Домой Наши партнёры Айсылу (Автобиографик очерк)

Айсылу (Автобиографик очерк)

0

 4

Алар икәүләп акрын гына атлыйлар… Әнисе белән кызы… Икесенең дә башлары иелгән, гүя алар алларында яткан юлдан башка берни дә күрмиләр. Озынкул авылына кергәч, аларга очраган бер апа:

-Сез кайдан? -дип сорады.

-Зиректән, -дип җавап кайтарды әнисе. Айсылу чак кына Имәнлектән, дип әйтми калды. Әнисе Зиректән дигәч, шулай кирәктер, мөгаен, дип уйлады.

Әле кайчан гына алар әнисе белән көлешә-көлешә мәктәптән кайталар, кер юалар, өй җыештыралар, мунча ягалар иде. Инде офык читенә җиткән кояш та, аларның эшенә сокланып елмая-елмая, кып-кызыл булды һәм кинәт кенә баеды.

-Иртәгә дә көн бүгенге кебек аяз булыр ахыры, -диде әнисе, кояш баеган якка бераз карап торгач. Айсылу, кызыл шәфәкъ нурларыннан ал төскә кергән болытларга карап, үзен сихерле әкият дөньясына кереп киткән кебек хис итте.

Ләкин, шушылай күккә карап сокланып утырганда, аны гел кемдер бүлә. Менә бүген дә туйганчы болытларда гизеп йөри алмаганына көрсенеп куйды Айсылу. Аны уйларыннан машина тавышы бүлдерде. “Әти кайтадыр”, -дип, капканы барып ачты. Ләкин машина, капкага керә алмыйча, туктап калды. Әтисенең тагын исереп кайтканы көн кебек ачык иде. Менә ул, машинадан төшеп, авыз эченнән сөйләнә-сөйләнә, аяк киемнәрен дә салып тормыйча, өйгә кереп китте. Бераздан аның кычкырган тавышлары ишетелә башлады. Ул күптән инде һәр көнне диярлек тавыш чыгара иде. Ун яшьлек Айсылуның йөрәге, әнисен кызганудан, тагын сызланып куйды. Ләкин бүген әтисенең кычкырган тавышы озакка сузылмады. Өйгә Инештән күченеп килгән Фәридә апа кереп киткән иде. Бераздан: “Бар кит! Күземә күренәсе булма! Кайтсаң да, кертмәм! Бар, дим, шәп кенә чыгып кит моннан!” -кебек исерек авазлар ишетелде.

…Әнисен ул шулай өйдән куып чыгарды. Шул көннән соң әнисе өйгә кайтмады да, күренмәде дә. Тик бер көтүче генә: “Әниегезне урманда күрдем”, -дип сөйләнгән, диделәр. Ә Айсылу, берничә көн үткәч, әнисенең Бибисара апаларына кереп киткәнен күреп алды да Ләйсәнне урамда уйнатып йөргән җиреннән шунда йөгерде.

Дәү әнисе каян күреп-белеп алгандыр, ул да килеп тә җитте.

-Баланы карар урынына кайда качтың! Әниеңнең сөтен имәргәмени, -дип Айсылуны тарткалый башлады. Шулвакыт әнисе кызын кочаклап алды да:

-Кит, балага тимә, җибәрмим мин аны, -дип елап җибәрде. Дәү әнисе нидер каргана-сөйләнә, төкеренә-төкеренә чыгып китте.

-Әйдә, кызым, киттек дәү әниеңнәргә, монда барыбер безгә көн булмас, -дип, әнисе Бибисара апа белән саубуллашып, Айсылуны җитәкләп юлга чыгып китте.

Алар машинадан төшеп, Озынкулга кергәч, баягы апаны очраттылар. Җәяү барырга озак иде әле. Бераз баргач, тынлыкны әнисе бозды:

-Дәү әтиләренә баргач, хәзер мин сездә торып укыйм инде, дип әйтәсеңме, кызым, -дип сорады ул.

