Домой Жизнь татар Татары в России и в мире Мөселман эшмәкәре: Банкның шәригать кануннары буенча хезмәт күрсәтүен озак көттек

Мөселман эшмәкәре: Банкның шәригать кануннары буенча хезмәт күрсәтүен озак көттек

0
Мөселман эшмәкәре: Банкның шәригать кануннары буенча хезмәт күрсәтүен озак көттек

Россия Федерациясе мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрдәнов Казанда шәригать кануннары буенча эшли торган банк бүлеге ачылуны зур вакыйга дип саный.

«Бу вакыйганың Идел буе Болгарында ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгында булуы бик мөһим. Без бик күп еллар көттек, хәләл карта куллану, кредит алу, счет ачу турында хыялландык. Банкларның ислам кануннарына туры китереп хезмәт күрсәтүен көттек. Әлегә кадәр без дәүләт банк системасы белән эшләдек, ә хәзер шәригать буенча эшләү мөмкинлеге бар», – дип сөйләде ул яңа банк бүлеге ачылышында.

Аның сүзләренчә, банкның барлык продуктлары мөселман эшмәкәрләрен кызыксындыра.

«Мин үзем хәләл банк картасын алдым. Үземнең барлык оешмаларны, хуҗалыкларны бу бүлеккә күчердем, монда гына хезмәт күрсәтеләчәк. Бу бүлек безнең партнер кебек эшли», – диде ул.

  • Бүген Казанда партнерлыкны финанслау стандартлары буенча эшли торган беренче банк бүлеге ачылды. Банк бүлеге 11 продукт тәкъдим итә.