ала. Пандемия вакытында Әнвәр югалып калды. «Мин башка сәхнәгә чыкмаячакмын, җырлый алмыйм, минем белән нәрсәдер булды», — диде. Әнисенең вафатын да бик авыр кичерде. «Беләсеңме, Әнвәр, борчылма, син яңадан күтәреләчәксең әле. Ты воспрянешь из ада», — дидем мин аңа. Менә киноларда геройлар җир астыннан килеп чыгалар бит әле, ком астыннан күтәрелеп. Аны да шулар белән чагыштырдым. «Син яңадан, иҗади яктан туачаксың», — дидем. Һәм чыннан да, пандемиядән соң без беренче концертларны Казанда башладык. Алар бик уңышлы үтте һәм ул алардан кәнагать калды. «Мин яңадан яши башладым, тормышка кайттым, миңа хәзер шулхәтле рәхәт», — диде.
Төшенкелеккә тиз бирелә ул. Мин аны күз карашыннан ук аңлыйм. Ул миңа арты белән торып атлап китсен, аның нәрсә уйлаганын беләм. Бер-береңне тоярга һәм аңлый белергә кирәк. Шул вакытта үсеш тә була. Ир кеше көчле булып күренсә дә, янәшәсендә: «Син булдырасың, синең килеп чыгачак», — дип рухландырып торучысы булмаса, эшләре барып чыкмаска мөмкин. Уңышка ирешкән иҗат кешеләренең кайсын гына алма, аларның янәшәсендә тыл кебек ышанычлы тормыш иптәшләре бар. Айдар абыйның, Фидан абый Гафаров, Салават абыйның хәләл җефетләре шндый. Әгәр андый таянычы булмаса, артистның үсеше булмый.
–Ирина, хатын-кызлар Әнвәрне бигрәк ярата.
-Миңа бик еш кына: «Кемгә кияүгә чыкканыңны белгәнсеңдер бит», — дип язалар. Юк, кызларым, гөлкәйләрем, белмәдем шул. Мин гап-гади бер студент егеткә кияүгә чыктым. Безнең гаиләдә укытучылар, инженерлар, ләкин бер генә артист та юк. Артист тормышы нинди була — мин аны белми идем.
Малаебызга 9 ай вакытта ул миңа сәхнәгә чыгарга теләге барлыгын әйтте, минем ризалыкны сорады. Ләкин сәхнә тормышы берара гаиләбездә аңлашылмаучанлыклар китереп чыгарды. Аның үзенең дә ул яңа дөньядан башы әйләнгәндер, дим. Менә шул вакытта без уртага салып сөйләшүне гадәткә керттек. Әкренләп бер-беребезгә ышаныч барлыкка килде.
–Популяр Әнвәрнең хатыны булуның иң зур кыенлыгы нәрсәдә?
-Аның өйдә булмавы. Балалар белән аның гастрольләре беткәнне ашкынып көтеп алабыз. Алдан әллә ни кадәр планнар корып, токмачлы ашлар, бәлешләр пешереп каршы алабыз без аны. Ул кайткач, өйдә бәйрәм инде.
Ул бит бер чыгып киткәч 9-10 айлап гастрольләрдә йөри. Шул вакыт аралыгында ничә генә көн өйдә була торгандыр.
Икебезнең тормыш аерым үтә. Шуңа хәзер мине дә үзе белән гастрольләргә алып йөри башлады. Элек мин аның бик зур шәһәрләрдәге концертларына гына йөрергә тырыша идем. «Малайга 21 яшь, кыз да буй җиткән. Балалар үсеп беткән икән, Ирина. Әйдә әле минем белән. Синең белән миңа җиңелрәк бит», — дигәч, мин дә чыгып киттем. Хәзер шулай бергәләшеп йөрергә, кадерле минутларыбызны бергә уздырырга тырышабыз.
Зөлфәт Зиннуровның хатыны: «Зөлфәткә күз атып йөрүче кызлар күп иде»
Зөлфәт Зиннуровның хатыны Гөлназ да Зөлфәт белән үзе башлап танышкан.
-Без Зөлфәт белән ВКонтакте челтәрендә таныштык. Мин беренче яздым да, берничә көннән күрештек.
-Фотосыннан күреп ошаттыгызмы?