Айсылу җавап кайтара алмады. Әнисе шулай дигәнгә ул бик шат иде: “Аларда гына торсак, нинди рәхәт булыр иде безгә әни белән. Исерек әтине бер күрмәсәм дә, риза булыр идем. Тик менә Ләйсән белән Илнур гына кызганыч шул. Аларга бездән башка күңелсез булыр инде”, дип уйлады ул. Ләкин Айсылуның хыяллары тормышка ашмады. Әнисе икенче көнне үк кайдадыр китеп барган иде.

Гөлҗимеш әбисе аңа:

-Әниең өегезгә кайтып китте, апайларыңны сагынган, -дип кенә җавап бирде.

“Тормыш дигәнең бигрәк тә аңлашылмый торган, катмарлы нәрсә икән ул. Нигә дип әни шунда тагын интегеп яшәргә кайтып китте инде, һич тә аңламыйм. Әти-әнисе янында гына минем белән торса, ярамыймыни?” дигән сорауларга җавап таба алмыйча, озак уйланды ул.

* * *

Айсылу класстагы иптәшләре арасында иң яхшы укучыларның берсе иде. Әллә әнисе укыткангамы, йөзенә кызыллык китермәслек итеп тырышып укый, иптәшләренә дә ярдәм итә. Портфелендәге китап-дәфтәрләре һәрвакыт пөхтә, чиста. Аның бөтен китаплары да тышлаган, дәфтәрләрендә бер тап та күрмәссең. Дүртенче класстан бирле эчле ручка белән яза башлагач, кара савыты да түгелеп, уку әсбапларын пычратып язаламый иде, әлбәттә. Өй шкафындагы китаплары да тип-тигез итеп тезелгән, кирәкмәгән бер әйбер дә күренми.

Ул шулай яшьтән үк чисталыкны, тәртипне яратып үсте. Моңа әнисе, мөгаен, сәбәпче булгандыр. Айсылу аның китапларына карап сокланмый идемени? Өйне чиста итеп җыештыруны да ул әнисеннән өйрәнде. Өлкән кыз булганлыктан апайларын карау да аның өстенә төшә иде. Хәзер Ләйсән дә үсте инде: аңа яз көне өч яшь тулды. Ә Илнур апасы кебек укучы булды: ул икенче класста укый. Тик… әтисе генә Айсылуга шул килеш “үсмичә” калган кебек тоелды. Үткән ел җәй көне булган вакыйгалардан соң ул бер дә үзгәрмәде: әнисен һаман шулай кыерсыта бирде. Әтисе Айсылуга кычкырып янаганда, әнисе кызын якласа:

-Ботлама балаңны! -дип кенә кычкыра иде.

Айсылу хәзер, әнисе өйдә булмаганда, өйгә кайтырга курка, нинди дә булса эш табып, мәктәптә калырга тырыша. Алар төштән соң укыганлыктан, дәресләр бетеп, кайтырга вакыт җиткәндә караңгы төшкән була. Айсылу бигрәк тә урамдагы этләрдән курка иде, җитмәсә, көзге пычрак вакыт. Бервакыт аны эт беләгеннән тешләп алган иде, шуннан бирле ул этләрдән курка башлады. Ә бүген ул этләрдән куркып кайтмый тора иде микән? Әллә әти тиешле кешедәнме?.. Шулай да ул әнисенең дәрестән чыгуын көтеп алды. Ләкин әнисе:

-Бар, кызым, син кайт инде, укытучыларның бүген җыелышы була, -дигәч, елар хәлгә җитеп, кайтып китте. Бүген, бәхеткә каршы, аңа урамда эт тә очрамады, пычракка да егылмады. Өйләренә кайтып, өчтуган апасы Рәзинәне күргәч, Айсылуга җиңел булып китте. Ул бәрәңге әрчеп табага кыздырырга салды да телевизор карап утырган якка дәрес әзерләргә кереп китте. Бишенче класс географиясен ачып салды һәм өйгә бирелгән теманы укырга кереште.

