Сүз күрке

0
Сүз күрке

Кеше сөйләме белән дә матур булырга тиеш.

Татар теле – ул бай һәм тирән мәгънәле. Татарлар борынгыдан канатлы сүзләр дә кушып, үзара матур аралашканнар. Фикерләрен тыңлаучыга җиткерү өчен алар төрле мәкальләр һәм әйтемнәр дә кулланганнар.

Халкыбызның сүз җәүһәрләре – мәкальләр. Алар күңел гөлләре.

Нәрсә соң ул мәкаль? Бу сүз безгә гарәп теленнән кергән. Ул “Урынлы әйтелгән сүз” мәгънсендә. Элек моны: “Борынгылар сүзе”, “Халык сүзе”, “Гыйбрәтле, хикмәтле сүзләр” дип тә йөрткәннәр.

Мәкаль – сөйләмгә матурлык, тәэсирлелек өсти торган, тулы нәтиҗәле, гыйбрәтле фикер. Ул тормыш тәҗрибәсен туплап, үгет-нәсихәт бирә торган кыска һәм тирән мәгьнәле фикер. Мәсәлән: “Сүзең булсын аңларлык, өзелсә дә ялгарлык!”

Әйтем – анда нәтиҗә ясалмый, тик ниндидер бер вакыйга шаярып, юмор белән әйтелә. Мәсәлән: “Энәдән дөя ясау”.

Канатлы сүзләр – алар авторы билгеле булган һәм төрле әсәрләрдән алынган үткен һәм тапкыр өзекләр (цитаталар).

Мәсәлән: “Эттән калганны арслан ашамас” (Сәйф Сараи).

Безнең әби-бабаларыбыз тирән фикерле һәм зур тормыш тәҗрибәсенә ия булганнар. Төрле мәкальләр, әйтемнәр белән расланганга, аларның сөйләме һәрвакытта төпле, берәгәйле булган.

Менә шул әйтемнәр, мәкальләр һәм милли әдәбиятта очраган канатлы сүзләр – күңел хәзинәләре. Алар үзеңне иркен һәм тыныч тотарга, “сүз артыннан кесәгә кермәскә”, фикереңне дәлилли белергә ярдәм итәләр. Аларны саклап, киләчәк буыннарга да тапшыру – безнең изге бурычыбыз.

Канатлы сүзләр:

“Кем ки туган-үскән җирендә файдалы кешеләрдән саналмый – аның күңеленә һәрвакыт чит җирләр сөекле булыр”.

(Габдулла Тукай).

“Иленнән аерылган – җиреннән аерылган, җиреннән аерылган – җименнән аерылган”.

 (Сәет Шәкүров).

“Гореф-гадәтләр безне ата-бабаларның томыш тәҗрибәсенә тоташтырып тора. Өзелгән тамырларны калдырып, шәһәр туклыгына ирешкәч кенә, авылда бабаларыбызның үрнәге яшәргә көч биреп торганлыгын ныгытып тоя башлыйсың. Шулардан колак каккач кына акыл керә. Тормыш җиле тәгәрәтеп йөртә башлагач кына тамырсызлык сизелә. Дөнья иминлеге, тотрыклылыгы – тамырларда шул”.

(Миргазыян Юныс).

“Кеше кайда гына төпләнмәсен, нинди генә дәрәҗәләргә ирешмәсен – ул туган җиреннән, туган туфрагыннан олы була алмый.

Кечкенәме ул, зурмы, баймы-ярлымы, аның туган җире – бердән-бер изге җир. Ә иҗат кешесе өчен ул йөз мәртәбә газизрәк, чөнки сәләтенең чишмә башы – туган җир”.

(Марат Әмирханов).

“Ташландык нигездән дә шыксыз, котсыз күренеш бармы икән бу дөньяда? Әйтерсең лә кешеләр бөтен ямьне, бар матурлыкны үзләре белән алып китәләр. Кайчандыр гомер кичергән төшләрендә тик кайгы-хәсрәт эзләрен генә калдыралар кебек”.

(Мәдинә Маликова).

“Кеше күңеле өчен туган як кирәк. Еракка китсә – сагыныр өчен, картайса – бала чагына кайтырга, дошман керсә – яклар өчен.

Ерак җирләрдә кеше читтәге матурлыкны үзенең туган ягы белән чагыштыра. Туган як аңа биеклеккә үрмәләү ноктасы һәм гүзәллек үрнәге булып та хезмәт итә”.

“Кеше, гадәттә йә бәхете ташып торганда, йә күтәрә алмаслык кайгы килгәндә, яисә тормышта үз юлын югалтканда туган ягына кайта. Бәхетле кеше үз бәхете белән мактанасы, кайгылы кеше – кайгысын таратасы, юлын югалтканның юл табасы килә”.

(Фәнис Яруллин).

“Авыл безнең өчен аеруча кадерле. Ул әхлак һәм гореф-гадәтләребезне, мәдәниятыбызны, телебезне саклаучы күңел сандыгы”.