-Зөлфәтне аңа кадәр бер дус кызымның туенда күргән идем. Мәҗлесне Зөлфәт алып барды. Шунда күңелгә кереп калгандыр ул минем. Социаль челтәрдә таптым да, батырлыгымны җыеп, яздым. «Яшең дә бар бугай инде, нигә һаман өйләнмәдең, үз ярыңны тапмадыңмы әле?» — дидем.
Дүрт ай дуслашып йөргәч, никах укыттык.
Зөлфәт җитди, кырысрак булып күренсә дә, өйдә бөтенләй башка төрле. Көен көйләп торсаң, ачуын чыгарып йөрмәсәң, ул әйткәнчә генә эшләсәң, барысы да әйбәт була.
Ирем төгәллек ярата торган кеше. Ул һәрвакыт кайда, ничәгә барасын алдан планлаштыра. «Иртәгә безгә шул-шул вакытка чыгып китәргә кирәк булачак», — дип алдан ук әйтеп куя. Әгәр син 5-10 минутка озаграк җыенасың икән, ачуы чыга.
Ирем балалар белән бик ныклап шөгыльләнә. Күп вакыт мин эштә булганда балаларны ул карый.
–Зөлфәтне нәрсәләр белән сыйларга яратасыз?
-Зөлфәт үзе бик еш пешерә, мин пешергәннәрдән мантый, бәлеш, тутырылган борыч ярата. Дөрес, фигура саклагач, андый камыр әйберләрен ялларда гына пешерергә тырышам.
–Популяр кеше белән яшәү кыенмы?
-Зөлфәт гел кеше арасында, популярлыгы бар. Баштарак бик кыен булды. Аңа күз атып йөрүче кызлар да күп иде. Яши-яши әкренләп таралышты алар. Хәзер алай хатлар язып борчыганнары юк. Дөресен әйткәндә, бер-беребезнең телефоннарын актарып утырганыбыз да юк. Икебезнең дә телефоннарда пароль тора, телефоннарны тикшермибез дип алдан сөйләшеп куйдык. Зөлфәт башка хатын-кыз белән аралаша башласа, барыбер сизелер иде, миннән читләшә башлар иде дим.
Зөлфәт белән Казанга түгел, шушы өй, кибет тирәсенә чыксаң да, танышлары очрамыйча калмый. Хәтта табигатькә чыкканда да, танып, килеп исәнләшәләр. Үзем турында тискәре фикер тудырасым килми, шуңа күрә гел матур киенеп, аз гына булса да бизәнеп йөрергә туры килә.
–Алган әйберләрегез турында Зөлфәткә хисап биреп барасызмы?
-Ю-юк, ул минем гардеробны белми дә. Кайвакыт балаларга берәр нәрсә кирәк булганда гына әйтәм. Алай һәр алган әйберемне санап, исәпләп утырмый.
-Зөлфәт истәлекле бүләкләр бирәме?
-Ул миңа татар орнаментлары белән эшләнгән, бик матур көмеш беләзек биргән иде. Гомумән, без көмеш әйберләр яратабыз. Әле менә кызлар белән көмеш алкалар барып алдык. Өч кыз булгач рәхәт, әйберләрне чиратлашып та киябез.
–Зөлфәт кайчан карама табигать кочагында ял итә. Һәрхәлдә, инстаграм шулай сөйли.
-Әйе, дуслары белән еш аралаша. Элек гел шулай чыгып китүенә ачу килгән вакытлар да була иде. Шулай да яши-яши балыкка йөрүләре сирәгәйде әле. Дусларының да ышанычлылары гына калды.
Мунча кереп, ял бүлмәсендә телевизор карап ял итәргә дә ярата.
-Арагызда җитди ызгышлар булганы бармы?
-Әй, бардыр инде…
–Гаиләдә Зөлфәт башмы?
-Әйе, мин муен гына. Шулай да аны кирәкле якка борып торырга тырышам.
Ришат Фазлыйәхмәтовның хатыны: «Мин — Ришатның илһам чыганагы»
Уңышсыз никахыннан соң шактый еллар узгач, Ришат Фазлыйәхмәтовның да тормышында Эльмира исемле хатын-кыз барлыкка килде. Ришат үзе аны яратып Татишка дип йөртә. Яшь пар күптән түгел никах укытты.