Ләкин озак утырып торырга туры килмәде, әтисенең:

-Холодильникны чистартып куй әле, нәрсә анда абыстай кебек түр башына менеп утырдың! -дип боерган тавышын ишетте.

Айсылу җавап бирми генә укый башлаган темасын укып бетерергә уйлады. Инде бик аз гына калган иде. Ләкин әтисенең каты куллары аның беләкләреннән тотып, җилтерәтеп бәләкәй якка алып чыгып китте. Айсылу нәрсә булганын абайларга да өлгермәде, әтисе каешын чөйдән алды да кыйный башлады. Дәү әнисе читтә карап торуын белде, ә Рәзинә апасы зур якта тыныч кына утыра иде. Кыйналып яткан кечкенә кызның елавы гына ишетелеп тора. Әтисе арыды ахрысы, каешын тотып, канәгатьлек хисе белән зур якка телевизор карарга чыгып китте. Ләйсән генә бу вакытта, апасының хәлен аңлаган кебек, тезләреннән кочаклап елый иде. Әтисе тагын өстәл янында утырган Айсылуга селтәнә башлагач, Ләйсән ни эшләргә белмичә, апасын урап йөгереп йөри башлады:

-Әттә, тимә апага, тимә, -дип кенә кычкыра ала иде шул әле ул.

Менә Айсылу кулыннан ычкынып китте дә яланаяк тышка чыгып йөгерде. Күтәрмәгә боз каткан иде. Әнисе янына мәктәпкә йөгерергә уйлап торганда, ишектән дәү әнисе килеп чыкты да, күзләрен акайтып, сөйрәп, өйгә алып кереп китте.

Әтисе аны тагын кыйнады… Ләкин берсе дә аларны араларга уйламады. Әнисе кайтып кергәндә, Айсылу ярсуыннан тыела алмый елый иде. Әтисе, берни дә булмаган кебек, бәләкәй якта караватта ятып тора иде.

Әнисе, кызының елап утырганын күргәч:

-Кем тиде, кызым, – дип тә сорап карады, ләкин Айсылу җавап бирә алмады. Ул акылын югалткан кеше кебек, берни дә аңламыйча, елады да елады.

Әтисенең генә яткан җиреннән:

-Мине тыңламагач, бер-ике суккан идем, шуның өчен дөнья яра, -дигән тавышын ишетте.

Шул вакытта Айсылуның дөньяда бер генә минут та яшисе килми иде. Аның өчен хәзер бар да бер. Хәзер аның әтисе юк. Ул беткән, йөрәгендә мәңгелеккә таш, боз булып каткан, гомерлеккә эретә алмаслык боз кисәге ул…

Айсылу бу көнне ятим калды…

* * *

Алтынчы класска укырга килгәч, иптәшләре Айсылуны дружина советы әгъзасы итеп сайладылар. Шул көнне үк аның тормышында яңа борылыш ясарлык вакыйга булды: дружина советы утырышында аны дружина советы председателе итеп тә куйдылар. Айсылу шатлыгыннан өенә ничек йөгереп кайтканын сизми дә калды, хәтта аяклары җиргә тимәгән кебек булды. Ләкин әнисе ни эшләптер кызының шатлыгын уртаклашырга ашыкмады:

-Көннәр буена мәктәптән кайтмассың инде болай булгач, әллә эшләгәнең өчен алтын бирерләр, дип уйлыйсыңмы? – дип кенә куйды.

Ни генә булмасын, Айсылу җаны-тәне белән эшкә кереште. Көннәр буе нинди дә булса кызыклы уен, сөйләшү, утырышлар уйлап йөри иде дә өлкән пионервожатый Зилә апага уен барып сөйли, киңәшләшә иде.

Ә Зилә апа үзенең булышчысының дружина өчен тырышып йөрүен күреп куана, Айсылуның тәҗрибәсез уйлары бик килеп чыкмаса да, Зилә апасы аны хуплый, аның белән килешә иде. Айсылуга да бу кечкенә буйлы сары озын чәчле дүрт бала анасы – Зилә апа үзенең һәрвакытта да шат булуы, елмаеп торуы белән ошый иде.

