Соңгы елларда телебез мәсьәләсенең катлаулана баруы һәркемгә мәгълүмдер: татар телендә аралашучыларның саны азая, аны мәктәптә өйрәнү өчен мөмкинлекләр кими һәм иң хәтәре: кешеләрнең туган телләренә мөнәсәбәте, карашы битарафрак була бара. Мин болар турында матбугатта инде күп чыгыш ясадым, бу язмамда телебезнең сафлыгы, кулланылышының сыйфаты хакында әңгәмә корырга кирәк дип таптым.
Телнең кулланылышын кайгырту аның дөреслеген, чисталыгын, чын әдәби тел сыйфатын саклау белән янәшә барырга тиеш. Чөнки тел ул югары дәрәҗәдәге, дөрес, матур, күңелгә ятышлы, аһәңле, бай булганда гына үзенең иясе халыкка игелекле хезмәт итә, аның рухи ихтыяҗларын тулы канәгатьләндерә ала. Алдынгы җәмгыять вәкилләренең телләре дә нык үскән, камил төзелешле, сүзлек хәзинәсе мул тел булырга тиеш. Шушы фикергә таянып эш иткәндә, без туган телебезнең югары таләпләргә ни дәрәҗәдә җавап бирүе белән даими кызыксынып, аны яхшы сыйфатлы итеп саклау чараларын күреп торырга тиеш.
Бу бурыч хәзерге чорда аеруча актуаль. Чөнки объектив һәм субъектив сәбәпләр аркасында телебезне куллану мәсьәләсендә проблемалар кискенләшә, тәгаенрәк итеп әйткәндә, бүгенге татарча сөйләмдә, матбугат язмаларында, радио-телевидение тапшыруларында, әдәбиятта, башка төрле материалларда телебезне тупас бозып куллану күренешләре күп, һәм алар торган саен арта бара.
Бу язма — авторның, татарча газета-журналлар, төрле китаплар, радио-телевидение тапшырулары телен һәм милләттәшләребезнең сөйләмен күп еллар буена күзәтеп, өйрәнеп, анализлап бару нәтиҗәсе буларак, матбугаттагы күп санлы мәкаләләрендә, дистәләрчә китапларында теркәлеп барган һәм яңа мисаллар белән баетылган фикерләренең сөземтәсе.
Телдән һәм язма сөйләмебезне игътибар белән тыңласаң һәм укысаң, аның һәрьяклап, һәр яссылыкта бозыла баруына инанасың. Кайбер сүзләр, тәгъбирләр еш кына ялгыш мәгънәдә кулланыла, табигый сүз төзелеше кагыйдәләре бозылып ясалган сүзләр дә шактый күп, сүзләрнең сөйләмдә үзара табигый мәгънәви бәйләнеше бозыла һәм бу бәйләнешне булдыручы грамматик чаралар ялгыш кулланыла, кайбер сүзләр стилистик яктан дөрес файдаланылмый, кайчакта сүз тәртибе бозыла, татар теленең кайбер авазларын әйтә белмиләр, сүз басымын һәм интонацияне дөрес билгеләмәү, сүзләрне ялгыш язу һәм тыныш билгеләрен куя белмәү күренешләре дә күп. Телдән һәм язма сөйләмебезнең бозылуы хәлләрен яза башлаганчы, шуны искәртеп кую мөһим: телебезне ялгыш куллану күренешләренең күп булуы һәм аларның торган саен арта баруының төп сәбәпләре: туган телне уку йортларында укыту сыйфатының гомумән алганда тиешле дәрәҗәдә булмавы, каләм белән эш итүчеләрнең күбесенең телне камил белмәве, аны дөрес куллануга катгый таләпләр куелмавы һәм күп кешеләрнең туган телләренең сафлыгына, дөреслегенә, матурлыгына битараф, ваемсыз карашта булуы, икенче төрле итеп әйткәндә, сөйләм культуралары түбән булуы.