(Мөдәрис Вәлиев).

“Туган җирен яраткан кеше генә яшәүне һәм бөтен дөньяны ярата ала”.

“Иң ярлы кеше – туган җирсез кеше”.

(Галимҗан Гыйлманов).

“Тел – милләтнең җанын сугарып торучы чишмә.

Моң – милләтнең үз-үзенә юаныч бирү, үсендерү дәрте.

Хәтер – ул үткән уңышларның иңенә басып, киләчәккә омтылу офыгы”.

(Марсель Галиев).

“Тормыш начар булганга халык шундый дибез. Киресенчә, халык шундый булганга тормыш начар”.

(Зөлфәт Хаким).

“Әгәр дә милләтеңне көчле итеп, бөек итеп күрәсең килә икән, иң элек син аның көчен таны, шул милләтнең баласы булуың белән горурланып яшә”.

(Туфан Миңнуллин).

Уе кның – теле юк,

Теле юкның – иле юк,

Илен санга санамаган,

Тиледән дә тиле юк.

(Нури Арсланов).

“Киләчәктә язмыйм дисәң туган телдән,

Сабыеңа бир син аны туган көннән”.

(Резеда Вәлиева).

“Дөньяда иң бәхетсез җан иясе – үз халкының рухы, милли-мәдәни тамырлары белән бергә ялгана алмаган кеше. Ул – хәтерсез дә, өметсез дә, имансыз да. Чөнки милли-мәдәни мирас – ул буыннар хәтере. Ул кешелекнең гасырлар аша килгән хыяллары-өмете. Ул иң югары идеалларга ышаныч бирүче бөек көч”.

(Мөдәррис Вәлиев).

“Сәләтнең дә була төрле төре:

– туганда ук җанга салынганы;

– Ходайдан теләнеп, ялварып алынганы;

– җиде кат тиреңне агызып табылганы”.

(Галимҗан Гыйлманов).

Ни белән үлчәнә гомер?

Калган эзләр белән,

Кеше күңеленә орлык итеп

салган сүзләр белән.

(Саҗидә Сөләйманова).

Мәкальләр һәм әйтемнәр.

Беләге юан – берне егар, белеме булган – йөзне егар.

Белем малдан кадерле.

Ат тешеннән билгеле, егет эшеннән билгеле.

Күпне кочаклаган – аз учлар.

Өйрәнгән – белгән, өйрәнмәгән – бөлгән.

Хезмәтсез тапкан мал – исәпсез китә.

Хөрмәт сөйсәң – хезмәт сөй.

Ата-анасына игелек күрсәтмәгән кеше – ул олыгайгач үзе дә игелек күрмәс.

Атаңнан олы кеше белән уйнап сөйләшмә.

Әдәпле кунак китәр вакытын үзе белер.

Дус-дус өчен мал бирер, яу килгәндә җан бирер.

Ике яхшы бер сәкегә дә сыя, ике яман бер шәһәргә дә сыймый.

Кунак ишегеңне ачса – син йөзеңне ач.

Сине тыңламаган җирдә дәшми утыр.

Теләгең саф булса, тормышыңда тап булмас.

Агач башын җил бутый, кеше башын сүз бутый.

Ана баланы ике кат тудыра: бер кат тән биреп, икенче кат – тел биреп.

Бал тамган телдән агу да тамарга мөмкин.

Бит күрке – күз, тел күрке – сүз.

Кешенең теле аңа дан да, хурлык та китерә.

Сөйли белмәгән – сүзенә баткан.

Бергәлек берәгәйле.

Халыкка һәм хаклыкка карышы барма.

Ялгыз кеше барлы булса да, ул зарлы.

Кояшка пычрак ябышмый.

Агачны үстерергә илле ел, аны кисәргә – биш минут вакыт кирәк.

Бүре бәйләүгә күнмәс, дуңгыз – әйдәүгә.

Бүре үз баласын тотарга өйрәтсә, куян – качарга өйрәтә.

Бүрене сарыкларга башлык итеп куймыйлар.

Вакытсыз ачылган гөл тиз шиңә.

Төлке кебек хәйләгә куян да оста, тик нишлисең, аның койрыгы гына кыска.

Һәр гөл үз сабагында чәчәк ата.

Ябалакның күрмәгәненә кояш гаепле түгел.

Акылсыз атка менсә – атасын танымас.

Астыртын астан кисә, өстән ямый.

Бик татлы булма – үзеңне чебен сырыр.

Карга карганып үз башына давыл китерә.

Кулыннан килмәс – каргана.

Оялмаган кеше өчен оялганның йөзе кызарыр.

Оят юкта – иман юк.

Кыңгыр эш кырык елдан соң да беленә.

Үзе сөйләр, үзе көлер – шулдыр җүләр.

Юкка кәпрәйгән – вакытсыз кәкрәйгән.

Ялкауга эш кушсаң – үзең эшләп тәмамлыйсң.

Фәрид Шириязданов.