Айсылуның үзенә дә дружина эшләре белән мавыгып йөрүе ошый иде, чөнки хәзер ул әтисенең күзләре белән дә сирәк очраша. “Авызың тулы кара кан булса да, дошманың алдында төкермә”, дигәннәр бит. Айсылу әнә шулай кайгыларын эченә җыя барды. Әнисенә беркайчан да дәү әнисенең яки әтисенең сүзләрен ишеттерми иде. Аның йөрәгенә тоз саласы килмәде Айсылуның. Болай да инде ул әнисенең балалары өчен генә шушы өйдә яшәгәнен аңлаган иде.

Әтисенең бик сирәк, тик өйдә чит кешеләр яки туганнар булганда гына “кызым” дип дәшүен ишетә, ә башка вакытта төрле начар исем белән дәшә ул Айсылуга. Нигә шулай рәнҗетә икән ул баланы? Эш кушса да, гел кычкырып кына дәшә, ә уку турында сорашканы да юк.

Айсылу ут йотып яшәде. Әтисен күрү белән ул калтырана, кычкырып җибәрүеннән куркып яши. Әтисе бала җанлы булмагандыр инде, бервакытта да Айсылуның эшеннән риза булмый. Шулай бер җәй көнендә, әнисе Уфага укырга киткәч, Айсылуның берүзенә бәрәңге күмәргә туры килә. Аның кечкенә куллары бик тиз арый. Ләкин ул, үзе бүлеп алган өлешне эшләп бетмичә, ашарга да керми иде. Айсылуның характерында кечкенәдән үк тәрбияләнеп килгән бик яхшы сыйфат бар: ул бер эшен башласа, җиренә җиткереп, яхшы итеп эшләп бетерә, аннан соң гына икенче эшкә тотына.

Шулай ул берничә көн эчендә бәрәңгене күмеп бетерде. Иң соңгы көнне генә төнлә яшенләп, күк күкрәп көчле яңгыр яуды. Икенче көнне эшләргә аз гына калган иде. Әтисенең исенә бәрәңге төште булса кирәк, шул көнне ындырга чыкты да бөтен көченә бәрәңге күмгән кызына:

-Начар күмгәнсең! Миннән киткәнче -иясенә җиткәнче, дип кенә эшләгәнсең. Иртәгә яңадан эшли башла, -дип баланың күңеленә зур җәрәхәт салуын башына да китермәгәндер. Айсылуга дөньяның асты-өскә әйләнеп киткәндәй тоелды: күз аллары караңгыланды, кыска гына гомерендә ничәнче тапкыр инде йөрәге өзелеп төшкәндәй тоелды аңа…

5

“Орленок” белән саубуллашырга да вакыт җитте. Яңа гына килгән кебек тоелса да, кырык көн үтеп тә киткән иде инде. Күпме күңелле кичәләр, отряд җыелышлары, пионер учаклары, кызыклы дәресләр артта калды. Дуслары да күбәйде Айсылуның. Алар да шушы бәләкәй генә буйлы, озын сары чәчле башкорт кызын якын күрделәр, шатлыкларын да, кыенлыкларын да бергә җиңделәр.

Ә бит башта Айсылуның бик тә өйгә кайтасы килә иде. Иптәшләре аңа ярдәм кулы суздылар: төрле пионер эшләренә җәлеп итәргә тырыштылар. Аларга Айсылуның башкорт кызлары биюе, җырлары бик ошады. Ул мәктәптә дә гел яхшы билгеләргә генә укыды. Монда ул пионер линейкалары, җыелышлар үткәрергә өйрәнде. Мәктәпләренә кайткач, барабанчылар клубы оештыру турында да уйлап куйды инде ул. Төрле уеннарны укучылар белән тәнәфес вакытында уйнап була, җырларны дружина белән бергә өйрәнербез инде дип, уенда гына булса да, кайткач нинди эшкә тотыначагын уйлый иде ул.