Сүз ияләренең күбесенең, телне яхшы белмәүләре аркасында, язганда һәм сөйләгәндә җитди ялгышлар җибәрүе, тәрҗемә методлары һәм принципларыннан хәбәрдар булмыйча, рус теленең күп сүзләрен һәм сүзтезмәләрен хәрефкә-хәреф тәрҗемә итүләрендә, ягъни калькалаштырып алуларында чагылыш таба. Бу күренеш — бүгенге көндә телебезнең бозылуындагы төп бәла. Татар теленең сүзлек составы хәзер көннән-көн рус теленнән ялгыш калькалаштырылган бозык сүзләр белән тутырыла бара. Сәбәбе: каләм һәм сүз ияләре күп очракта тиешле мәгънәне белдерерлек сүзне татар теленең үзеннән эзләп тормыйлар, бераз гына булса да, башларын ватып, уйлап эш итәргә теләмиләр, бәлки рус сүзләренең татар телендә иң еш кулланыла, ике тел сүзлекләрендә теркәлгән һәм зиһеннәренә беренче килгән тәңгәллекләрен генә кулланалар. Нәтиҗәдә ул тәңгәллек дип саналган сүзләр тиешле мәгънәне төгәл белдермиләр һәм татар теле өчен дөрес, табигый булып чыкмыйлар. Хәзер шул рәвешле телебездә ялгыш кулланыла торган сүзләр меңнәрчә исәпләнә. Без бу язмабызда шундыйларның аеруча еш очрый торганнарын күрсәтербез.
Саннарны яңгырату, чынбарлыкны яңгырату, сорауларны, гаепләүләрне, җан ачысын, мәзәкне, идеяләрне, тәкъдимнәрне, мәсьәләләрне, теләкләрне, фикерләрне, мәгълүматларны, җавапларны, чагыштыруны, сүзләрне һәм тагын әллә нәрсәләрне яңгырату дип язалар һәм сөйлиләр хәзер. Боларның берсе дә саф татарча түгел. Бу һәм башка бик күп гарип әйтелмә-тәгъбирләрдәге яңгырату урынында белдерү, әйтү, китерелү, бирелү, ясалу һәм башка сүзләр кулланылырга тиеш.
Рус телендәге расти, развиваться сүзләрен күп очракта үсү дип тәрҗемә итү аркасында, хәзер телебездә йөзләрчә табигый булмаган сүзтезмәләр кулланыла. Хезмәттәшлек, мөнәсәбәтләр үсә (хезмәттәшлек, мөнәсәбәтләр киңәя, ныгый һ.б. кирәк), нәфрәт үсә (нәфрәт көчәя), сыйфат үсә (сыйфат күтәрелә, яхшыра), чыгымнар үсә (арта), бәяләр үсә (бәяләр арта, күтәрелә), хәл үсә (хәл киеренкеләнә), авыру үсә (авыру көчәя), омтылыш, куркыныч, җинаятьчелек, сан, канәгатьсезлек һәм тагын әллә нәрсәләр үсә дип язалар һәм сөйлиләр кайберәүләр. Болар һәм үсү сүзе белән ясалган башка күп әйләнмәләр чын татарча түгел.
Тере тавыш, тере акча, тере традиция, тере тәгълимат кебек тере сүзе белән ясалган тузга язмаган тәгъбирләр торган саен ныграк тарала бара. Текә егетләрдәге кебек текә сүзе (крутойның калькасы) белән килгән гайре табигый әйтелмәләрнең модага керүен дә дөрес хәл дип әйтеп булмый.
Рус теленең глубокий сүзен күбесенчә, хәрефкә-хәреф әйләндереп, тирән дип кенә тәрҗемә итү аркасында ялгыш ясалган сүзтезмәләр хәзер телебездә йөзләрчә санала: тирән рәхмәт (зур рәхмәт), тирән кайгы (зур кайгы), тирәнтен өйрәнү (ныклап, яхшылап өйрәнү), тирән йоклау (изелеп, тәмләп, рәхәтләнеп йоклау) һ.б. Журналистларның, тиешле мәгънәне белдерү өчен татар теленең бай сүзлек хәзинәсеннән лаеклы, кирәкле сүзне эзләп алып файдаланмыйча, механик рәвештә, уйлап тормыйча, рус сүзенең башына беренче килгән тәңгәллеген генә (кайчак ул чын тәңгәллек тә булмый) кулланып эш итүләренә гаҗәпләнергә һәм шул рәвешле телебезне тупас бозуларына нәфрәтләнергә генә кала.