Эльмира үзе турында: «Мин Чаллы кызы. 18 яшемдә Казанга күчендем һәм полициядә тикшерүче булып эшләдем. Бүгенге көндә спорт тренеры һәм Ришатның продюсеры булып эшлим», — ди.
Ришат белән танышулары турында: «Ураза ае иде. Дус егетем шалтыратып, мине Мәрҗани мәчете янындагы кафега авыз ачарга чакырды. Аның дуслары арасында беренче тапкыр Ришатны күрдем. Ләкин танышканнан соң без аның белән 4-5 ел аралашмадык. Менә узган ел карантин башланыр алдыннан бер тапкыр очраштык та, йөреп киттек. Аллаһка шөкер, мөнәсәбәтләребезне никах белән ныгытып куйдык».
Ришат турында: «Ришатның характеры бик тыныч, сәхнәдә аны ничек күрәсез, ул шундый ук. Ул сүзен әйткәнче йөз тапкыр уйлый торган кеше. Өйдә дә бик кайгыртучан, нәрсә эшләсәм дә, миңа булышырга тырыша. Берәр нәрсә пешерә башласам да, ярдәмен тәкъдим итә. Мин аның пешерә белмәгәнен беләм инде, ләкин булышырга теләве үк әйбәт бит.
Үзем бик энергияле кеше, ут кебек кайнап торам. Ришат мине азрак сүрелдерә. Шулай итеп бер-беребезне тулыландырабыз.
Ришат үзенең иҗатына бик җитди карый. Җырлар сайлаганда авторлар җибәргән җырларны тыңлап, җырлап карап, аптырап бетә. «Бу җыр миңа килешәме, юкмы?» — дип гел эше турында уйлап йөри. Кайвакыт мин аңа берәр нәрсә сөйли башлыйм да, берничә минуттан үземне тыңламаганын аңлыйм. Үзе шуның өчен гафу үтенә инде тагын. Иҗатына кереп киткәч, тиз генә чыгарып булмый. Мин моңа хәзер игътибар итми башладым инде. Андый иҗат кешеләренә ирек, уйланырга вакыт һәм урын бирергә кирәк.
Ирем ат ите бик ярата. Өстәлдә ат ите, ат итеннән пешкән аш һәм ат казылыгы булса — башка берни кирәкми. Камыр ризыклары ашамыйбыз, чөнки спорт белән шөгыльләнәбез».
Гаиләдә акча тоту турында: «Мин акча туздырырга яратмыйм. Акчаны бик-бик кирәк очракта гына туздырырга кирәк дип тәрбияләнгән кеше мин. Мәсәлән, берәр күлмәк ошаса, мин ул күлмәкне төгәл киячәгемне, аның шкафта эленеп тормаячагын аңлагач кына барып алам. Ә инде матурлыкка килгәндә, һәр хатын-кыз, ничә яшьтә булуына кармастан, үз-үзен карарга тиеш дип саныйм. Үзем спортзалга йөрим, спорт белән 4 яшьтән бирле шөгыльләнәм, шуңа да үземнең фигурамны идеаль дип әйтә алам. Косметологларда битемә төрле пилинглар ясатам. Керфек үстереп йөрим, чөнки миңа шулай уңайлы. Хатын-кызның маникюр, педикюры идеаль булырга тиеш дип саныйм.
Карамасаң, тәрбияләп тормасаң, андый озын, калын чәчне үстереп булмас иде. Чәч матур булсан өчен бер сер белән уртаклашасым килә: мин чәчләремне мунчада себерке суы белән чайкап алам. Шулай эшләгәндә чәчләр калын була, ялтырап тора. Тәнемә мунчада каһвә утырымына бал кушылган скраб ясыйм. Тән яшь баланыкы кебек була. Үз-үзеңне карау өчен халык ысулларыннан да әйбәте юк».