…Соңгы пионер учагы. Отряд пионерлары түгәрәк ясап утырганнар. Нәкъ уртадагы ялкын аларның йөзенә җылылык, яктылык сибә, дулкынланудан болай да кызарган йөзләрен, муеннарына таккан галстук кебек, кызыл итеп күрсәтә.

Вожатыйлары Саша һәм Оля пионерлары арасында: “Сезнең белән саубуллашуы безгә ничек кыен икәнен белсәгез иде”, – дигән кебек моңсу гына утыралар.

Бер пионер үзенең иптәше турында сөйли: ул үзен “Орленок” исеменә тап төшермәслек итеп күрсәттеме, ул исемгә лаек була алырлыкмы? Бүген шушы соңгы пионер учагында менә нәрсә турында сөйләшә иде алар. Айсылуга да чират җитте. “Кемнән үзем турыда сөйләргә үтеним икән”, – дип уйлап торгач, ул вожатыйда тукталды. Оля сүз башлады… Ләкин Айсылу каушавыннан, дулкынлануыннан аны тыңлый алмады. Оля дәвам итте:

– Безнең Айсылу беркайчан да “Орленок” исеменә тап төшермәс, аңа значокны без ышанып тапшырабыз. Шулаймы, пионерлар? – дигән сүзләрдән соң гына ул, йокысыннан уянган кебек, дерт итеп куйды. Бу вакытта икенче вожатый Саша кызның күкрәгенә значокны кадап өлгергән иде инде.

Куанычыннан Айсылуның йөрәге шулчаклы нык тибә иде, аны башкалар да ишетә кебек тоелды. Ул әле һаман иптәшләренә күтәрелеп карарга оялып, башын түбән иеп утыра бирде.

* * *

“Безне онытмагыз, хат языгыз! Хәерле юл сезгә!” дигән тавышлар һаман Айсылуның колак төбендә яңгырап тора әле. Көн буе иптәшләрен озаттылар, ә аларга төнлә генә, иң соңгы булып китәргә туры килде. Әллә шуңамы, вожатыйларын гына калдырып китүе дә кыен булды аңа, хәтта елап та алды. Тагын беркайчан да, беркайда да күрә алмасмы икән инде ул аларны?

Ә нинди кешелекле, чын йөрәкле булдылар бит алар! Һәрбер минутның кадерен белергә өйрәтмәдемени алар? Аңа бигрәк тә вожатыйларның балаларны яратуы, игътибарлы булуы ошады. “Эх, мин дә тиз генә үсеп, алар кебек тәрбияче булсам иде!” – дип уйлап куя иде Айсылу сокланып. Хәзер аларны сагынып искә аласы гына калды инде.

“Сау бул, “Орленок”! Мин сине бер дә онытмам! Тәрбияң, күрсәткән яхшылыгың өчен зур рәхмәт сиңа. Җырларың мәңге минем колагымда яңгырап, яңарып торыр. Син дә дусларыңны онытма!”

6

Яшь кызлар кебек зифа буйлы ак каеннар… Җырларда җырланып макталган, рәссамнар яратып эшләгән нәзек билле, ак ефәк күлмәк кигән, башына җилбәзәк яулык бәйләгән ак каеннар… Әнә шул яфракларның тибрәлүе бер-берсе белән сөйләшүе кебек тоела.

– Айсылу! Кызым! Кил әле монда!

“Тукта, әни кычкыра түгелме?” Ул тавыш килгән якка таба йөгерде. Әнисе нәрсәдер җыеп маташа иде. Хәзер җиләк вакыты үткән инде, нәрсә җыя икән? Игътибар белән караса – яфраклар астына яшеренеп үскән кып-кызыл бөрлегәннәрне күрде.

– Менә, кызым, күпме җыеп өлгердем инде. Җый, әйдә, син дә. Бәлки, варенье кайнатырбыз әле, – дип чакырды әнисе.