Кайбер язмаларда адым саен сүзгә-сүз, хәрефкә-хәреф тәрҗемәгә юлыгасың.
“Алдагы көннәрдә дә җылы булачак” дип әйтәсе урында “Җылы һава торышы алдагы тәүлекләрдә дә дәвам итәчәк” диләр, “ВТның кайнар линиясенә һәр көнне бик күп кешеләр шалтырата” дип әйтмичә, “ВТ кайнар линиясе көн саен бик күп шалтыратулар кабул итә” дип мөгез чыгарып язалар, “Редакциябезгә тагын бер кеше шалтыратты” дип әйтәсе урында “Редакциябезгә тагын бер шалтырату алдык” дип язалар, “Сәламәт яшиләр”, “Дөрес яшиләр”, ”Актив яшиләр” дип әйтмичә “Сәламәт яшәү рәвеше алып баралар”, “Актив яшәү рәвеше алып баралар” диләр.
Рус теленең вести сүзен гомумән бик күп очракларда ялгыш алып бару дип ялгыш тәрҗемә итәләр. Мәсәлән: “Алар 30-40 яшьтә барысы да хуҗалык алып бара”. Кая алып баралар алар хуҗалыкны?! “30-40 яшьтәгеләрнең барысының да үз хуҗалыклары бар” дип әйтергә ярамыймы икән? “Тәртипсез тормыш алып барган өчен…” Чын татарча: “Тәртипсез яшәгән өчен”, “Лев Толстой уку эшчәнлеге дә алып бара”. “Нинди була икән ул “уку эшчәнлеге?”. “Лев Толстой уку белән дә шөгыльләнә” дип язарга яки сөйләргә ярамыймы икән әллә?
Безнең каләм ияләренең кайберләре еш кына язганда яки сөйләгәндә төп эш кораллары телләренә шулкадәр җавапсыз карыйлар: теге яки бу сүз, әйтелмә, җөмлә татарча дөресме-юкмы икән дип уйлап та тормау гына түгел, хәтта аларның мәгънәсе аңлашыламы-юкмы икәнлеге турында да уйланмыйлар. Мисаллар: Работать над чем-то әйтелмәсен хәрефкә-хәреф тәрҗемә итү аркасында телебезгә фәлән нәрсә өстендә эшләү рәвешендәге гарип тәгъбирләр кереп урнашты, һәм алар инде дистәләрчә еллар иркен кулланыла. Моның шунысы гаҗәп: беркем дә болай татарча әйтергә ярамый бит дип, аларны төзәтергә теләми.
“Сәламәтләндерү өстендә эшләү”?! “Сәламәтләндерү белән шөгыльләнү “ дисәң, чын татарча да, аңлаешлырак та булыр иде.
“…үз өсләрендә нык эшлиләр” (“белемнәрен, осталыкларын, һөнәрләрен һ.б. күтәрәләр, камилләштерәләр, шомарталар” һ.б. кирәк).
“Конституция өстендә эшләү”» (“Конституция проектын төзү”, “Конституция текстын камилләштерү, төзәтү” һ.б.).
“Җырларым өстендә эшләдем” (“Җырларымны әзерләдем” һ.б.).
“Филолог галимнәр әзерләүдә үземнең тыйнак кына өлеш кертә алуым белән горурланам” дип яза бер фән докторы. Филолог галимнәр әзерләү хокукы алган кешенең татарча “тыйнак өлеш” булмаганлыгын, аны “үземнең берникадәр, аз гына, кечерәк кенә булса да һ.б. өлешемне кертүем” дип әйтергә кирәклеген белмәве бик аянычлы хәл.
“…урамындагы тыйнак йортка сукмакны онытмыйлар”. Йорт тыйнак булмый, кечкенә, зур, уртача зурлыкта, мәһабәт, матур, шыксыз һ.б. була. Тыйнак дип кешегә карата гына әйтәләр.