Артист хатыны булу турында: «Мин бер кыенлыгын да күрмим. Үз эшемдә дә эшлим. Ришатның иҗатын да алып барабыз. Бергәләп гастрольләргә йөрибез, бергәләп җырлар сайлыйбыз, барысын да бергә эшлибез. Артистлар алар үз дөньяларында яши торган кешеләр. Шуңа күрә хатын-кыз бик зирәк булырга тиеш. Тыйнак булырга һәм юкка-барга көнләшмәскә тиеш. Иреңә илһам биреп, аның таянычы булсаң, аларның тагын да күбрәк иҗат итәселәре, тагын да бирелеп, зуррак эшләр эшлиселәре киләчәк. Үзем, шәхсән, Ришатның элекке һәм хәзерге вакытларын чагыштырам да, җир белән күк арасы, дим. Үземне аның илһам чыгынагы дип саныйм.
Мин Ришатны көнләмим. Хатын-кызлар Ришатны ошаталар икән, мин шат кына. Киресенчә, минем ирем бит ул дип горурланам. Синең иреңә игътибар булса, димәк, ул матур, акыллы».
Ришатның ялы турында: «Ришат бер дә арый торган кеше түгел. Гастрольдән кайтып кына керәбез, ул миңа: «Иртәгә үк тагын чыгып китәр идем гастрольгә», — дип әйтә. Бер концерт куйганнан соң, аңа тагын бер-ике концерт куярлык энергия өстәлә.
Ришат авылга кайтып мунча керергә ярата, спорт белән шөгыльләнә. Тормышында спорт булу да аңа көч һәм дәрт өстәде.
Эчеп ял иткәнен бер дә күргәнем юк. Ришат бөтенләй эчми торган кеше. Эчмәсен дә, бер дә кирәкле әйбер түгел ул».
Вадим Захаровның хатыны: «Вадим эчемлекләр белән мавыга димәс идем»
Вадим Захаровның хатыны Лариса иренең характерын «нормаль, адекват», — дип бәяләде.
Вадим белән Ларисаның танышу тарихы бик үзенчәлекле. Лариса радиога: «Керәшен егетләре белән танышырга телим», — дип смс-хәбәр җибәргән. Моны Вадим ишетеп алган да, озак уйлап тормыйча, җавап язган.
«Мин Владик, авылда яшим, тракторчы булып эшлим», — дип язды. Шулай аралашып киттек. Бер ай телефоннан аралашканнан соң, очрашуга килде. Шунда гына үзенең мине алдавын, җырчы икәнен әйтте. Ә мин алай татар эстрадасы белән кызыксынмагач, андый җырчы булу турында белми идем. «Ярар соң, җырчы икәнсең – җырчы», — дидем, ләкин мине алдавы ошамады. Бераз үпкәләп тә йөрдем. Аралашуыбыз ЗАГСка кадәр китереп җиткерде, бүгенге көндә ике кыз үстереп ятабыз.
Вадим кызларыбызны бик ярата, өйгә кайткач, кызлар гел аның янында. Ул балаларга карата йомшак, ә мин таләпчәнрәк. Өйдә булганда бөтен вакытын балалар белән үткәрергә тырыша. Әмма мин аның өйдә тагын да күбрәк булуын теләр идем», — ди Лариса.
–Ерак юлдан концертлардан кайтканда аны йокламыйча каршы аласызмы?
-Мин бик тынгысыз кеше. Үзенең мине каршыла дип әйткәне юк, ләкин мин аның өчен бик борчылып торам. Гел юлда йөри бит. Даими шалтыратып, кай тирәдә икәнлеген белешеп торам. Ул кайткач, бергәләп утырып чәйләр эчәбез, шуннан соң гына йокларга ятабыз. Кайтуына аның яраткан итле әйберләрен — өчпочмак, мантый, бәлеш кебек ризыклар пешереп куям.
-Ирегезне башка хатын-кызларга көнлисезме?
-Смслар күп килә аңа. Язалар-язалар… Элек бик ачуым чыга иде. Хәзер алай ук түгел. «Монысы кем инде тагын?» — дип сорап куям.
–Нәрсәләр дип язалар?
-«Вадим, әйдә танышыйк, күрешик», — дип язалар. Беренче елларда аеруча авыр иде. Хәзер андый хатларга ияләндем, разборкалар ясап йөргәнем дә булмады. Вадимның сулга йөрмәячәгенә ышанам.
-Вадим авыр көннәрдән соң ничек ял итә? Эчемлекләр кулланамы?
-Арган вакытта аңа йокларга кирәк. Алай эчемлекләр белән артык мавыга димәс идем.