Чыннан да, өлгергәннәр! Ә алар бит бүген урманга каен себеркесе әзерләргә килгәннәр иде. Дәү әнисе дә монда. Ул Айсылу белән әнисе җыйган ботаклардан себерке бәйләп утыра.

Менә машина тавышы килә, әйе, әтисе килә ахры. Айсылу, җыйган бөрлегәннәрен алып, әнисе янына китте. Дәү әнисе себеркеләрне бәйләп бетергән иде инде, ә әнисе җирдә, себеркеләргә башын куеп ятып тора иде.

– Әни, җыйган бөрлегәнеңне кая куйдың?

– Сумкада, кызым, үзеңнекен дә шунда куй. Башым нигәдер авыртып тора бит әле, – дип әнисе, машина килгәнне күреп, торып утырды.

Менә әтисе төшәр дә: “Тиз булыгыз, эшкә ашыгам!” – дип ашыктыра башлар хәзер. Ләкин Айсылу аның йөзендә моңа кадәр бер дә булмаган моңсулык күрде. Ул тыныч кына себеркеләрне машина башына төяде дә, барысы да утырып беткәч, кузгалып китте.

Машина әрҗәсенә менеп утырган Айсылуга әнисе сырган бишмәт сузды:

– Менә, Гөлназ апаң сырган бишмәтне ки әле, өшемәссең, – диде. Айсылуга эссе булып китте, ул сырмасын салып, себеркеләр өстенә куйды.

Кайтып кергәч тә, шулай сүзсез генә, себеркеләрне бушаттылар. Кичә генә кунакка килгән икетуган сеңлесе Миңлегөл дә Айсылуга нигәдер моңсу күренде.

Нишләптер Бибисара апасы да дәшмичә генә себерке ташырга булышты. Ул почтада эшли иде.

Айсылу белән Миңлегөл тышта торып калдылар, ә зурлар өйгә кереп киттеләр. Шунда гына Миңлегөл, сер ачкан тавыш белән, ишеттермәслек итеп кенә:

– Бәләсеңме, апа, Бибисара апа миннән нәрсә сорады? “Син Гөлназ апаңны беләсеңме?” – ди.

– Беләм. Ул Уфада укытучылыкка укый, – дим.

– Син соңгы тапкыр аны кайчан күрдең?

– Бер атна элек кенә безгә кунакка килеп киткән иде, – дим. Шуннан соң ул сез кайтканчы берни дә сорашмады.

– Әллә Гөлназ апа чирләдеме икән, – дип сорап куйды нидер сизенә башлаган Айсылу. – Әйдә, өйгә керик, нишләп монда торабыз әле…

Ишегалдыннан ук әнисенең елаган тавышы ишетелде. Бибисара апасы Айсылуны күрү белән:

– Сылу, әниеңнең әйбәт киемнәрен чыгар әле, хәзер алар Юлдашка китәләр, – диде. Юлдашта әнисенең әти-әнисе яши иде.

“Яңа гына анда булып кайткан иде бит ул, ни булды икән?” дип уйлый-уйлый, әнисенең киемнәрен барларга тотынды.

Сеңлесе кыздырган бәрәңгене дә авыз итмичә, әнисе белән әтисе, машинага утырып, Юлдашка киттеләр. Өйдә Миңсылу әби, Миңлегөл һәм Айсылу гына калды.

– Яшь кенә иде шул әле, тәкъдире җиткәндер инде баланың, – дип акрын гына сөйләнеп йөргән дәү әнисеннән Миңнегөл:

– Нигә алар Юлдашка киттеләр, ни булган? – дип сорады.

– Әйтмәделәрмени сезгә? Гөлназ апагыз суга батып үлгән бит, мәрхүмкәй. Бик яшь иде бит әле, – дип, тагын үз-үзенә сөйләнеп йөри башлады.