Тонкий (ая, ое) сүзен шулай ук, уйлап тормыйча гына, күп очракта нечкә дип тәрҗемә итәләр, һәм нәтиҗәдә адәм аңламаслык тәгъбирләр барлыкка килә: нечкә мәсьәлә (катлаулы, четерекле мәсьәлә), нечкә тема (моны ничек аңларга?), нечкә эш (катлаулы, нәзакәтле, четерекле һ.б. эш) , нечкә дәфтәр (дөресе — юка дәфтәр).
“Бу бик тә нечкә сорауны Сталинга бирергә сакчы полк командирына йөклиләр” (“…авыр, катлаулы, четерекле һ.б. сорау бирүне… йөклиләр” кирәк).
“укытып чыгару көн тәртибенә менде” Көн тәртибенә куелды яки кертелде” дип әйтелә бит татарча.
Кайбер журналистлар сәләтләрен татар теленең байлыгыннан, сүзлек хәзинәсеннән, образлылык көченнән тулы, оста файдалануда күрсәтмичә, ялгыш, мәгънәсез, уңышсыз сүзләр, тәгъбирләр, ниндидер, сәер тел чаралары, тузга язмаган сүз-әйтелмәләр уйлап чыгаруда күрсәтеп маташалар.
Соңгы елларда шундый мөгез чыгаруларга җиткерү сүзен урынсыз куллану карый. “Татарстан парламенты башлыгы … докладларын эшләү турында җиткерде” (“… докладларын эшләү турында сөйләде яки …әйтте” кирәк); “… дигән фикерне җиткерделәр” (“… фикер әйттеләр яки белдерделәр”).
“Редакциягә килгән хатларда — тормыш кыйпылчыклары”. Нәрсә икән, нинди була икән ул “тормыш кыйпылчыклары”?
“Ак хакыйкать” (мәкалә исеме). Моны ничек аңларга икән? Хакыйкать шулай төсләргә дә бүленәме икән әллә?
“Түбән Кама театры… хәрәкәт-биюле спектакль чыгара”. Спектакльне ни өчен һәм кая “чыгаралар”, ни өчен, гадәттәгечә, “куймыйлар”? Хәрәкәт-биюле спектакльне ничек аңларга икән: хәрәкәтсез бию дә буламы икән әллә?
“…фатирдан чыга алмый яткан арбалы инвалидларга… булыша”. Монда сүз коляскалы инвалид турында бара, әлбәттә. Әмма шунысы гаҗәп: журналист булып эшләгән кеше нишләп колясканы арбадан аера белми икән?
“Ләкин бу клубта милли сорау күтәрелмәде…” Милли сорау булмый, монда сүз милли мәсьәлә турында бара, әлбәттә. “Бу сорау белән җентекләбрәк шөгыльләнергә кирәк”. Дөресе — “Бу мәсьәлә белән … шөгыльләнергә кирәк”. Газета чыгаручы һәм газетага язучы кешеләр сорау белән мәсьәләне бутарга тиеш түгелдер ләбаса.
Республиканың төп газетасындагы бер мәкаләнең исеме — “Тавыгыгыз күкәй саламы?” Бу сорау туры мәгънәсендәме, күчерелмә мәгънәдәме? Аңлашылмый. Туры мәгънәсендә дип уйлар идең, гомумән күкәй салмаган тавыкны тотмыйлар, образлы итеп, күчерелмә мәгънәдәге берәр фикер белдерергә теләгән булсалар, “әтәчегез күкәй саламы?” дип әйтергә кирәк булгандыр. Һәм менә бу образлы әйтелмәне әле санап киткән мәгънәсез тел күренешләрен «иҗат иткән” каләм ияләренең үзләренә карата кулланып булыр иде.
Кайбер каләм ияләре язганнарын үзләре аңлыйлармы икән дигән сорау туа. Мисал өчен менә бу ике җөмләгә күз салыйк: “Женни йөзендә Маркс авыр тормышының ышанычлы юлдашын, тугрылыклы дустын таба”; “Сезнең йөзегездә… сәламлим”. Укучы мондый текстларны ничек аңлый һәм аңлыймы икән? Аңлашылсын һәм татарча дөрес булсын өчен, аларны болайрак итеп төзергә кирәк: “Женни Марксның … дусты һәм көрәштәше булды”; “Сезнең аша бөтен Россия халкын сәламлим”. “Шушы хис мине көне буена озатып йөрде”; “Балачак хатирәләре гомер буе озата килде”. “Хис озатып йөрде” һәм “хатирәләр озата килде” татарча табигый метафорик әйтелеш түгел. Аларны “Шушы хистән мин көне буе арынып тора алмадым”; “Балачак хатирәләре гомерем буена сакланды (сакланып килде)” рәвешендә төзергә кирәк иде.
Татар теленең үзенә генә хас үзенчәлекләрен, хасиятен тулы белмичә, үз телеңә чит тел өлгеләрен механик, автоматик рәвештә күчереп кую методы белән эш итү туган телебезнең табигый төзелешен, хосусиятен җимерә, нигезен какшата, үзенә күрә бер корама, ясалма телгә әверелдерә бара.
Татарлар гомер-гомергә, ниндидер транспортка утырып яки җәяү баруларына карамастан, фәлән җиргә барам яки фәлән җирдән кайтам дип, ни рәвешле баруны яки кайтуны тәгаенләп әйтергә кирәк булганда, машинага (поездга, пароходка, самолетка) утырып барам (бардым, барачакмын) яки кайтам (кайттым яки кайтачакмын) дип сөйлиләр. Транспорт чараларының хәрәкәт итүе мәгънәсендә машина (пароход, теплоход, поезд, самолет) килә, китә, бара дигәннәр. Бу безнең тел өчен табигый күренеш, аның специфик үзенчәлеге.
Ә хәзер безнең телдә нинди галәмәтләр хөкем сөрә? Рус һәм татар сүзләренең үзенчәлекләрен, мәгънәләрен һәм мәгънә төсмерләрен аңлап бетермичә, рус теленә генә хас формаларны, уйлап тормыйча гына, татар теленә күчереп кую ысулы эш итү аркасында, телебезнең нигезендә яткан милли үзенчәлекләре чит тел өлгеләре (формалары) белән алмаштырыла бара. Мәсәлән, “Президент (самолет белән) Мәскәүгә китте” диясе урында “Президент Мәскәүгә очты” диләр. “2020 нче елның мартында мин Казаннан Мәскәүгә очтым” (дөресе — “…Казаннан Мәскәүгә киттем”). “Бер төркем татарстанлы Мәккәгә хаҗ кылырга очты” (“…Мәккәгә самолет белән хаҗ кылырга китте” кирәк).
Мәгълүм булганча, һәр телнең дә сүзләре, нигездә, күп мәгънәле. Һәм төрле телләрнең тәңгәл дип саналган сүзләре үзара барлык мәгънәләрендә дә түгел, бәлки кайбер мәгънәләрендә генә бер-берсенә туры киләләр. Димәк, ике яки берничә тел сүзләренең бер-берсенә туры килүен тәңгәллекләр дип шартлы рәвештә генә аңларга кирәк. Мәсәлән, гомумән үзара тәңгәл саналган земля сүзенең С.И. Ожеговның аңлатмалы сүзлегендә 6 мәгънәсе теркәлгән (асылда алар тагын да күбрәк), ә Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә җир сүзенең 27 мәгънәсе теркәлгән. Шулай булгач, земля белән җир барлык мәгънәләрендә дә берничек тә тәңгәл була алмыйлар. Шунлыктан бер телдән икенче телгә тәрҗемә иткәндә, ул ике телнең теге яки бу сүзенә үзара тәңгәллекне бары тик билгеле бер (конкрет) контекстта (сөйләмдә) шул текстта (сөйләмдә) белдергән мәгънәсенә карап кына билгеләргә мөмкин. Бу күренеш — тәрҗемә эше өчен иң әһәмиятле принцип. Русчадан татарчага тәрҗемә итү белән шөгыльләнүчеләр еш кына ул принципны исәпкә алмыйлар, һәм шуның аркасында бүгенге татар телендә меңнәрчә хаталар, туган телнең бозылуы күренешләре хөкем сөрә.
Рүзәл ЮСУПОВ, академик