Быел кышын “Орленок”та булган чакта Айсылу Гөлназ апасының туган көненә котлау открыткасы салырга уйлаган иде. Тик нигәдер сала алмый калды – әллә открыткасы булмады, әллә онытты… Хәзер менә ак каеннар, Гөлназ апасы теккән сырма… Менә ни өчен моңсу тоелган икән аңа каеннар. Ачы күз яшьләре түгеп утырган кыз кебек, ботакларын түбән игәннәр иде алар. Гөлназ апасының да шушы ак каеннар кебек яшь, матур чагы иде бит. Ул ничә ел буена укырга керү теләге белән янып, үткән ел теләгенә ирешкән иде. Педагогия институтының физика-математика факультетына кереп, бер курсны гына бетергән иде бит.

Айсылу Гөлназ апасын соңгы мәртәбә үткән кышта күргән иде. Ап-ак куян шапкасын кигән апасы әле дә булса аның күз алдында тора. Ә быел күрәлми калды. Кыш көне Гөлназ апасы килгәндә ул “Орленок”та иде. Әнә шул килүендә әнисенә сырма тегеп биргән дә инде ул. Җәй көне телевизордан чыгыш ясарга баргач, Гөлназ апасы, Айсылуны күреп, елап та алган әле. Бер күрәсе иде шул баланы, бигрәк сагындым, дигән булган. Менә шул апа юк инде хәзер, суга батып үлгән, ди. Юк, булмас бу! Исәндер! Шундый әйбәт апа үлә ди мени! Юк, юк… Айсылу, яшьләренә төелеп, чыгып йөгерде.

* * *

Икенче көнне иртән әтисе Айсылу белән Миңлегөлне дә Юлдашка алып китте.

Ләйсән белән Илнур Зиректәге туганнарында кунакта иде, шуның өчен бара алмый калдылар. Ни дисәң дә, алар бәләкәй бит әле, нәрсә аңларлар икән?

Көн аяз, кояшлы. Гөлназ апаны соңгы юлга озатырга бик күп кеше җыелган иде. Дәү әнисенең бөтен балалары да кайткан. Алар, кадерле сеңелләрен җибәрмәскә тырышкан кебек, һаман Гөлназ янында басып торалар. Ул күзләрен йомган, менә-менә зур итеп ачып җибәрер дә, мин исән бит, нигә барыгыз да елашасыз, дип елмаер кебек тоела.

Гөлназ гаиләләрендә иң кече бала иде. Алар барлыгы тугыз бала булганнар, өченче кызлары да яшьли үлгән. Шулай итеп, алар хәзер җидәү калганнар. Аңа нибары егерме дүрт кенә яшь иде бит әле! Әтиләре, Бөек Ватан сугышыннан исән кайтып, Гөлҗимеш әбекәй белән балаларын бергәләп аякка бастырганнар, дөнья көткәннәр. Менә иң кече кызлары да үсеп җитте дигәндә генә, якты дөньяны калдырып, мәңгелеккә күзләрен йомды. Җыелган халык та:

– Гөрләтеп туй үткәрер урынга, Гөлназны кара җир астына озатабыз инде, – дип елашалар.

– И-и, Айсылу балам, дип торам. Бигрәк тә охшагансың мәрхүмә апаңа, койган да каплаган менә, – дип бер әби Айсылуның башыннан сыйпады.

Ә аның башында һаман бер сорау бөтерелә иде: “Нигә гел яхшы кешеләр генә иртә үлә икән?..”

* * *

Шул көннән бирле Айсылуга ак каеннар гел сагышлы кебек тоела башладылар. Кырда үсеп утырган чәчәкләрне ул бер дә өзмәс булды. Аларны болай да кыска гомерләреннән мәхрүм итәсе килмәде. Якты дөньяга куанып, кояш нурларына манчылып, иртәнге саф чык тамчыларын эчеп яши бирсеннәр, әйдә! Явыз куллар кагылмасын аларга!

Әй- й, кешеләр! Ишетәсезме? Үзегезнең йөзегездә елмаю уяткан табигатьнең иң матур бүләкләре булган чәчәкләргә тимәгез! Бакчаларыгызда һәрвакыт чәчәкләр үсеп утырсын. Алар сезнең яхшы күңелле, кече күңелле кеше икәнегезне генә күрсәтерләр. Күңел дөньясы бай булган кешеләр генә чәчәкләрне сөя, тәрбияли белә.

Айсылуның кешеләргә ишеттерәсе килгән сүзләре иде бу. Ул үзе беркайчан да чәчкә өстеннән басып үтмәс, ак каеннарның бер яфрагын да беркайчан да өзмәс…

7

Кем генә комсомолга керү турында хыялланмый икән Айсылу кебек яшь чакта? Алар бит комсомолларның күрсәткән батырлыкларына, эшләгән эшләренә карап горурланалар. Шуның өчен менә ничә көн инде Зилә апалары пионерларга ВЛКСМ Уставын, демократик централизмны аңлата. Нинди кеше комсомол була ала, комсомол алдында нинди бурычлар куелган?.. Шул сорауларга җавап бирергә тырышалар алар. Шул ук вакытта пионер эшләрен дә онытырга ярамый. Пионерның кем икәнен белми торып, комсомолга керүе һич тә мөмкин түгел. Айсылу моны бик яхшы аңлый. Ә пионер эшләренә килгәндә, аның үз тәртибе бар. Өченче ел инде ул дружина советы председателе булып эшли.

«Орленок» пионерлагереннан кайткач, дружина эшләрен тагын да җанландырып җибәрде. Лагерьдагы вожатыйлары өйрәткәнчә, һәр минуты да файдалы үткән пионер тормышы башланды. Үзе өйрәнеп кайткан җырларны, биюләрне барысын да пионерларга җиткерергә тырышты. Аны һәр көнне пионер бүлмәсендә өстәл артында нинди дә булса кичәгә әзерләнгән вакытта, яки стенгазетага рәсем төшереп утырганда күрергә була иде. Үзеннән кечерәк балалар аңа олылап, ихтирам белән «Айсылу апа» дип дәшәләр иде. Айсылу аларның юатучысы да, киңәшчесе дә була ала. Шуның өчен Зилә апасы аның белән горурланып:

– Хәзер Айсылу үзе өлкән пионервожатый булып эшләрлек инде, тәҗрибәсе бар. Балалар да үзен яраталар, – ди торган иде.

Балалар арасында кайнашып йөргәндә, Айсылу үзенең кайгыларын да, йөрәгенең авыртканын да оныта, җаны-тәне белән эшкә чума иде. Пионер эше белән ул укуын да онытмый – гел яхшы билгеләргә генә укый. Җавап бирмәгән дәресен хәтерләми ул. Иптәшләре алдында гына түгел, үзенә дә оят булыр кебек тоела аңа.

* * *

Кызыл галстук белән хушлашу кичәсе булырга тиеш иде бүген. Укучылар, белдерүгә карап:

– Нинди кичә икән бу? Бездә бер дә андый кичә булганы юк иде, – дип, бер-берсе белән сөйләшә-сөйләшә, залга юнәлделәр.

Бүген комсомолга яңа гына аяк баскан егерме укучы кызыл галстуклары, пионер еллары белән хушлашалар иде. Айсылуның пионер елларындагы иң истәлекле көннәре «Орленок» пионерлагеренда үтте. Кичәдә ул әнә шул турыда сөйләргә әзерләнгән иде. Фәния – кызыклы үткән экскурсия, походлар турында, Лена – үзешчән сәнгать түгәрәгендә катнашкан иптәшләре, бию, җыр белән күңелне күтәргән көннәр турында, Гали тимурчылар командасы турында сөйләде.

Сөйләгәндә каушармын дип, Айсылу һич кенә дә уйламаган иде. Дулкынланудан, хәтта аның күзләренә яшьләр тыгылды, шуңа күрә соңга таба язуына карый алмый башлады. Тавышын көч-хәл белән чыгарып сөйләп бетергәндә, иптәшләренең үзенә елмаеп карап торганнарын күргәч, ал бите буйлап шатлык яшьләре тәгәрәп төште. Бераздан аның кулында өр-яңа комсомол билеты иде…

Дәвамы бар…